(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче
июнь, Ксения Швецова). Казанда 2021 елга капиталь ремонт программасына
Лобачевский урамы, 12/32 адресы буенча урнашкан йорт керде. Аның өстендә
эшләгәндә мондый йортларны ремонтлау өлкәсендә булган проблемалар кабат барлыкка
килде: проект документациясен эшләү һәм килештерү озак еллар дәвам итә һәм күп
акча таләп итә, өстәвенә, еш кына бу сумма программа тарафыннан йорт ремонтына
бүлеп бирелгән акчадан артып китә. Болар барысы да мондый биналарга капиталь
ремонт ясау өчен үз, аерым программа кирәклеге турында сөйли, дип хәбәр итте
эшлекле дүшәмбе вакытында Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий
Анисимов.
РФ Хөкүмәте карары нигезендә, проект-смета документларын эшләячәк оешманы
билгеләү буенча аукционнарда мәдәни мирас объектларын саклау буенча эшчәнлеккә
лицензиясе булган оешмалар гына катнаша ала. «Татарстанда мәдәни мирас
объектлары эшенә документация әзерләү буенча подрядчы оешмалар реестрында өч
оешма бар. Ә ремонт эшләрен үтәү буенча – бер генә», – диде Д.Анисимов.
Ул билгеләп үткәнчә, кирәкле проект-смета документациясен эшләү һәм мондый
йортларда ремонт ясау, гадәттәге күпфатирлы йортларга караганда, башка
нормативларны һәм бәяләрне куллануны таләп итә.
Ремонт һәм реставрация эшләрен башкару өчен, нигезнең һәм грунтның торышын
бәяләүне исәпкә алып, йортны тулысынча тикшерергә кирәк. Шулай ук проект-смета
документациясенә, шул исәптән дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасына экспертиза
уздыру таләп ителә. Бу документларны килештерү 6 айдан башлана.
Әйтик, Лобачевский урамындагы йортны төзекләндерү буенча бүгенге көнгә
эшләр башкаруга аукцион үткәрелмәгән әле. Д.Анисимов аңлатканча, торгларны
игълан итү өчен ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының рөхсәтен алырга
кирәк, ә ул сак предметын раслаганнан соң гына бирелә. «Документлар ТР Мәдәни
мирас объектларын саклау комитетына, проект оешмасы тарафыннан кисәтүләр
бетерелә», – диде спикер.
Моннан тыш, Ульянов-Ленин урамындагы 31-нче номерлы йортта эшләр башкару
өчен проект-смета документларын эшләү бәясе 4 млн сум тәшкил итә, ә
проект-смета документларын эшләү һәм килештерү вакыты – ел ярым чамасы. Шул ук
вакытта төзелеш-монтаж эшләрен башкаруга 3,8 млн сум кирәк.
Элегрәк Казан Башкарма комитеты ТР Президенты адресына, мәдәни мирас
объектларының ике йортын ремонтлауга өстәмә акча бүлеп бирү мөмкинлеген карауны
сорап, хат юллаган иде: Карл Маркс урамы, 23/6 һәм Большая Красная урамы, 29а
адреслары буенча 96 млн сумлык. Хәзерге вакытта ул карала.
Казан территориясендә мәдәни мирас объектлары булган 129 күп фатирлы йорт
урнашкан. 2043 елга кадәр барлык торак йортлары да кертелгән озак сроклы
программа нигезендә 108 йортка капиталь ремонт кирәк, дип хәбәр итте ТКХ
комитеты рәисе.
«Мәдәни мирас объектлары дип танылган күпфатирлы йортлар буенча аерым
программа булдыру мәсьәләсенә кайтырга кирәк. Бу мөһим, чөнки ел саен капиталь
ремонтка бүлеп бирелә торган акчалар әлеге объектларны ремонтлауга тотыла
торган чыгымнарга исәпләнмәгән», – дип ассызыклады Д.Анисимов. Аның сүзләренә
караганда, бу мәсьәләдә ТР Торак инспекциясе, ТР Торак-коммуналь хуҗалык фонды,
шулай ук шундый ук объектлары булган республика муниципалитетлары теләктәш.
Исегезгә төшерәбез, быел
йортларны капиталь төзекләндерү программасына барлыгы 2,8 млрд сумга 295 йорт кертелгән.