(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июнь, Ксения Швецова). Быел Казанда «Түбән
Кабан» күле яр буен төзүнең беренче һәм икенче этапларын гамәлгә ашыру
тәмамланачак. Г.Камал исемендәге театр янындагы участокта яктылык һәм тавыш
җиһазлары булган навес булдырылачак, яңа агачлар, куаклар барлыкка киләчәк.
Моннан тыш, Л.Н.Толстой исемендәге скверны төзекләндерү планлаштырыла һәм «Черек
күл» паркында эшләр дәвам итәчәк. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
Толстой
скверы: күпьеллык чәчәк ата торганнар, чуен киртәләрне реставрацияләү, гранит
юллар
Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча иң мөһим проектларның берсе
быел Л.Н.Толстой исемендәге скверны реконструкцияләү булачак, ул 1948 елда
нигезләнгән. 1949 елда скверның үзәк өлешендә язучыга төбәк әһәмиятендәге
мәдәни мирас объекты булган кара гранит колоннада бюст куела.
Бакчада граниттан түшәлгән юллар, ут баганалары барлыкка киләчәк, бакча
периметры буенча чуен коймалар торгызылачак. Моннан тыш, кече архитектура
формаларын - эскәмияләр, чүп савытлары, навигация стендлары урнаштыру планлаштырыла.
Шулай ук төзекләндерү планына яктырту җайланмасы, Wi-Fi нокталары, видеокүзәтү
һәм тавыш хәбәр итү системалары керә.
«Скверның дендропланы җентекләп эшләнде. Белгечләр булган атмосфераны
саклау кирәклеген исәпкә алды, шул ук вакытта төп планлаштыру зоналары бүлеп
бирү өчен чәчәк ата торган куаклар һәм декоратив күпьеллык үләннәр өстәүне дә
күздә тотты», – дип сөйләде И.Куляжев.
Кабан яр
буе: яңа навигация, эскәмияләр һәм территорияне яшелләндерү
Быел «Түбән Кабан» күле яр буен төзүнең беренче һәм икенче этапларын
гамәлгә ашыру тәмамланачак. И.Куляжев искә төшергәнчә, реконструкция проектын
Кабан күлләре яр буе системасын үстерү концепциясен эшләүгә халыкара конкурс
җиңүчесе булган Turenscape Россия-Кытай консорциумы эшләде. 2017 елда
реконструкция башланды.
Г.Камал исемендәге театр янындагы участокта навес, яктылык һәм тавыш
җиһазлары урнаштыру планлаштырыла. Моннан тыш, территорияне яшелләндерү буенча
комплекслы чаралар, шулай ук яр буен кече архитектура формалары – эскәмияләр,
чүп савытлары, навигация стендлары белән җиһазлау узачак, дип хәбәр итте
И.Куляжев.
«Черек күл»
паркы: ресторан, велопарковка, яңа таганнар
Быел шәһәрнең иң борынгы паркларының берсендә – «Черек күл»дә эшләр
дәвам итәчәк, ул төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты статусын йөртә.
«2020 елда тарихи парк территориясендә павильоннар төзү башкарылды.
Аларның берсендә спорт инвентаре прокаты эшли, икенчесендә агымдагы ел ахырына
ресторан ачу планлаштырыла», – дип хәбәр итте И.Куляжев.
Паркта павильоннар янындагы территорияне төзекләндерү, биналарны
сәнгатьчә яктырту һәм алар арасында йөрү мәйданчыгын булдыру, шулай ук
территорияне комплекслы яшелләндерү һәм автоматик су сибү системасын урнаштыру
планлаштырыла.
Моннан тыш, «Черек күл»дә парк периметры буенча коймаларга косметик ремонт
ясалачак һәм иҗтимагый киңлекне балалар уен мәйданчыгында таган, чүп савытлары,
навигация стендлары һәм яңа велопарковка белән җиһазландырачаклар.
Исегезгә төшерәбез, быел алты иҗтимагый киңлекне төзекләндерүгә
Татарстан бюджетыннан 672 млн сум бүлеп бирелгән.