(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август, Алинә Бережная). Тиздән «Салават
Күпере» микрорайонында яшәүчеләрне үзгәрешләр көтә – торак комплекс буенча
җәмәгать транспорты йөри башлаячак, ә яңа уку елыннан укучылар белем бирү
учреждениеләренә мәктәп автобусларында йөри алачак. «Бу-заманча типтагы микрорайон,
без аны алга таба да үстерәчәкбез, биредә тормыш дәрәҗәсе чын-чынлап
башкаланыкы булсын өчен барысын да эшләячәкбез», – диде Казан Мэры Илсур Метшин
торак массивта булганда.
«Күптән түгел генә, 2014 елда без «Салават Купере»ндә беренче йортка нигез
салдык, ә бүген монда 20 мең кеше яши. 46 йорт төзелгән инде, быел 12-се
файдалануга тапшырылачак», – диде Илсур Метшин. Шул ук вакытта микрорайонда
социаль инфраструктура актив үсеш ала – балалар һәм өлкәннәр поликлиникасы, 7
балалар бакчасы һәм 3 заманча мәктәп төзелде, дип искәртте шәһәр башлыгы. Әйтик, 1-нче
сентябрьдә «Салават Купере»ндә 188-нче номерлы «Бионика» лицее ишекләрен
ачачак, 189-нчы номерлы «Заман» гимназиясе тулы көченә эшли башлаячак. Моннан
тыш, микрорайонда 260 урынлык «Елмай» 46-нчы номерлыбалалар бакчасы төзелеп
килә.
62-нче
номерлы автобусның маршруты 8 тукталышка артачак
Микрорайонда яшәүчеләр соравы буенча «Салават Купере» урамнары буенча
җәмәгать транспорты йөри башлаячак. 25-нче августтан 62-нче номерлы автобусның
маршруты схемасы үзгәрәчәк – ул микрорайонның ике кварталын үзара тоташтырачак.
Гомумән алганда, маршрут озынлыгы 2,5 км га артачак. Мэрга Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә микрорайонда «Тансык
урамы», «В.Сажинов урамы», «Н.Йосыпов урамы», «А.Авзалова урамы», «Хибинская
урамы», «И.Шакиров проспекты», «М.Кәрим урамы» һәм «Заречье проспекты»
тукталышларында яңа павильоннар урнаштыру тәмамлана.
«Хәзер микрорайонның барлык мәктәпләре һәм балалар бакчалары үзара
бәйләнгән булачак», – дип билгеләп үтте Илдар Шакиров. Көн саен маршрутка 14
күчмә состав чыгачак, көтү вакыты 15 минут тәшкил итәчәк.
Көн саен
мәктәп автобуслары 200-дән артык укучыны йөртәчәк
Шул ук вакытта «Салават күпере» микрорайонында яңа уку елында мәктәп
автобуслары барлыкка киләчәк. Алар якындагы мәктәпләргә, шул исәптән 189-нчы
номерлы «Заман» гимназиясенә һәм 188-нче номерлы «Бионика» исемле яңа лицейга
укырга кергән беренче сыйныф укучыларын йөртәчәк. Мәктәп автобусы һәр көнне
микрорайонның 200-дән артык яшь кешесен күчерер дип көтелә.
Укучылар җәдвәленнән чыгып, берничә рейс башкарачак берничә мәктәп
автобусы эшли башлаячак. «Автобуслар инде билгеләнгән. Маршрут ЮХИДИ белән
берлектә эшләнгән», – дип хәбәр итте Илсур Метшинга мәгариф идарәсе башлыгы
Ирек Ризванов.
Шәһәр башлыгы бу мәсьәләне контрольдә тотарга һәм ата-аналар, автобус
йөртүчеләр, шулай ук мәктәп укучыларының сыйныф җитәкчеләре белән инструктаж
үткәрергә кушты. «Мәктәп автобуслары – безнең өчен яңа эш түгел, әмма нәкъ менә
«Салават Купере»ндә балаларны йөртүнең бу форматын без беренче тапкыр
кулланачакбыз. Куркынычсызлык бөтенесеннән өстен булырга тиеш», – дип
ассызыклады Илсур Метшин.