(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче
май). Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында
Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты
утырышы узды. Киңәшмәне республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда
ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин,
Казан Мэры Илсур Метшин, муниципаль берәмлек башлыклары, министрлыклар һәм
ведомство җитәкчеләре, ветераннар һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклап узганча, Бөек Ватан сугышы ветераннары, өлкән
яшьтәге гражданнар белән адреслы эшләргә республикада аерым игътибар бирелә.
«Пандемия шартларында бу эш аерым әһәмияткә ия булды. Май башына булган мәгълүматларга
караганда, Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашучы 24 мең 313 ветеран һәм
тол хатын яши, шуларның 601-е – турыдан-туры сугышта катнашучылар. Кызганыч,
вакыт аяусыз. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның – чын каһарманнарның саны
елдан-ел кими бара. Узган ел Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецовны
соңгы юлга озаттык», – диде ул.
Президент билгеләп үткәнчә, яшь буынны патриотик тәрбияләү эшнең мөһим
юнәлеше булып тора. Ул шулай ук, узган ел чикләү чаралары кертелү сәбәпле, күп
кенә чаралар гадәти булмаган форматта узды, әмма ветераннар да, халык та югары
бәя бирде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, Җиңүнең 75 еллыгы елында Казан «Хезмәт
батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. «Җиңүгә бәяләп бетергесез
зур өлешне предприятиеләр, белгечләр, галимнәр кертте. Россия Федерациясендә
игълан ителгән фән һәм технологияләр елы кысаларында күренекле эшлеклеләр
истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия тарафыннан үз
хезмәтләре белән фронтка һәм илнең халык хуҗалыгына ярдәм иткән галимнәр һәм
күренекле фән эшлеклеләренең каберлекләрен инвентаризацияләү башланды. Бу эшне
системалы һәм планлы рәвештә дәвам итү мөһим», –диде Президент һәм мондый
урыннар буенча экскурсия маршрутларын уйларга тәкъдим итте.
Бу темага доклад белән Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл
Сәгыйтова чыгыш ясады. Аның сүзләренщ караганда, Татарстан башкаласы кунаклары
өчен Казанга хезмәт батырлыгы шәһәре буларак багышланган махсус туристик маршрутлар
әзерләнгән инде. «Якын көннәрдә аларны эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз. Экскурсия
маршрутларына эре предприятиеләр, фабрикалар, шулай ук сугыш елларында эшләгән
Казан госпитальләре биналары керәчәк. Шундый объектлар арасында: Горбунов
исемендәге Казан авиация заводы, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе,
Казан вертолетлар заводы, Казан дары заводы һәм Петров паркы, «Радиоприбор»
заводы, Ратуша бинасы һәм башкалар», – диде ул.
Г.Сәгыйтова билгеләп үткәнчә, 2021 елда шәһәр өчен төп бурыч – казанлыларның
хезмәт батырлыгын яктырту, тыл хезмәтчәннәрен һәм сугышта катнашучыларны
хөрмәтләү. Казан Мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча шәһәрдә Башкарма комитет
җитәкчесе җитәкчелегендә оештыру комитеты төзелде, ул чараларның юл картасын
раслады. Спикер сүзләренчә, аларның бер өлеше инде гамәлгә ашырылган. «Бөек
Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре өстендә кураторлык
оештырылган, алар 6 меңнән артык кеше. Аларның һәркайсы мәктәп һәм шәһәр
округлары нигезендә Казан шәһәре Думасы депутатларына беркетелгән. Казан
мәктәпләрендә «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» темасына экспозицияләр
урнаштыралар, анда тыл хезмәтчәннәре гаиләләренең шәхси архивларын кулланалар.
Шәһәр һәм бистәләрдәге барлык һәйкәлләр һәм стелалар тәртипкә китерелде һәм
төзекләндерелде, Бөек Ватан сугышы елларында эшләгән предприятиеләрнең хезмәт
коллективларында тантаналы чаралар уздырыла, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү уза»,
– дип сөйләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 20-нче майга кадәр KZN.RU порталында «Хезмәт
батырлыгы шәһәре» стеласын урнаштыру өчен яңа урын сайлау буенча тавыш бирү уза. Казан
халкы дүрт вариантның берсе өчен тавыш бирә яки үзләренекен тәкъдим итә
ала.
Шулай ук Г.Сәгыйтова Җиңү паркында «Хезмәт батырлыгы шәһәре»
фотокүргәзмәсен ясау һәм шәһәрнең «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем
бирелү турында ТР башкаласы халкына һәм кунакларына хәбәр итәчәк җәмәгать
транспортында һәм эре сәүдә үзәкләрендә махсус текст ролигын эшләтеп җибәрү
планнары белән уртаклашты.
Моннан тыш, ул ТР Президентын Башкарма комитет инициативаларына теләктәшлек
күрсәтергә чакырды: заводларга «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» рәсми статусын
бирергә, «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән истәлекле тәңкә чыгарырга,
балалар һәм яшүсмерләр өчен интерактив мультимедиа музее ачарга, Казанның
җитештерү предприятиеләрендә хезмәт батырлыгы шәһәрләре форумын үткәрергә һәм
җәмәгать транспортын тематик рәвештә рәсмиләштерергә.
Соңыннан республика башлыгы, хәзерге вакытта республика районнарында һәм
шәһәрләрендә сугыш ветераннарын хөрмәтләү белән тантаналы чаралар уза, дип
өстәде. «Һәр ветеран кайгыртучанлык тоярга тиеш. Безнең алда сыйфатлы медицина
һәм социаль хезмәт күрсәтү, үз вакытында дарулар белән тәэмин итү, мәдәни һәм
истәлекле чараларны оештыру бурычы тора», – дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.
Фоторепортаж
Видеорепортаж