(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июнь, Ксения Швецова). Быел Казанда Болшая
Красная урамында 2 км озынлыктагы велосипедчылар өчен юл сузу планлаштырыла. Ул
Батурин урамы һәм Кремль яр буен Толстой скверы белән, ә перспективада Горький
исемендәге парк белән тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк. ТР башкаласында киләчәктә
велосипед челтәренең гомуми озынлыгы 12 км дан 75 км га кадәр артачак. Мондый
проектны шәһәрнең иске өлешендә тормышка ашыру шактый кыен, дип билгеләде Казан
Мэры Илсур Метшин. «ЮХИДИ таләпләре нигезендә велосипед хәрәкәтен имин оештыру
мөмкинлеген табу алай җиңел түгел, әмма без бу юнәлештә эшлибез», – диде ул
бүген аппарат киңәшмәсендә.
Ике километрлы велосипедчылар өчен юлныж яңа киңлеге
2,5 м тәшкил итәчәк. Аңа норматив таләпләргә туры китереп, билгеләр һәм
велосипед светофорларын кабатлый торган билгеләр куелачак. Серебряный бор һәм
Вознесенский тракты кебек яңа төзелә торган юлларда велосипед юллары бөтен
маршрут дәвамында каралган, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары Игорь Куляжев.
Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе
каршындагы Транспортны планлаштыру бюросы белгечләре бөтен шәһәр өчен
велотранспорт инфраструктурасын үстерү концепциясен эшләделәр. Башта алар
велосипед юллары салыначак төп юнәлешләрне анализлаган. Нәтиҗәдә, И.Куляжев
сүзләренчә, концепциянең беренче этабы шәһәр үзәгендә торак районнар белән
булган велоюллар элемтәсен арттыру булачак.
«Моннан тыш, веломаршрутлар проектлары бар, алар
эшкәртүнең төрле этапларында тора, – дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары. – Рекреацион максатлар өчен Горький шоссесы буйлап Аккош күленә
кадәр веломаршрут эшләнде. Казансу үсеше стратегиясе кысаларында велосукмаклар
һәм велоюллар салына. Уйланганча, велосипедта Бишбалта бистәсеннән Зәңгәр
күлләргә кадәр су кыры буенча барып җитү уңайлы булачак».
Шәһәрдә юллар салганда подрядчылар велосипедчылар өчен
инфраструктураны күз алдында тотарга тиеш, дип билгеләп үтте И.Метшин. Аерым
алганда, бу таләпләр Горький шоссесы, Вознесенский тракты һәм Татарстан
башкаласы өчен башка мөһим юллар төзегәндә исәпкә алына.
Торак комплексларны төзүчеләр өчен шулай ук велосипед
инфраструктурасын булдыру таләбе дә бар – алар бер подъездга велосипедлар кую
өчен ким дигәндә биш урын күздә тотарга тиеш. «Велосипед – ул спорт белән
шөгыльләнүче һәм үз алдына амбициоз максатлар куя торган яңа битараф булмаган
шәһәр кешесенең символы. Менә шундый шәһәр кешеләренә без бүген дә бөтен
юл-транспорт инфраструктурасын һәм торак комплексларны төзү һәм проектлау
буенча эшебездә йөз тотабыз», – дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.