(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июнь, Алинә Бережная). Еллык тәнәфестән соң
Казанга Сабантуй бәйрәме кайтты. Бүген шәһәрдә язгы кыр эшләрен тәмамлауга
багышланган төп татар халык бәйрәме уздырыла. Мирный
бистәсендәге Каенлыкта, шулай ук төрле районнардагы тагын ике мәйданчыкта,
Казан халкы һәм кунаклары милли ризыклардан авыз итә, конкурсларда һәм халык
уеннарында катнаша. Республика районнары оештырган милли хуҗалыкларда һәркем
татар халкының гореф-гадәтләре һәм көнкүреше белән таныша ала. Шунысын да
билгеләп үтәргә кирәк, барлык чаралар Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше
иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен исәпкә алып
оештырылды – мәйданга керү юлында термометрия башкарылды, үзең белән медицина
битлекләре булырга тиеш иде.
Бәйрәмне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин,
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм
Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә
Фазлыева, шулай ук Россия Федерациясе Президенты каршындагы Эшкуарлар
хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов карады.
Башкалада яшәүчеләрне һәм кунакларны Сабантуй бәйрәме белән Татарстан
Президенты котлады, ул билгеләп үткәнчә, бу вакыйга Туган телләр һәм халыклар
бердәмлеге елында аеруча әһәмияткә ия. «Бәйрәм күп гасырлар дәвамында хезмәт
сөючән игенчеләрне, данлыклы батырларны һәм туган тел, ата-бабаларыбызның
гореф-гадәтләре һәм йолалары кадерле кешеләрне җыя. Сабантуй бер яктан татар
халкының бай мәдәниятен күрсәтә, ә икенче яктан, төрле милләт һәм дин вәкилләре
арасында тугандаш мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итә», – диде ул.
Республика башлыгы ассызыклаганча, бәйрәмдә Татарстанның һәм тулаем илнең
азык-төлек иминлеген тәэмин итүче хезмәтчәннәрне билгелиләр. «Бүген Казан
мәйданы хаклы рәвештә иң яхшы игенчеләрне һәм терлекчеләрне, атаклы авыл
хуҗалыгы ветераннарын хөрмәтли», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов һәм
оештыручыларга бәйрәмне югары дәрәҗәдә әзерләүләре өчен рәхмәт белдерде.
Казан Мэры
Илсур Метшин үз чиратында билгеләп үткәнчә, Сабантуй республика халкын гына
түгел, бөтен ил халкын берләштерә торган бәйрәм. «Сабан туен барлык Россия
шәһәрләрендә һәм алардан читтә дә билгеләп үтәләр. Шунысы күркәм, бездә
халыклар дуслыгын символлаштыручы һәм кешеләрне берләштерүче бәйрәм бар, – дип
ассызыклады шәһәр башлыгы һәм ТР Президентына республиканың тел байлыгын
саклауга сакчыл мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерде.
Билгеләп үтик, башкала халкы һәм кунаклары Каенлыкка иртәдән үк килә
башлаган. Сабантуй – гаиләләр, күпсанлы туганнары белән йөри торган традицион
бәйрәм. «Безнең өчен Сабантуй – бик мөһим бәйрәм, без аңа һәрвакыт теләп
йөрибез. Быел без аны аеруча көттек», – дип сөйләде Казанда яшәүче Гөлфирә
Сөләйманова.
Каенлыкның үзәк аллеясында республиканың 11 муниципаль районындагы авыл
хуҗалыклары урнашкан. Һәм аларның һәркайсы үзенчә кызык. Мәсәлән, Балык Бистәсе
районы хуҗалыгында импровизацияләнгән буада теләге булган һәркем «алтын балык»
тота алган, шунда ук җирле осталарның эшләре дә тәкъдим ителгән – шәлләр,
челтәрдән яулыклар.
Кукмара районы осталары Казанга агачтан ясалган киез итекләр,
эшләнмәләр алып килгәннәр. Ә XIX гасыр башындагы татар ызбасын кул эшләнмәләре,
сирәк көнкүреш әйберләре һәм хәтта йөз еллык намазлыклар бизәп тора. «Без
барлык кунакларга да Кукмара ризыгы – борай бәләшеннән авыз итәргә тәкъдим
итәбез, барыбызга да ошый», – дип сөйләде Кукмара районында яшәүче Рамилә Мәхмүтова.
Яшел Үзән районы хуҗалыкларында «Майский» теплица комбинаты яшелчәләрен һәм
җиләк-җимешләрен татып карарга була, ә Алексеевск районы ишегалларында
кунакларны чаң шалтыратулары белән каршы алалар. Барлык ишегалларында да
республика артистлары һәм иҗат коллективлары концерт номерлары белән чыгыш
ясый.
Бәйрәмдә Татарстанның үз продукциясен үзешчәннәр тәкъдим итте: милли бизәнү
әйберләре һәм баш киемнәре (калфаклар, түбәтәйләр), сумкалар, аяк киемнәре һәм
татарча чигүле аксессуарлар. «Ихтыяҗ бар, бигрәк тә башка төбәкләрдә
яшәүчеләрдә, алар эшләнмәләр сатып алу белән бергә, тарихыбыз, традицияләребез
белән дә кызыксыналар», – дип билгеләп үтте Гөлназ Газимова.
Сабантуй мавыктыргыч спорт ярышларыннан башка узмый. Көрәш буенча
ярышларда иң көчле батырларны билгеләргә кирәк булачак. Балалар эстафеталарда
ярышканда, капчык киеп сикергәндә, мендәр белән көрәшкәндә, өлкәннәр үзләрен
традицион һөнәр һәм халык һөнәрләре буенча мастер-классларда сыный. Ә сәхнәдән
татар эстрадасы йолдызлары, иҗат коллективлары шатландыра. Шулай ук театральләштерелгән
матур прологта тамашачылар алдына милли костюмнар кигән артистлар да басты.
Исегезгә төшерәбез, бүген Сабантуй шәһәрнең берничә мәйданчыгында, шул
исәптән Дәрвишләр бистәсендә һәм Аккош урман паркында, шулай ук ат чабышлары
узачак Казан ипподромында һәм «Урам» экстрим-паркында бәйрәм ителә, анда
беренче тапкыр «Яңа Сабантуй» кичке яшьләр
фестивале узачак.