(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче
май, Алинә Бережная). Май бәйрәмнәре дәвам итү, дача сезоны ачылу һәм узган
шимбә өмәләренә бәйле рәвештә, Казан бистәләрендә контейнер мәйданчыкларына
йөкләнеш кискен артты һәм алар арткан чүп-чар күләмен сыйдыра алмый. Төбәк
операторы көчәйтелгән режимда эшли, калдыклар көн саен чыгарыла, әмма бу гына
җитәрлек түгел. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин вәзгыятькә ачыклык кертү өчен
проблема аеруча кискен торган берничә бистәне йөреп чыкты.
Сәфәрнең беренче ноктасы Идел буе районы Алтын бистәсе булды. Биредә
көнкүреш калдыкларыннан, ботаклардан, яфраклардан чүп-чар тавы бер тәүлек
эчендә барлыкка килгән. Көнкүреш калдыкларын җыю өчен ике бункер шыгрым тулган,
капчыклар җирдә аунап ята иде. «Быел каты коммуналь калдыклар ике-өч тапкырга
күбрәк, чөнки узган ел пандемия аркасында күпләр өмәләрдә катнашмады. Өстәвенә,
май бәйрәмнәре, дачаларда бик күп кеше ял итә. Без чүп-чарны көн саен
чыгарабыз», – Казан Мэрына Казан территориясеннән һәм Татарстанның көнбатыш
зонасыннан чүп чыгару өчен җавап бирүче региональ операторның генераль директоры,
«УК «ПЖКХ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Сергей Богатов хәбәр итте.
Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, май бәйрәмнәре мондый чүп-чар таулары
барлыкка килүгә сәбәп булырга тиеш түгел, калдыкларны вакытында чыгарырга
кирәк. «Вәзгыятьне мондый критик хәлгә җиткерергә ярамый! – дип белдерде Илсур
Метшин – Элеккеге хәтер буенча кешеләр шәһәр Башкарма комитетына, «Халык
контроле»нә яза, әмма бездә чүп чыгару өчен җавап бирә торган төбәк операторы
бар». Төбәк операторы җитәкчесе аны бер-ике атнадан вәзгыять нормаль хәлгә кайтачагына ышандырды.
Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Марат Закиров бистәләр белән хәл
даими контрольдә булуын, чүп – чар белән тулган бункерларның аерым очраклары
булуын билгеләп үтте. «Төп проблема – тыгыз төзелеш, күп санлы йортларга нибары
бер контейнер мәйданчыгы. Торак милекчесенең һәрберсе дә аның йорты каршында
бункер куюын теләми», – дип аңлатты ул.
Альтернатива сыйфатында Казан Мэры бистәдә чүп-чарның капчыклап җыелуын
кертергә тәкъдим итте. Мондый практика Казанның 97 бистәсенең 9-ында кулланыла
инде. Мәсьәләнең асылы гади – шәхси сектор урамнары буйлап чүп җыю машинасы
йөри һәм һәр йорт янындагы чүп-чар пакетларын алып китә. «Ауропада күптән шулай эшлиләр,
шуның аркасында күсе, этләре азая. Әмма бу алым бары тик чыгару төгәл сәгатьләп
башкарылса гына эшләячәк. Әмма мондый мәсьәләләрне халык белән әңгәмәдә генә
хәл итәргә кирәк», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Аннары шәһәр башлыгы Вишневка һәм Привольный поселокларында булды. ТИҮ
рәисе Марат Вәгыйзов сүзләренә караганда,
биредә көн саен 5-әр мең йорт чүп-чар җыела. Проблеманы кайбер халыкның
төзелеш калдыкларын көнкүреш өчен билгеләнгән бункерларга ташлавы да
катлауландыра. «Бу Татарстан башкаласы – Казан дәрәҗәсе түгел!», – дип ачуланды
шәһәр Мэры һәм хокук бозучыларны теркәү өчен видеокүзәтү камераларын
урнаштырырга кушты.
«Сез конкурсны җиңдегез, чүп-чар җыю урыннарында чисталык вәгъдә иттегез,
кешеләрдән акча җыясыз. Нәтиҗә кайда?»– дип мөрәҗәгать итте ул төбәк операторы
– «УК ПЖКХ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесенә һәм кыска вакыт эчендә
вәзгыятьне барлык бистәләрдә дә нормальләштерергә кушты. Төбәк операторы мәгълүматларына караганда, Алтын бистәсендә чүп-чар таулары җыештырылган
инде.
Бу чарада шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр
Гыйниятуллин, Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов һәм
башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа тәртибе Россиядә
2019 елның 1-нче гыйнварыннан эшли башлады. Казан территориясеннән һәм
Татарстанның көнбатыш зонасыннан чүп чыгару өчен «УК ПЖКХ» җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыяте төбәк операторы җавап бирә. Аның максаты – каты көнкүреш
калдыкларын җыю, сортларга аеру, алга таба эшкәртү өчен куркыныч калдыклар һәм
икенчел чимал алу, эшкәртелми торган калдыкларны утильләштерү.