(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче май, Камилә Гобәйдуллина). Казанда 9-нчы Май
уңаеннан бәйрәм чаралары узачак традицион мәйданчыкларның берсе Җиңү паркы
булачак. Тантаналы чаралар һәм биредә узачак халык күңел ачулары алдыннан ремонт
таләп иткән хәрби техника үрнәкләрен тәртипкә китерделәр, моннан тыш,
сугышчы-интернационалистларга яңа һәйкәлгә якын территорияне төзекләндерү
тәмамланып килә. Казан Мэры Илсур Метшин паркның Җиңү көнен бәйрәм итүгә
әзерлеген бәяләде, шулай ук шәһәр халкын балалар белән бергә бәйрәм
мәйданчыкларына килергә чакырды.
Шәһәрдә бер айдан артык территорияләрне санитар чистарту һәм
төзекләндерү эшләре бара, ә май бәйрәмнәре алдыннан Казанда гомумшәһәр өмәсе
узды. «Шәһәр гадәттәгечә май бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә әзерләнә, һәм шуларның
иң мөһиме – Бөек Җиңү көне. Хәзер инде төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә, без
беренче чәчәкләрне утырта башлыйбыз», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Бүгенге көндә Җиңү паркында барлык киртәләр дә буялган, гранит плитәләр
тигезләнгән, шулай ук хәрби техниканың кайбер үрнәкләре ремонтланган. Мәсәлән,
ЗИС-5 совет йөк автомобилен яңартырга туры килә, ул яшь казанлылар арасында зур
популярлык казанган.
Быел сугышчы-интернационалистларга яңа һәйкәл урнашкан парк өлешләренә
аерым игътибар бирелде. Монумент концепциясен конкурс барышында сайладылар,
һәйкәл проектының авторы Россия һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге
әгъзасы Александр Кислов булды. 3,2 метр биеклектәге «Сугыштан соң» скульптура
композициясе бронзадан ясалган. Монумент өч сугышчы-интернационалист –
элемтәче, командир һәм укчы композициясеннән гыйбарәт.
Моннан тыш, һәйкәл янында кечкенә генә хәтер аллеясы барлыкка килде –
монда куелган элмә тактада сугышчы-әфганчыларның исемнәре һәм фамилияләре
язылган.
Белгечләр сүзләренә караганда, төзелеш-монтаж эшләре 98%-ка үтәлгән,
якын көннәрдә һәйкәлгә якын территорияне төзекләндерү тәмамланачак. Эшчеләр 200
кв.м мәйданда брусчатка һәм 800 кв.м мәйданда рулонлы газо җәя. Биредә шулай ук
агачлар һәм күпьеллык чәчәкләр утыртачаклар.
«Казанның барлык халкын балалар белән барлык бәйрәм мәйданчыкларына
чакырабыз. Бу патриотик тәрбия өчен бик мөһим, барысы да совет халкының бөек
батырлыгын онытмасын өчен. Һәм, әлбәттә, без кадерле ветераннарыбызны һәм
башкала кунакларын бик көтәбез», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр халкына Илсур
Метшин.
Шәһәр Мэры белән бергә парк территориясен шәһәрнең тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Игорь Сәләхетдинов һәм Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
администрациясе башлыгы Тимур Алибаев тикшерде.
Исегезгә төшерәбез, узган ел паркта Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан
Совет солдатына яңа һәйкәл ачылды.