(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче
октябрь, Ксения Швецова). 1-нче ноябрьгә кадәр район администрацияләре
башлыклары хуҗасыз объектлар – гаражлар һәм ташландык автомобильләрнең төгәл
саны белән тулы исемлекләр булдырырга тиеш. Бүгенге эшлекле дүшәмбе барышында Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрне үз белдеге белән төзелгән корылмалардан һәм
урамнардагы күгәргән автомобильләрдән арындырырга кушты. «Без бу хакта тагын 10
ел сөйләшергә тиеш түгел. Әйдәгез, үзебезгә бурыч куйыйк, булачак эшнең күләмен
бәялик һәм бу метастазлардан мәңгегә арыныйк. XXI гасырда Казан бу иске гаражлардан
һәм тутыккан машиналардан торырга тиеш түгел», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
«Хуҗасыз гаражлар һәм тутыккан машиналар үткәндә
калырга тиеш, бу хәл итеп булмый торган мәсьәлә түгел».
«Шәһәр мохите – ул парклар, скверлар һәм төзекләндерелгән яр буйлары гына
түгел. Барыннан да элек, бу безнең ишегалларыбыз – халык көн саен чыгып, эш яки
укудан соң кайта торган урын, – диде И.Метшин. – Казанда кырый урыннар булырга
тиеш түгел, бөтен җирдә дә башкала дәрәҗәсе булырга тиеш. Гаражлар һәм тутыккан
машиналарга килгәндә, алар үткәндә калырга тиеш. Бу хәл итеп булмый торган
мәсьәлә түгел».
Хуҗасыз биналар, ярымҗимерек гаражлар һәм ташландык автомобильләр белән
бәйле мәсьәлә Казанда «Безнең ишегалды» йорт яны территорияләрен төзекләндерү
программасын гамәлгә ашыру фонында аеруча актуаль булды. «Без «Безнең ишегалды»
программасын гамәлгә ашыра башлауга ук, дистәләгән тутыккан автомобиль,
законсыз гаражлар күрдек», – дип билгеләде И.Метшин.
Район администрацияләре башлыклары Мэрга хуҗасыз корылмаларны һәм алар
территорияләрендә урнашкан хуҗасыз корылмаларны һәм ташландык автомобильләрне
демонтажлау һәм чыгару эше ничек алып барылуы турында хисап тотты. Авиатөзелеш
һәм Яңа Савин районнарында 2019 елдан бирле 2600 гараж, 248 койма, 152
транспорт чарасы ачыкланган. Бүгенге көндә 73 объект демонтажланган: 5 саклау
посты, 47 тимер баганалар, 2 шлагбаум, 2 хәрәкәт блокираторы, 15 металл койма,
2 объект ъзлщре чыгару белән демонтажланган, дип хәбәр итте администрация башлыгы
Фәнис Нурмөхәммәтов.
«Моннан тыш, район территорияләреннән 70 транспорт чарасы эвакуацияләнде,
аларның 26-сы хакимият көче белән, 44 автомобиль милекчеләр тарафыннан
чыгарылды, – дип өстәде ул. – Быел тагын 98 металл гаражны сүтү планлаштырыла».
Киров һәм Мәскәү районнары территориясендәге гаражларны демонтажлау өчен
соңгы вакытта муниципаль бюджеттан 5,7 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Объектларның реестрына 386 гараж кергән, аларның 273-е ирекле рәвештә сүтелгән,
дип хәбәр итте район администрациясе башлыгының беренче урынбасары Илсур
Хисмәтуллин.
«Идарәче
компанияләр, полиция бүлекләре, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә милекчеләрне
урнаштыру һәм ташландык транспорт чаралары реестрына кертү буенча эш алып
барыла, – дип өстәде И.Хисмәтуллин. – Бүгенге көндә 29 объектның 21-енең
милекчеләре билгеләнде. Шуларның 19-ы үз автомобильләрен ирекле тәртиптә
күчерде. Ике объект буенча күчерү буенча эш алып барыла, 8 объект буенча
транспорт чараларының милекчеләрен билгеләү башкарыла».
2019 елда Вахитов һәм Идел буе районнары территориясендә 250 законсыз
корылма демонтажланган, узган ел – 482 корылма. Быел 472 объектны сүтү
планлаштырыла, дип хәбәр итте район администрациясе башлыгы Марат Закиров.
Хәзерге вакытта 402 гараж сүтелгән инде.
«Йорт яны территорияләрендәге хуҗасыз һәм ярымҗимерек кирпеч корылмалар
аерым бурыч булып тора, – дип өстәде М.Закиров. – Әйтик, быел безнең депутатлар
корпусы һәм битараф булмаган шәһәрлеләр ярдәме белән Авангард урамы, 153 һәм
Авангард урамы, 130 адреслары буенча шундый объектлар демонтажланды».
Совет районында соңгы өч елда законсыз урнаштырылган объектларның хуҗалары
һәм администрация көче белән 870 законсыз гаражны сүтү буенча эшләр башкарылды.
Бу елда 445 күчемсез милек объектын, шулай ук законсыз урнаштырылган аравылчы
өйчекләрен һәм шлагбаумнарны сүттек, дип хәбәр итте район хакимияте башлыгының
беренче урынбасары Андрей Яковлев.
«Әйдәгез, күсе һәм антисанитария чыганакларыннан
арыныйк»
Мэр шәһәр ишегалларыннан ташланган автомобильләр, иске металл гаражларны
чыгару һәм законсыз корылмаларны демонтажлау буенча эшне көчәйтергә чакырды. «Безнең
ишегалды» программасы кергән җирдә генә түгел, барлык ишегалларында да эшләргә
кирәк. Алгарак киткән методлар белән эшлибез», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Якын арада хуҗасыз машиналар һәм гаражлар мәсьәләсе хәл ителергә тиеш, диде
Мэр. Ул район башлыкларына 1-нче ноябрьгә кадәр законсыз төзелешләр һәм
ташландык автомобильләр саны белән җентекле исемлекләр төзергә һәм аларны
чыгару графигын төзергә кушты. «Без машиналарны чыгаруның күпме булачагын төгәл
белергә тиеш, – дип ассызыклады шәһәр башлыгы. – Моның өчен кирәк булган финанс
чараларын без бүлеп бирәчәкбез. Әйдәгез, күсе һәм антисанитария чыганакларыннан
арыныйк».
Район башлыклары бу эш турында атна саен Башкарма комитет җитәкчесенә хисап
тотарга һәм ай саен Казан Мэрына эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итәргә
тиешләр.
Ташланган автомобильләр һәм хуҗасыз корылмалар белән эшләү механизмы
камилләштереләчәк. Шулай итеп, И.Метшин шәһәр прокуратурасы белән берлектә
ишегалларыннан тутыккан машиналарны чыгаруның гамәлләр тәртибен эшләргә кушты. «Прокуратурада
безгә закон хәрефе буенча ничек дөрес эш итәргә кирәклеге турында сөйләячәкләр.
Кайчагында хуҗаның мондый автомобильне кая да булса кую мөмкинлеге булмый бит,
– диде Мэр. – Әйдәгез, машина вакытлыча сакланачак мәйданчыкны билгелик, ә алар
артыннан берәү дә мөрәҗәгать итмәсә – утильләштереләчәкбез».
Шәһәр башлыгы әлеге эшкә шәһәр халкына кушылырга чакырды – алар хуҗасыз
машиналар һәм законсыз корылмалар турында «Халык контроле» һәм «Ачык Казан»
ярдәмендә хәбәр итә ала.