(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче
сентябрь). Түбән Новгородның 800 еллыгына багышланган Идел буе шәһәрләре
ассоциациясе әгъзаларының гомуми җыелышын Казан Мэры, Идел буе шәһәрләре
ассоциациясе рәисе Илсур Метшин уздырды. Катнашучылар уңайлы шәһәр мохите
булдыру, җитештерү калдыклары белән эш итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар,
шулай ук сукбай хайваннар белән эшне җайга сала торган федераль законнарга
үзгәрешләр кертергә тәкъдим иттеләр.
Утырышта РФ Президентының Идел буе
федераль округындагы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Алексей Симонов, РФ Федераль
Җыелышының Федератив корылыш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре
буенча комитеты әгъзасы Юлия Лазуткина, Идел буе шәһәрләре ассоциациясе
әгъза-шәһәрләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.
«Ишегалды территорияләрен һәм җәмәгать урыннарын төзекләндергәндә муниципалитетлар комплекслы якын килүне куллана»
Утырыш башында Илсур Метшин шәһәр
башлыгын һәм шәһәр халкын Түбән Новгородка 800 ел тулу белән котлады. «Бәйрәм
кысаларында шәһәр объектларын реконструкцияләү буенча масштаблы кампания
уздырылды, җәмәгать киңлекләре, юллар, йортларның фасадлары яңартылды, мәдәни
мирас объектлары төзекләндерелә, – дип өстәде ул. – Шәһәр үзгәреп кенә калмады
– Түбән Новгород яңарып һәм ачылып китте».
Шуннан соң катнашучылар көн
тәртибенә, аерым алганда, шәһәр мохитен формалаштыру мәсьәләләренә күчтеләр. Бу
өлкәдә Казан тәҗрибәсе турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь
Куляжев сөйләде. Шулай ук Самара, Саратов, Чабаксар һәм Түбән Новгород
башлыклары үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.
«Шәһәрләрне төзекләндерү,
шәһәрлеләрнең яшәү һәм ял итүе өчен уңайлы һәм имин шартлар тудыру, яңа
җәмәгать киңлекләре булдыру – безнең төп бурычларыбызның берсе, – дип билгеләп
үтте Илсур Метшин. – Муниципалитетлар федераль проектларда һәм төбәк
программаларында актив катнаша, үз программаларын раслыйлар һәм гамәлгә
ашыралар».
Шәһәр территорияләрен төзекләндерү
проектларын эшләү өчен экспертлар җәлеп итә, алар проектлауның һәр этабында
барлык норматив таләпләрнең үтәлешен күзәтәләр, дип өстәде И.Метшин. Шул ук
вакытта бу эшкә халыкны һәм яшьләрне тарту, инвестицияләр җәлеп итеп,
эшмәкәрлек бергәлекләре белән хезмәттәшлек итү мөһим, дип саный Идел буе
шәһәрләре ассоциациясе рәисе.
Ишегалды территорияләрен һәм
җәмәгать урыннарын төзекләндерүдә муниципалитетлар комплекслы якын килү
кулланалар, дип ассызыклады И.Метшин. Шәһәрлеләргә җәмәгать киңлекләрендә
уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен куркынычсыз балалар һәм спорт мәйданчыклары
урнаштыралар, велосипед юллары салалар, территорияләрне заманча җиһазлыйлар,
тәүлек әйләнәсе видеокүзәтү системасы һәм чыбыксыз интернетка тоташу мөмкинлеге
белән тәэмин итәләр. Автомобиль хуҗаларына уңайлы булсын өчен, өстәмә транспорт
кую урыннары барлыкка килә.
«Шәһәрнең гамәлдәге яшел каркасын
саклау, шулай ук яшелләндерелгән территорияләрне үстерү мәҗбүри шарт булып
тора», – дип ассызыклады Казан Мэры. Шәһәрлеләргә очрашу һәм аралашу өчен
урыннар булдыру, балалар белән йөрү, мөмкинлекләре чикләнгән халык төркеме өчен
уңайлы мохит булдыруга аерым игътибар бирелә.
«Идел буе шәһәрләре ассоциациясе
кысаларында без алга таба да төзекләндерү өлкәсендә эшне оештыру буенча иң яхшы
тәҗрибәләр һәм мәгълүмат алмашуны дәвам итәчәкбез», – диде И.Метшин.
«Эт исәбен алу»ны без эксперимент сыйфатында уздырабыз һәм материаллар белән уртаклашырга әзер булачакбыз»
Шулай ук утырышта катнашучылар
муниципалитетлар өчен актуаль булган хайваннар, шул исәптән – сукбай хайваннар
мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар. Бу өлкәдә Казанның тәҗрибәсе белән
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин уртаклашты. Үз
чыгышында ул йортсыз һәм күзәтүчесез хайваннарга кагылышлы мәсьәләнең ТР
башкаласы өчен өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булуын ассызыклады.
Бу өлкәдә гамәлдәге федераль
законнар камил түгел, дип искәртте Казан Мэры. Быел шәһәрдә Казан дәүләт ветеринария
академиясе белән берлектә «эт исәбен алу» уздырачаклар, дип
билгеләде Мэр. «Бу эшне без эксперимент сыйфатында уздырабыз һәм аның
нәтиҗәләре буенча процессны оештыруга кагылышлы эшләнмәләр белән уртаклашырга
әзер булачакбыз», – диде ул.
Йортсыз хайваннарның санын көйләүгә
сукбай этләрне стерильләштерү ярдәм итә. Казанда бу елның июленнән башлап
мобиль пунктта хайваннарны бушлай стерильләштерү һәм вакцинацияләү үткәрелә, ул
шәһәр бистәләренә чыга. Әмма проблеманы хәл итү өчен бу гына җитми, дип
ассызыклады Идел буе шәһәрләре ассоциациясе рәисе. Шул исәптән ел саен
вакцинация үткәрү өчен чипланган хайваннарны кабат тоту мөмкинлеге бирә торган
үзгәрешләр кертергә кирәк. Шулай ук, И.Метшин фикеренчә, мәктәпкәчә белем бирү
оешмалары, белем бирү һәм медицина оешмалары, балалар мәйданчыклары
территорияләренә тотылган хайваннарны кире кайтаруны тыю мөһим. «Гамәлдәге
федераль законга тәкъдим ителгән төзәтмәләрне кертү инициативасы белән чыгарга
кирәк дип саныйбыз», – диде И.Метшин.
Утырышта катнашучылар хуплаган
тәкъдимнәр шулай ук РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы
вәкаләтле вәкиллегенә, РФ Дәүләт Думасының һәм Федерация Советының профильле
комитетларына һәм Җирле үзидарәне үстерүнең бөтенроссия ассоциациясенә
җибәреләчәк.
Ижау һәм Самара муниципаль берәмлекләре башлыклары Идел буе шәһәрләре ассоциациясе рәисе урынбасарлары булды
Утырышта шулай ук җитештерү һәм
куллану калдыклары турындагы федераль законнарга үзгәрешләр кертү мәсьәләсе
буенча фикер алыштылар – бу темага доклад белән Пермь администрациясе башлыгы
урынбасары Игорь Субботин чыгыш ясады.
Моннан тыш, Гомуми җыелыш
кысаларында Идел буе шәһәрләре ассоциациясе рәисе урынбасарлары итеп «Ижау
шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы Олег Бекмеметьев һәм Самара шәһәр округы
башлыгы Елена Лапушкина сайланды. Ассоциация идарәсе әгъзалары итеп Пермь
башлыгы Алексей Демкин, Тольятти шәһәр округы башлыгы Николай Ренц, Ульян
башлыгы Дмитрий Вавилин, Уфа шәһәр округы администрациясе башлыгы Сергей Греков
сайланды.
Ахырдан Дәүләт Думасының Федератив
корылыш һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча комитетының актив эше һәм җирле
үзидарәне үстерүгә һәм муниципальара хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш кертүе
өчен Ижау, Саратов, Киров, Чабаксар, шулай ук Ульян өлкәсе муниципаль
берәмлекләр советы рәисе Сергей Панчинга рәхмәт хатлары тапшырылды.