(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь, Ксения Швецова). Юдино бистәсендә
балалар өчен «Киңлек» исеме астында өстәмә белем бирү үзәге төзелә. Ул төзелеп
килә торган торак йортның беренче һәм икенче катларында урнашачак. Анда шулай
ук сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар да спорт, иҗат белән
шөгыльләнәчәк һәм техник фәннәрне өйрәнәчәк – алар өчен учреждениедә барлык
кирәкле шартлар да тудырылачак. Киләсе елда төгәлләү планлаштырылган төзелеш
эшләренең барышын бүген Казан Мэры Илсур Метшин карап кайтты.
Өстәмә белем бирү үзәге Бирюзовая урамындагы торак
йортның беренче һәм икенче катларында урнашачак. 220 фатирга исәпләнгән 24
катлы йорт «Шәһәрлеләргә торак» программасы буенча төзелә. Эшләрнең заказчысы –
Казанның муниципаль торак программалары дирекциясе, генподрядчысы – «СК «Аскогрупп»
җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
2558,42 кв. м мәйданлы өстәмә белем бирү үзәгендә
укытуда төп юнәлешләр итеп табигый фәннәр һәм цифрлы технологияләр каралган.
Шулай итеп, тәрбияләнүчеләргә роботехника, автотехника, космотехника, аэротехника,
IT, модельләштерү һәм проектлау буенча дәресләр үткәреләчәк. Шулай ук балалар
иҗат – рәсем сәнгате, хореография, музыка – һәм спорт белән шөгыльләнәчәк.
«Без фәннәрне:
биология, физика, химия һәм математика, креатив индустрияне һәм гадәти гамәли
дисциплиналарны берләштерү өчен мәгариф идарәсе белән бергә эшлибез, – дип
аңлатты Сергей Миронов. – Балаларның яңа проектларны үзләре уйлап табу
мөмкинлеге булуы мөһим, шул исәптән IT-технологияләр, компьютер модельләштерү
өлкәсендә дә».
«Күптән түгел капиталь ремонттан соң ачылган
Тимерюлчылар мәдәният сараенда барлык иҗади юнәлешләр тәкъдим ителгән, ә яңа
үзәктә бар әйбер фән һәм технологияләр
белән бәйле булачак, – дип билгеләде И.Метшин. – Юдино бистәсе балаларының
даими рәвештә шәһәргә укырга йөрергә мәҗбүр булмавы мөһим. Алар өчен яшәү урыны
буенча барлык шартлар да тудырылырга тиеш».
Проект өстендә эш берничә ай дәвам итте, дип сөйләде
дизайнер һәм архитектор Зәринә Гайворонская. Үзәкнең беренче катында спорт зал,
икенче катта тренажер залы урнашачак. Учреждениедә 20-ләп күпфункцияле кабинет
һәм заманча җиһазлар белән җиһазландырылган эш сыйныфлары ачылачак.
Булачак үзәкнең проекты инклюзив укыту өчен барлык
ихтыяҗларны исәпкә алып эшләнелде, дип ассызыклады Р.Гайворонская. «Сәламәтлек
мөмкинлекләре чикләнгән балалар үзәк базасында теләсә нинди юнәлеш буенча
шөгыльләнә алачак, – дип өстәде ул. – Интерьерны без заманча, актуаль итәргә
тырыштык, анда фәнни белемнәр темасы чагылсын өчен».
Бүгенге көндә дизайн-проект әзер инде,әмма аңа әле зур
булмаган төгәллекләр кертелергә мөмкин. «Мондый проект өстендә эшләү бик
кызыклы. Балачакта, без укыган вакытта, мондый әйбер юк иде. Хәзер балаларның
төрле яклап үсү өчен бөтен мөмкинлекләре булуы бик куандыра, – дип тәэсирләре
белән уртаклашты архитектор. – Бүген инде башка буын үсүе сизелә, чөнки нәкъ
менә мохит фикерләүне формалаштыра. Шуңа күрә балалар хәзер башка – бик
кечкенәдән үк алар ни белән дә булса талантлы, белемле, әйләнә-тирә дөньяга
башкача карый».
Инфраструктураны үстерү, социаль объектларны төзекләндерү
һәм төзү шәһәрнең иң ерак районнарында да мөһим, дип билгеләде Мэр. «Юдинода
без бистәнең йөзьеллыгына бик күп эшләр башкардык: Тимерюлчылар мәдәният
йортын, дистәләгән йортларны, урамнарны ремонтладык, яшүсмерләр клубын, «Локомотив»
стадионын төзедек, – дип искә төшерде шәһәр башлыгы. – Гомумән алганда, үз
алдыбызга куйган бурычны үтәргә тырышабыз – үзәк кенә түгел, ә бистәләр дә,
ерак микрорайоннар да үсәргә тиеш».
Күчмә киңәшмәдә мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов,
муниципаль Торак программалар дирекциясе җитәкчесе Айрат Хәлиуллин һәм башкалар
катнашты.