(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче
октябрь, Ксения Швецова). Быел Казанда законсыз урнаштырылган 329 сәүдә объекты
демонтажланган, аларның 108-е мәҗбүри рәвештә саклау базасына озатылган, ә 221
объектны милекчеләр ирекле рәвештә җыеп алган. Татарстан башкаласында демонтаж
кагыйдәләре эшләрне мөмкин кадәр оператив рәвештә башкарырга мөмкинлек бирә,
әмма бу законсыз эшләр проблемасыннан тулысынча арындырмый. Шәһәр Мэры Илсур
Метшин район башлыкларына һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә бу юнәлеш
буенча эшне көчәйтергә һәм әлеге проблеманы тулысынча хәл итәргә кушты. «Уен
уйнаудан туктарга кирәк. Бу ваемсыз эшмәкәрләр –
серияле хокук бозучылар буларак эшли торган оятсызлар. Алар белән аңлашырга
вакыт. Әйдәгез, бу эшне йомгаклыйк һәм тәртип урнаштырыйк», – диде Мэр.
Законсыз урнаштырылган стационар булмаган объектларны демонтажлау тәртибе
бүгенге көндә федераль законнар мөмкинлек биргәнчә иң оптимальләштерелгән
эшләрнең берсе булып тора. Хәзерге вакытта демонтажлау вакыты 12 көн тәшкил
итә, дип искәртте Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов.
«Процедураның вакыты өч тапкырга кимеде. Шуңа күрә намуссыз эшмәкәрләр
хәзер законсыз объект урнаштырганчы 10 тапкыр уйлаячак, – дип ассызыклады Илсур
Метшин. – Без көчләрне берләштерергә һәм закон кысаларында эшләүче эшмәкәрләргә
намуслы көндәшлек күрсәтергә тиеш. Шул ук вакытта гамәлдәге федераль законнар,
безнең республика һәм шәһәрнең норматив актлары кысаларында гына эш итәргә
кирәк».
Казанның Кулланучылар базары комитеты эшләгән дәвердә Казанда 2100 законсыз
стационар булмаган сәүдә объектлары сүтелгән, шул исәптән 855 объект саклау
базасына чыгарылган. Быел 329 сәүдә объекты демонтажланган, шуларның 108
объекты мәҗбүри рәвештә саклау базасына озатылган, дип хәбәр итте Р.Фазылҗанов.
Ул искәрткәнчә, быел демонтажлау буенча тәртипкә үзгәрешләр кертелгән: хәзер
Башкарма комитетның стационар булмаган сәүдә объектларын күчерү генә түгел, ә
аларны сүтү мөмкинлеге дә бар, бу исә күчерелми торган объектларны сүтәргә
мөмкинлек бирә.
Объектларны саклау базасына керткәннән соң алар суд карары буенча хуҗасыз
дип таныла һәм аларны юкка чыгару белән муниципаль милеккә тапшырыла. Агымдагы
елда мондый объектларны хуҗасыз дип тану срогы да оптимальләштерелде һәм өч
айдан бер айга кадәр кимеде. Бу павильоннарны бетерү эшен тизләтергә мөмкинлек
бирде, дип билгеләп үтте Р.Фазылҗанов.
«Бу эш 2018 елдан башланды һәм бүгенге көндә 651 объект хуҗасыз дип
танылды, шуларның 510-ы утильләштерелде», – дип хәбәр итте Кулланучылар базары
комитеты рәисе. Якын арада тагын 141 объектны утильләштерү планлаштырыла, дип
өстәде ул.
Моннан тыш, демонтажлау тәртибенә кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә Башкарма
комитет законсыз сәүдә алып барыла торган автолавкаларны һәм автофургоннарны
демонтажлау вәкаләтләрен алды. Р.Фазылҗанов сүзләренә караганда, бу чорда 91
автолавка демонтажланган.
«Без даими рәвештә легаль булмаган сәүдәгә каршы көрәшнең законлы чараларын
эзлибез. Бу җәйдә без район администрацияләре белән берлектә сезонлы
объектларны тартып алу буенча уртак рейдлар үткәрә башладык. Сынау рәвешендә
дүрт сезонлы законсыз стационар булмаган сәүдә объектлары тартып алынды», – дип
белдерде спикер. Аның сүзләренә караганда, бу чаралар сынау режимында узды,
әмма киләчәктә бу практиканы даими рәвештә уздыру планлаштырыла.
Законсыз стационар булмаган сәүдә объектларын ачыклау өчен, һәр районны көн
саен тикшереп чыгарга кирәк, диде Мэр. «Бу – сезнең җаваплылык зонасы, – дип
мөрәҗәгать итте Илсур Метшин район башлыкларына. – Эчке эшләр идарәсеннән дә бу
эшкә игътибар итүләрен сорыйм. Күп нәрсә эшләнә, без ярдәмне тоябыз, әмма
законсыз лареклар буенча бу эшне төгәлләргә кирәк».
Шулай ук Казан Мэры якын арада шәһәр ишегалларыннан ташланган
автомобильләрне чыгару мәсьәләсен һәм хуҗасыз корылмаларны демонтажлауны хәл
итәргә кушты.