(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июнь, Ксения Швецова). Казанда быел «Уңайлы
шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча алты иҗтимагый киңлек
төзекләндереләчәк – бу Л.Н.Толстой исемендәге сквер, «Салават күпере» торак
комплексында парк, Акчарлак күлләрендә ял зонасы һәм Зәңгәр күлләр янындагы
территория. Шулай ук Түбән Кабан күле яр буен һәм Казан үзәгендәге «Черек күл»
тарихи паркын төзекләндерү
дәвам итәчәк. Республика бюджетыннан бу максатларга
672 млн сум акча бүленгән.
«Алты яңа иҗтимагый киңлек – Казанда каралган яшел шәһәрне формалаштыру
буенча системалы эшебезнең яхшы дәвамы. Әгәр 20 ел элек без теге яки бу торак
микрорайонның уңайлы булуын кибетләр булу белән билгеләсәк, бүген исә парк яки
сквер булуы шундый күрсәткеч булып тора. Парклар һәм скверларның бөтен шәһәр
буйлап барлыкка килүе бик мөһим», – диде ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин бүген
Башкарма комитеттагы аппарат киңәшмәсендә.
«Салават Күпере»ндәге парк: активлык зонасы быел ук
барлыкка киләчәк
Үткән еллардагы кебек үк, төзекләндерү таләп итә торган территорияләр
исемлеге шәһәр халкының фикерен исәпкә алып формалаштырыла. «Салават Купере»
торак комплексында яшәүчеләрнең күпсанлы мөрәҗәгате буенча быел 6,4
гектар территориядә парк зонасын булдыру эшләре планлаштырылган. «Паркны урнаштыру өчен күпкатлы төзелеш
зонасында катлаулы участок билгеләнгән. Төп эшләр башланганчы анда зур күләмдә
әзерлек эшләре башкарырга кирәк», – диде И.Куляжев. Аның сүзләренә караганда,
киләчәктә паркны имин эксплуатацияләү өчен сазлыклы урынны киптерергә һәм
туфрак катламын алмаштырырга кирәк.
Төзекләндерү проекты территорияне шартлы рәвештә 3 зонага бүлә: күл,
үзәк мәйдан һәм активлык зонасы. Активлык зонасын урнаштыру эшләрен агымдагы
елда башкару планлаштырыла. Шул рәвешле, яңа парк территориясе берьюлы берничә
социаль объектка – бер-берсеннән ерак түгел урнашкан балалар бакчаларына һәм
мәктәпләргә маршрутларны берләштерәчәк.
«Уку йортларының якынлыгын исәпкә алып, биредә төрле яшь төркемнәре өчен
күп функцияле балалар мәйданчыгы оештырылачак. Концепциядә очрашулар һәм
аралашу, бәйрәмнәр уздыру өчен зур зона булдыру, күпфункцияле спорт мәйданчыгы
урнаштыру каралган», – дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Парк проектын эшләгәндә архитекторлар дендрологиягә аерым игътибар
биргәннәр. Шулай итеп, территорияләрне комплекслы яшелләндерү каралган, анда
агачлар һәм куаклар: имәннәр, себер алмагачлары, өрәңге, тирәк, нарат, артыш
утыртылачак. Моннан тыш, паркта автомат су сибү системасы булган газон барлыкка
киләчәк.
«Бездә 20 мең кеше яшәгән «Салават Купере» кебек яңа микрорайоннарда
мондый проектлар аеруча озак көтелгән, – дип билгеләде Илсур Метшин. –
Горки-Әмәт урманыннан соң бу икенче зур проект. Ләкин анда яшәүчеләр инде
чаңгыда һәм велосипедта йөргән булсалар, монда бөтенләй яңа формат – парк
катлаулы рельефлы сазлыклы җирлектә барлыкка килә. Ләкин архитекторлар халык
белән әңгәмәдә эшкә дәртләнеп тотындылар. Кызыклы дизайн һәм гадәти булмаган
рельеф хисабына парк кызыклы булырга тиеш».
Паркны булдыру эшләренең барышын белгечләр игътибар белән күзәтәчәк, дип
өстәде шәһәр башлыгы. Ул микрорайон кешеләрен бу эштә дә катнашырга өндәде.
Микрорайонда халык бик актив, алар безгә киңәшләр, теләкләр белән мөрәҗәгать
итте. Без киләчәктә дә проектны гамәлгә ашыруда катнашырлар дип өметләнәбез «.
Акчарлак күлләре һәм «Татарстан көзгеләре»: экомохитне
саклап калу белән төзекләндерү
Тагын бер әһәмиятле төзекләндерү объекты – 7-нче номерлы шәһәр клиник
хастаханәсе артында Яңа Савин районы территориясендә Акчарлак
күлләре. Быел биредә күлне экореабилитацияләү
эшләре планлаштырылган. «Территория ике күлгә бүленгән – Кече Акчарлак күле һәм
Зур Акчарлак күле, анда акчарлаклар оя кора һәм яши, шулай ук башка бик күп
кошлар, – дип искәртте И.Куляжев.
Акцент табигый ландшафтны һәм территориянең уникаль экосистемасын
саклауга ясалачак. Бу шул исәптән бу территориядә яшәүчеләрнең ялын оештыру
өчен дә мөһим. Эшләр башланыр алдыннан архитекторлар табиблар – пациентларның
медицина реабилитациясе бүлеге мөдире Эльмира Хөсәенова һәм ТР Сәламәтлек
саклау министрлыгының штаттан тыш хезмәткәре Резеда Бодрова белән киңәшләште.
Аларның киңәшләре буенча булачак парк территориясендә пациентларны
тернәкләндерү һәм торгызу өчен төрле мәйданчыклар оештыру, хастаханә
хезмәткәрләренең, шулай ук янәшәдә яшәүчеләрнең ялын оештыру планлаштырыла. Төзекләндерү
проекты арт-терапия, аэроионотерапия, мастер-класслар өчен өстәлләр белән
фитотерапия өчен зоналар урнаштыруны күздә тота. Шулай ук локаль спорт
ярышларын уздыру мөмкинлеге дә каралган. «Пациентларны тизрәк тернәкләндерүнең
мондый ысулы әле беркайда да кулланылмаган һәм уникаль булып тора, – дип
ассызыклады И.Куляжев.
Яңа Савин районында яшәүчеләргә әлегә яшел территорияләр җитми, дип
билгеләп үтте Мэр. Тиздән алар өчен Гаврилов
урамында яңа парк, шулай ук акчарлак
күлләрендә төзекләндерелгән яр буе барлыкка киләчәк. «Индустриаль район күлгә
шундый йогынты ясады, аның экореабилитациясен үткәрү таләп ителә, – дип өстәде
ул. – Бу иң зур клиникаларның берсендә пациентларны савыктыру процессына ярдәм
итәр дип өметләнәбез. Ләкин якындагы кварталларда яшәүчеләр өчен дә парк ачык
булачак. Анда бөтен нәрсә: яр буйлары да, кече архитектура формалары да, хәтта
агачларның билгеле бер типлары да сайлап алыначак».
Акчарлак күлләре территориясенең гомуми мәйданы 9,5 га тәшкил итә.
Проект буенча территорияне реконструкцияләү ике этапта узачак. Беренче этапта
эшләр 2,6 га мәйданлы Кече Акчарлак күлендә башкарылачак.
Моннан тыш, быел Зәңгәр күлләр тирәсендә «Татарстан көзгеләре»
экокластерын төзекләндерү эшләре планлаштырылган. И.Куляжев сүзләренә
караганда, проектта гамәлдәге ландшафтны һәм яшел үсентеләрне максималь саклап
калу, урман зонасында юлларның табигый каплануы исәпкә алына. Эшләр экологлар
һәм гидрологлар белән берлектә үткәрелә. Агымдагы елда ярларны ныгыту буенча
әзерлек эшләре һәм чаралар үткәрү күздә тотыла.
«Татарстан көзгеләре» паркына килгәндә, бу очракта Гиппократның төп
медицина принцибы гамәлдә: «зыян итмә». Бу – без саклап калырга теләгән яшел
экопочмак, – диде И.Метшин. – Без җәмәгатьчеләр һәм экспертлар белән проектны
ничек гамәлгә ашыру турында фикер алыштык. Без катгый рәвештә аларның
киңәшләренә иярербез», – дип йомгаклады шәһәр башлыгы.