(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче май, Камилә Гобәйдуллина). Кичә Казан Башкарма
комитетында шәһәр тарихи җирлеге территориясендә архитектура объектларын төзү
һәм реконструкцияләү буенча эш төркеме утырышы узды. Аны Татарстан башкаласы
Мэры Илсур Метшин үткәрде.
Беренче чиратта шәһәр башлыгы архитекторларга рәхмәт белдерде,
бу көннәрдә Татарстан башкаласында булган кунаклар шәһәрнең матурлыгына һәм
аның ничек үсүенә игътибар итәләр, дип билгеләп үтте. «Барысы да Казанның ничек
үзгәрүен, ничек яхшыруын билгеләп үтә. Шуңа күрә барыгызга да рәхмәт белдерәсем
килә – бу безнең уртак эшебез. Казанның үз почеркы һәм үз энергетикасы бар», –
диде И.Метшин.
Комиссиядә 13 объект каралды. Аларның 9-ы бердәм карар
буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка килештерүгә
тапшырылачак.
Утырышта катнашучылар фикер алышкан беренче объект
Бутлеров урамы, 20 адресы буенча төзелгән административ биналары булган
күпфатирлы торак йорт булды. Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина
билгеләп үткәнчә, бина барлык параметрлар буенча расланган нормативларга һәм
билгеләнгән чикләүләргә туры килә. Ул белгечләр зур эш башкарганнар һәм
детальләргә һәм дизайнга күбрәк игътибар биргәннәр, дип өстәде. Катнашучыларның
барысы да проектны хуплады. Шул ук вакытта Казан Мэры объектның торак өлешендә
дә булырга тиешле яктырту турында теләк белдерде.
Мөштәри урамы, 24 адресы буенча торак булмаган фонд
бинасы, Некрасов урамы буенча административ бина, Пехотная урамы, 9 адресы
буенча шәхси йорт, Урицкий һәм Большая урамнары буенча күп фатирлы торак
йортлар, шулай ук «Сантехприбор» участокларын үстерү концепциясе дә берсүзсез
хупланды.
Шулай ук Назарбаев урамындагы министрлыкларның һәм
дәүләт комитетларының административ бинасы проекты да килештерелде. Утырышта
катнашучылар билгеләп үткәнчә, проект яңалыгы белән аерылып тормаса да, яшәргә
хокуклы. «Матур материаллар, матур яктырту һәм төзекләндерү хисабына лаеклы
бина барлыкка киләчәк», - диде И.Метшин. Архитекторлар, үз чиратларында,
объектның икенче линиядә булуын һәм территорияне тынычландыруын билгеләп
үттеләр.
Утырышта катнашучылар Г.Камал урамындагы «Крахмалпатока»
заводы территориясендә торак квартал төзү концепциясен бәяләделәр. «Башта бөтен
кварталны периметр буенча төзергә тәкъдим ителгән иде. Бу Нариманов урамындагы
тарихи корылмага шактый нык басым ясады. Тик аннары концепцияне үзгәрттеләр,
һәм бу проблема хәл ителде», - дип сөйләде шәһәрнең баш архитекторы. Ул
билгеләп үткәнчә, иске биш катлы йортларны, тулай торакларны, тугыз катлы
йортларны һәм яңа төзелешләрне берләштерү бурычы тора иде. Утырышта
катнашучылар проектны эшләп бетергәннән соң сыйфатлы үзгәрүен ассызыкладылар. «Үсәбез,
бу проектка карау рәхәт. Территориянең хәзерге хәле нинди булуын һәм нәрсә
килеп чыгасын чагыштырыгыз гына», - дип билгеләде Казан Мэры. «Брусчатка,
яшелләндерү, яктырту рәвешендәге барлык бу нечкәлекләрне без рәсемнәргә
караганда да матуррак тормышка ашырырга тиеш. Бу бик мөһим», - дип өстәде
И.Метшин.
Утырышта катнашучыларда Большая Красная урамында
Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең яңа бинасын
төзү проекты күп сораулар тудырды.
К.Маркс урамы, 8/13 адресы буенча урнашкан кунакханә
сервисы объекты өчен җайлаштырылган ишегалды корылмасын реконструкцияләү
проекты турындагы фикерләр дә бүленде. И. Төхвәтуллина проект белән бер югары
кат төзергә, ә бинаның икенче ягынан барлык тәрәзәләрне тулысынча алырга
тәкъдим ителүен әйтте – шулай итеп, бина барлык нормаларга туры киләчәк. «Әгәр
без мондый төзелешкә юл куйсак, бу зур хата булачак. Участок бик тыгыз. Бу
мәдәни мирас объекты булган тарихи территория. Бу бина күләмнәре буенча да,
архитектурасы буенча да монда туры килми», – дип шәрехләде мәдәни мирас
объектларын саклау буенча ТР Комитеты рәисе урынбасары Светлана Персова.
Волков урамындагы шәхси торак йорт проекты эшләп
бетерүне таләп итә. Архитектор Николай Новиков проектның икенче вариантын
әзерләргә вәгъдә итте.
Комиссия утырышында соңгысы итеп Г.Исхакый урамында
Колхоз базары территориясендә урнашачак «Фудмолл» җәмәгать туклануы
предприятиесе проекты турында фикер алыштылар. Казанның баш архитекторы
сүзләренә караганда, бу урын өчен бердәм концепция эшләргә кирәк, һәм
участоклар милекчеләре моңа әзер. «Без монда булган мәйданны торгызырга тәкъдим
итәбез. Һәм, шуңа бәйле рәвештә, объектны бу булачак концепция кысаларында
тормышка ашыру», – дип өстәде И.Төхвәтуллина.
Ахырдан шәһәр Мэры сораулар тудырган барлык
объектларга чыгуны оештырырга кушты, һәм шуннан соң алар буенча карар кабул
ителәчәк.