(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче
июнь, Алинә Бережная). Казан Мэры Илсур Метшин яңадан «Берләшкән шәһәрләр һәм
җирле хакимият» Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге президенты итеп сайланды.
Мондый карар Якутскида Евразиянең җирле һәм төбәк хакимиятләренең VIII
конгрессы кысаларында бүлекнең генераль ассамблеясе утырышы барышында кабул
ителде. Чара видеоконференция режимында узды, Казаннан анда катнашу өчен шәһәр
Мэры Илсур Метшин һәм Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения
Лодвигова кушылды.
Мәскәү шәһәр Думасы рәисе Алексей Шапошников ассызыклаганча, Евразия «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимият»нең Евразия бүлеге президенты вазифасында булган вакытта Илсур Метшин
югары эш нәтиҗәләрен күрсәткән. «Өч ел эчендә Илсур Рәис улы
халыкара дәрәҗәдә югары танылуга лаек булды. Минемчә, аның кандидатурасы яңадан
сайлануга лаек», – дип билгеләде ул.
Ассамблея әгъзаларының бердәм карары белән Илсур Метшин янә «Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Евразия бүлеген җитәкләде. Татарстан башкаласы
башлыгы хезмәттәшләренә күрсәткән ышанычы өчен рәхмәтен белдерде һәм бу аның
өчен зур хөрмәт һәм шул ук вакытта җаваплылык булуын билгеләп үтте. «Бергәләп
без Евразия бүлеген үстерү һәм ныгыту эшчәнлеген дәвам итәчәкбез», – дип
мөрәҗәгать итте ул очрашуда катнашучыларга.
Бүлекнең вице-президентлары итеп Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен
Николаев һәм Самара шәһәр округы башлыгы Елена Лапушкина билгеләнде.
Утырышта катнашучылар соңгы елларда башкарылган эшләргә йомгак ясады.
Доклад белән «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Евразия бүлеге генераль
секретаре Расих Сәгыйтов чыгыш ясады. Ул 2019 елның оештыру өчен нәтиҗәле булуы
турында сөйләде. Барыннан да элек, Евразия бүлеге президенты Илсур Метшин шулай
ук БМОның Җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитеты президенты
итеп сайланды. «Бу әһәмиятле казаныш безнең бөтен Евразия гаиләсенең, әлеге җитди
миссиядә ярдәм күрсәткән һәр кешенең казанышы булып тора. Евразия Мэрын БМО
каршындагы югары постка сайлау безнең шәһәрләрнең бу оешмада мәнфәгатьләрен
якларга мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте ул.
«Россиянең ирекле милли күзәтчелеге»н әзерләүдә «Берләшкән шәһәрләр һәм
җирле хакимият»нең Евразия бүлегенең катнашуы икенче мөһим вакыйга булды.
Күзәтү үзе БМО тарафыннан 2020 елның июлендә тәкъдим ителде, һәм ул җирле
хакимият проектларын үз эченә алды.
Шулай ук 2020 елның февраль башында Евразия бүлеге делегациясе Абу-Дабидагы
Бөтендөнья шәһәрләр форумында катнашты. Моннан тыш, тикшеренүләргә йомгак
ясалды һәм шәһәрләрнең халыкара активлыгы рейтингы төзелде. Топ-10-лыкка
Бишкек, Измир, Хабаровск, Казан, Бурса, Ростов-на-Дону, Пермь, Газиантеп, Уфа
һәм Анкара кергән.
Расих Сәгыйтов сөйләвенчә, пандемия чорында «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимият»нең Бөтендөнья оешмасы БМО-Хабитат белән берлектә ( торак пунктлар
буенча БМО программасы) СОVID-19 вирусы пандемиясе белән бәйле проблемаларны
тикшерү буенча онлайн-сессияләр оештырган. Барлыгы 17 тематик вебинар узган,
һәм Евразия шәһәрләре аларда актив катнашкан.
«2021 елның беренче яртыеллыгы шулай ук нәтиҗәле булды. Быел без «Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья оешмасы һәм GCom оешмасы белән берлектә
без климат үзгәрешләренә каршы көрәш юнәлешендә эш башладык», – диде Расих
Сәгыйтов. Проектның беренче этабында Евразия төбәгендә эшләргә кирәк булган
өстенлекле проблемалар билгеләнде. Алар арасында – экологик эз үсеше, дөнья
океаны дәрәҗәсен һәм уртача еллык температураны күтәрү, парник эффектын
булдырмау һәм әлеге проблемаларны хәл итү буенча махсус органнар төзү
зарурлыгы. Киләсе адым климат үзгәрешләрен булдырмау буенча җирле һәм төбәк
хакимиятләренең юл картасын эшләү булачак, дип хәбәр итте ул.
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья конгрессы кысаларында
Евразия бүлеге советының чираттагы утырышы 2022 елның ноябрендә Тэджон
шәһәрендә (Көньяк Корея) узачак.
«Хезмәттәшләр, сезгә чираттагы уртак нәтиҗәле эш елы өчен рәхмәт! Безгә
сәламәт булып калырга, барлык кыенлыкларны уңышлы җиңеп чыгарга һәм шәһәрләребез
үсеше темпларын киметмәскә телим. Киләсе елда чираттагы очрашуга өметләнеп
калам», – диде ахырда Илсур Метшин.