(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июнь, Алина Бережная). 1-нче июньдә Казансу
елгасының уң як ярында территорияне үстерүнең иң яхшы концепциясенә Халыкара
архитектура конкурсына гаризалар теркәү тәмамланды. 44 илдән 188 гариза
бирелгән. Жюрины җитәкләүче Казан Мэры Илсур Метшин сүзләренчә, Сибгат Хәким
урамындагы территорияләрне үстерү проекты моңарчы күрелмәгән булачак. «Бу
Казанның яңа тарихы, биш континентны һәм дөньяның алдынгы архитекторларын
җыйган иң эре халыкара проект булачак. Түземсезлек белән эшнең башлануын
көтәбез! Без барлык проектларны игътибар белән карарбыз, бергәләп лаеклы
проектларны сайлап алырбыз һәм аны гамәлгә ашырачакбыз», – диде ул бүген шәһәр
Башкарма комитетындагы аппарат киңәшмәсендә.
Шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина сүзләренә
караганда, конкурста 9 консорциум, 54 архитектура компаниясе, архитекторларны –
физик затларны берләштерүче 44 авторлык коллективы һәм 81 шәхси катнашучы
катнаша.
Шулай итеп, 25 гариза Көнбатыш Европадан алынган, шул
исәптән 5 катнашучы – Франциядән, 3 – Германиядән һәм Италиядән, 2 –
Бөекбританиядән. Швейцария, Дания, Испания, Нидерландтан, күп кенә Европа
илләреннән заявкалар бар. 6 катнашучыны АКШ тәкъдим итә, шулкадәр үк – Латин
Америкасы илләре, тагын 2 – Канададан. 16 гариза Һиндстаннан, 10 артык Кытайдан
бирелгән. Катнашучылар арасында шулай ук Сингапур, Төркия, Индонезия, Шри-Ланка
һәм башка дәүләтләрдән архитекторлар да бар. Африка илләреннән катнашучылар
бар.
Россия белгечләреннән гаризаларның гомуми саныннан
яртысыннан азрагы алынды, дип хәбәр итте И.Төхвәтуллина. Россиядән 85 гариза
килгән, аларны илнең 27 шәһәреннән, шул исәптән Казаннан архитекторлар
тапшырган.
«Жюри, аларның авторларын белмичә, эшләрне бәяләячәк.
Һәм җиңүче сайлангач кына, без аның исеме язылган конвертны ачарбыз», – дип
билгеләде ул.
Конкурс жюрие составы да тиңдәшсез: Zaha Hadid
Architects (Бөекбритания) башкарма директоры Кристос Пассас, «Брусника»
компаниясенең баш архитекторы, «Проект Россия» журналына нигез салучы һәм аны
нәшер итүче Барт Голдхоорн, Франция ландшафт архитекторлары Федерациясенең
экс-президенты Мишель Пена, шулай ук Бен ван Беркель, Нидерланд архитекторы,
UNStudio архитектура бюросына нигез салучы һәм баш архитекторы. Россия
катнашучылары арасында – РФ һәм ТРның атказанган архитекторы Герман Бакулин,
Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Владимир Кудряшев, Мәскәү
шәһәрен Шәһәр төзелеше планлаштыру фәнни-тикшеренү һәм проект институты
директоры Динә Саттарова, Мәскәү архитекторлары берлеге идарәсе әгъзасы,
халыкара архитектура академиясе академигы, Мәскәүнең Архитектур советы әгъзасы
Сергей Скуратов, Россия Архитекторлар берлеге президенты Николай Шумаков. Жюри
составында яшь архитектура көчләрен Француз архитекторы-урбанист, Orchestra
Design Француз архитектура бюросына нигез салучы Эдуард Морозов һәм Bespoke
архитектура бюросы директоры Элина Сәфәрова тәкъдим итә.
Конкурс шартлары буенча катнашучылар Казансу
акваториясе панорамасына гармонияле кертелгән уникаль архитектура ансамбле
төзергә тиеш. «Төзелеш төбәкнең мәдәни үзенчәлекләрен чагылдырырга, Казан
Кремле ансамблен визуаль кабул итүгә комачауламаска, Сибгат Хәким урамы буйлап
төзеләчәк горизонтлар паркы концепциясе һәм Orchestra бюросы эшләгән яр буе
концепциясе белән гармонияле бәйләнешкә керергә тиеш», – дип хәбәр итте
И.Төхвәтуллина. «Ривьера» отеле һәм аквапарк урнашкан участок конкурска куелган
территориягә кермәде.
«Архитекторлар алдында бик катлаулы бурыч тора: аларга
мөмкин булган барлык ракурслардан территорияләр өчен җәлеп итүчән образ
булдырырга кирәк», – дип хәбәр итте И.Төхвәтуллина һәм бу территориядә торак
төзелеше планлаштырылмый, әмма биредә концерт залы, ике кунакханә, офис,
кунакханә резиденцияләре һәм апартаментлары булган күпфункцияле комплекс
барлыкка килер дип көтелә.
Архитектура бәйгесенең заказчысы булып, әлеге
территориядәге участокларның берсе булган KRAVT Invest компаниясе, оештыручы –
TEHNE конкурс бюросы торды. Конкурс Казан Мэриясе ярдәмендә үткәрелә. Бүләк
фондының гомуми күләме 8,1 млн сум тәшкил итә.
24-нче июньгә кадәр конкурсантларга үз проектларын
тәкъдим итәргә кирәк. Жюри утырышын Казанда көндезге режимда уздыру
планлаштырыла. Килә алмаган экспертлар эштә читтән торып катнашачак.
Искәртеп узабыз, Казансу елгасының уң як ярында
территорияне үстерүнең иң яхшы концепциясенә халыкара архитектура конкурсына
старт бирү турында 14-нче апрельдә игълан ителде. Ул тәмамлангач, Сибгат Хәким
урамы чикләнгән 8,9 га мәйданлы территорияне, «Ривьера» кунакханә комплексы,
Казансу акваториясе һәм булачак парк белән төзекләндерү планлаштырыла, аны
проектлау француз ландшафт архитекторы Мишель Пен җитәкчелегендә алып барыла.