(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). Бүген Казанда РФ Хөкүмәте Рәисе
урынбасары Марат Хөснуллин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры
Илсур Метшин алданган өлешчеләрнең төзелеп беткән күп фатирлы йортларында
булдылар.
Маршрутның беренче пункты Зур Урам урамындагы «МЧС» торак комплексы
булды. Аның баштагы төзүчесе - «Фон»компаниясе. Өлешле катнашуның беренче
килешүләре 2011 елда төзелгән, ә йортларны 2014 елның өченче кварталында
тапшыру планлаштырылган була. Әмма 2019 елда йорт салучы банкрот дип табылды.
2020 елның июнендә йортларны төзүче – Гражданнарның – өлешле төзелештә
катнашучыларның хокукларын яклау Татарстан Республикасы фонды булды.
Объектларда төзелеш-монтаж эшләрен «Ак Таш» СМК» ҖЧҖ алып бара. Бүгенгә 2-нче
номерлы МЧС торак йорты файдалануга тапшырылды, ә атап әйткәндә, 522 фатир,
кладовой бүлмәләр, парковкалар. Төзелешне тәмамлау Гражданнарның – өлешле
төзелештә катнашучыларның хокукларын яклау Татарстан Республикасы фонды белән
төзелгән килешүләр кысаларында өлешчеләргә ярдәм итүнең федераль программасы
буенча гамәлгә ашырылды. Төзелешне финанслау Татарстан Республикасы акчалары
исәбеннән дә, федераль бюджеттан да гамәлгә ашырылды.
Рөстәм Миңнеханов, Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасының төзелеш,
архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, шулай ук
Казан Мэры Илсур Метшин йортны, ишегалды территориясен карап чыктылар, яңа
фатирларга керделәр, шулай ук өлешләп түләүчеләр белән аралаштылар. Торак
хуҗалары республика җитәкчелегенә һәм федераль үзәккә төзелеш эшләрен
тәмамлауда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «МЧС» торак комплексында тагын 2
проблемалы объект кала, аларны файдалануга кертү шулай ук 2021 елга
планлаштырылган. «МЧС» торак комплексының 3-нче һәм 4-нче номерлы йортларын
тапшырганнан соң, 451 һәм 253 гражданның хокуклары торгызылачак.
Аннары күчмә киңәшмәдә катнашучылар Достоевский урамында урнашкан 57-нче
номерлы күп фатирлы торак йортны (иң иске озак төзелешләрнең берсен) карадылар.
Гражданнар белән өлешләп катнашу буенча беренче шартнамәләр 2003 елда төзелгән,
төзүче ролендә Рәшит Аитовның «Свей» фирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
булган. Йортны тапшыру 2005 елның беренче кварталында булырга тиеш иде, әмма
төзелеш эшләре туктатылган, ә 2011 елда төзелеш компаниясе банкрот дип табылган.
Объекттагы эшләр 2020 елның июнендә, 2020 елның маенда хокуклар
Гражданнарның – өлешле төзелештә катнашучыларның хокукларын яклау Татарстан
Республикасы фондына тапшырылганнан соң яңартылды. Төзелеш эшләре «Бриз»
компанияләр төркеменә керә торган «Садака» подряд оешмасы тарафыннан башкарыла.
Достоевский урамы, 57-нче торак йортны төзеп
бетерү эшләрен финанслау республика
акчалары исәбеннән дә, федераль бюджеттан да гамәлгә ашырыла.
Достоевский урамындагы күп катлы йортта Рөстәм Миңнеханов, Марат
Хөснуллин һәм башкалар фатирларны карап чыктылар, төзелеш сыйфатын бәяләделәр.
Бу объект якын арада файдалануга тапшырылачак, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.
Видеорепортаж