(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июнь, Камилә Гобәйдуллина). Аномаль эссе
һава торышы аркасында казанлылар сулыкларда ял итүгә кызыксыну белдерә.
Шәһәрлеләр рәсми рәвештә хупланган пляжларга гына түгел, күлләр һәм елгалар
янындагы башка участокларга да омтыла. Су коену сезоны башыннан кешеләр үлеме
белән 8 бәхетсезлек очрагы булган. Нигездә, алар су коену өчен
җиһазландырылмаган урыннарда була, шуңа бәйле рәвештә бүген Казан Мэры Илсур
Метшин казанлыларны сак булырга һәм куркынычсызлык чараларын үтәргә чакырды.
«Уяу булу бик мөһим. Безнең Идел һәм Казансуның озынлыгы, Казан эчендәге
һәм тирә-юнендәге күлләр һәм елгалар һәр ярда, һәр коенучыга коткаручы куярга
мөмкинлек бирми. Җиһазланмаган урыннарда коенырга кирәкми – барлык фаҗигаләр
диярлек анда була. Фаҗиганең икенче сәбәбе – исерек килеш коену. Барыгызны да
куркынычсызлык чараларын үтәргә чакырам», м диде ул.
Шәһәрнең Гражданнар оборонасы идарәсе башлыгы Фердинант Тимурханов
сөйләгәнчә, 2021 елның 6 аенда Казанның су объектларында 32 вакыйга теркәлгән,
аларда 14 кеше үлгән, 18 кеше коткарылган. Аларның 17 бәхетсезлек очрагы коену
сезоны башыннан килеп чыккан – 8 кеше һәлак булган, 9-ын коткарып кала
алганнар. Беренче ярдәм 40 кешегә күрсәтелде, 526 белешмә таратылды. Кешеләрнең
үлеменең барлык очраклары да коену өчен җиһазландырылмаган урыннарда теркәлгән.
«Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе карары нигезендә районнар
администрацияләрендә су объектларын патрульләү өчен мобиль төркемнәр
булдырылды. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясенең эшен
билгеләп үтәргә кирәк. Мобиль патруль группаларының эше турындагы докладлар көн
саен Казанның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә һәм Россия Гадәттән тыш
хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенә тапшырыла», –
диде Фердинант Тимурханов.
Ул шулай ук хәзерге вакытта Казанның «Сулыкларда коткару җәмгыяте»
районнар администрацияләре, Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан
Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә
күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре белән уртак эш алып
барылуын әйтте. Шәһәрнең Гражданлык яклау идарәсе каршында төркем төзелде һәм
пляжлар буенча 14 кичке рейд үткәрелде, листовкалар таратылды һәм профилактик
әңгәмәләр үткәрелде.
Исегезгә төшерәбез, Казанда су коену сезоны 1-нче июньдә ачылды. Шәһәрдә
5 пляж билгеләнгән: «Комсомольское күле», «Локомотив», «Түбән Заречье», «Тирән
күл» и «Зур Аккош күле». Казанның барлык пляжлары кече суднолар буенча Дәүләт
инспекциясендә техник яктан тикшерү узды, әмма 28-нче июньгә «Зур Аккош күле»
һәм «Түбән Заречье» пляжлары санитар-эпидемиологик нормаларга туры килми,
аларда су коену тыелган. Калганнары куркыныч тудырмый.
Моннан тыш, «Җиңү Паркы күле», «Зөбәрҗәт күл», «Кече Аккош күле»
сулыкларында өстәмә өч ял урыны оештырылган. «Барлык пляжларда һәм ял урыннарында коткару постлары
куелган. Коткару һәм медицина пунктлары 9:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр
эшли. Документация, коткару кирәк-яраклары һәм җиһазлары әзер, бар», – диде
спикер.