(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август, Камилә Гобәйдуллина). Җәйге программа
Казан иҗтимагый киңлекләрендә 15-нче сентябрьдә төгәлләнәчәк. Шәһәрлеләр һәм
Татарстан башкаласы кунаклары сезон чараларында эле катнаша ала. Аларның иң
якыннары Республика һәм шәһәр көнен бәйрәм итүгә багышланачак. «Аномаль эссе
җәй халыкны вакытын саф һавада, табигатьтә үткәрергә этәрә. Шуңа күрә иҗтимагый
киңлекләрне үстерү программасын гамәлгә ашыру бик вакытлы, алар елдан-ел арта
бара. Өстәвенә, бүген парклар – ял итү урыннары гына түгел, вакытны файдалы
итеп үткәрү мөмкинлеге дә», – диде Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле
дүшәмбедә.
Шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе
Роберт Гарипов сөйләгәнчә, 28-нче августтан Горький исемендәге паркта «Казан –
хезмәт батырлыгы шәһәре» күргәзмәсе эшли башлаячак. Экспозиция безнең шәһәрнең
ни өчен Россиядә беренчеләрдән булып бу исемне алуы турында сөйләячәк. Элегрәк
ул Җиңү паркында 9 майны бәйрәм итү кысаларында узды, ә аннары «Крылья Советов»
паркында. Күргәзмәне Горький исемендәге паркта казанлылар һәм шәһәр кунаклары
сентябрь уртасына кадәр карый алачак.
28-нче августта Горки-Әмәт урманында республика һәм
шәһәр тарихы буенча квиз узачак. Теләге булган һәркем Татарстан һәм аның
башкаласы турындагы белемнәрен интеллектуаль викторинада тикшерә алачак. Шул ук
көнне «Черек күл» паркында медицина һәм фәнгә багышланган «Ак чәчәк көне» шәһәр
бәйрәме узачак. «Ак чәчәкләр көне, яки Ак ромашка көне, 1912 елдан башлап
Казанда туберкулез авыруларына ярдәм итү өчен ел саен үткәрелә торган хәйрия
акциясе булды. Акцияне яңадан аңлау инициативасы белән «Живой город» заманча
сәнгатькә ярдәм фонды чыгыш ясады. Парк үзәгендә ак чәчәкләр белән бизәргә
мөмкин булган инсталляция барлыкка киләчәк», – дип билгеләп үтте Р.Гарипов.
Мастер-класслар зонасында һәркем инсталляция өчен чәчәкләр ясый һәм бәйрәм
тарихы турында тулырак белә ала, дип өстәде ул. Шулай ук сәламәтлек һәм
медицина темаларына багышланган лекторияләр дә эшләячәк.
29-нчы һәм 30-нчы августта 12:00 сәгатьтән 21:00
сәгатькә кадәр Кабан күлендә «Милли кием» бәйрәме узачак. Быел ул нәсел
династияләренә һәм гаилә кыйммәтләренә багышланачак. Шәһәрлеләрне бәйрәмгә
милли костюмнардан килергә чакыралар. Шулай ук «Кабантуй» спектакле-табыны
махсус күрсәтеләчәк, шәһәр халкы спектакльдә уйный, бер-берсенә тормыш
тарихларын сөйли алачак. Моннан тыш, бәйрәмгә яр буенда Иске Татар бистәсендә
элек яшәүчеләргә (танылган кешеләр нәселенә) багышланган фотокүргәзмә ачылачак,
аның авторы – Татарстаннан чыккан танылган фотограф Булат Арсланов.
Шул ук вакытта Мәрҗани урамында, Зәйни Солтан
скверыннан Татарстан урамы белән кисешкәнгә кадәр, заманча татар мәдәнияте һәм «Печән
базары» дизайны фестивале ачылачак. Программада – дизайн-маркет, ферма-маркет,
фуд-маркет һәм милли кухня эше. Фестивальдә «Ачык университет» проектының белем
мәйданчыгы ачылачак, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен мастер-класслар,
шулай ук Кабан күле һәм Иске Татар бистәсе буйлап экскурсияләр узачак. «Бер
фотозонада «Гаилә портреты» проекты эшли башлаячак, алдан язылу буенча теләүче
үз гаиләсенең барлык әгъзаларын зур булмаган фотосессиягә җыя һәм шул ук көнне
ясалган гаилә фотопортретын ала алачак. Төп күренеш бистәнең тарихи
вакыйгаларын, шулай ук гаилә традицияләрен һәм тарихын тасвирлаячак иммерсив
спектакль кысаларында ачылачак. Спектакльнең режиссеры актер һәм режиссер
Искәндәр Нуриҗанов булды», – дип сөйләде спикер. Йөзә торган сәхнәдә шулай ук
Татарстан һәм Башкортстан артистлары катнашында акустик форматта ике көнлек
музыкаль программа узачак.
Шәһәр көненә махсус мәйданчыклар эшеннән тыш, Казанда
традицион чаралар да узачак. 5-нче сентябрьдә «Калейдоскоп» паркында бу сезонда
соңгы балалар барахолкасы планлаштырылган, ул паркның туган көнен бәйрәм итү
программасы белән бергә үрелеп барачак.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында
11-нче һәм 12-нче сентябрьдә «Казан» гаилә үзәгендә беренче тапкыр «Идел буе
көннәре» эре шәһәр фестивале узачак. Бу музыканы, театрны, традицияләрне һәм
Идел буе халыкларының заманча сәнгатен берләштерүче яңа этник мәдәният
фестивале. Программада – театраль тамашалар, перформанслар һәм музыкаль
чыгышлар. Фестиваль мәйданчыгында мастер-класслар зонасы, ярминкә һәм фуд-корт
эшләячәк, ә рәссамнар һәм артистлар тематик арт-объектлар булдырачак. Аларны
Чаша территориясендә бәйрәм вакытына урнаштырачаклар. Сәнгатьнең төрле
юнәлешләре аша фестивальдә катнашучылар шәһәр халкын һәм кунакларын халыклар
тарихы һәм мәдәнияте белән таныштырачак.
«Ел саен иҗтимагый киңлекләрдә җәйге сезонны без
Татарстан парклары һәм скверлары көннәре кысаларында бай программа белән
уздырабыз. 18-нче һәм 19-нчы сентябрьдә шәһәрнең барлык районнарында күңел ачу,
спорт һәм мәгариф чаралары узачак», – диде Р.Гарипов. Чараларның җентекле
программасы белән дирекциянең Instagram-аккаунтында танышырга мөмкин булачак.