(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель, Екатерина Виславская). Быел Казанда магистральләрне төзү һәм
проектлауга 6,5 млрд сум бүлеп биреләчәк, шуның нәтиҗәсендә иң масштаблысы –
Вознесенское тракты төзү булган мөһим проектлар гамәлгә ашырылачак. Бүген
эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр хакимиятенә май бәйрәмнәре
чорында мобилизацияләнергә һәм эшләрне тулы көченә башлап җибәрергә кушты.
«Без алдагы 50 һәм 25 ел элек булган гаять зур
үзгәртеп коруларны, төзелешләрне дәвам итәбез, – диде Мэр. –Май бәйрәмнәре
безнең өчен түгел, без подрядчылар белән бергә шәһәр буенча эшләрнең бөтен юл
картасын анализлыйбыз һәм җыячакбыз. Бәйрәмнәр эшне көчәйтергә мөмкинлек бирә,
чөнки юлларда машиналар һәм җәмәгать транспорты азрак булачак».
Казан Мэры юл картасы һәм аларны башкарганда килеп
чыгарга мөмкин проблемаларны бергәләп хәл итү мөмкинлекләре турында фикер алышу
өчен, 2021 елгы юл эшләрендә катнашу өчен җәлеп ителгән подрядчы оешмалар белән
тышкы төзекләндерү комитеты, район администрацияләре вәкилләре катнашында
киңәшмә үткәрерүне йөкләде.
«Бик көчле башларга кирәк! Эш күләме зур. Аны төгәл
оештыру мөһим. Бу без башкарырга тиешле», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Вознесенское трактында
эшләрнең күп өлеше җир астында уза
Быел 3,8 км озынлыктагы Вознесенское трактының беренче
участогы – Әмәт магистраленнән Җиңү проспектына кадәр төзелә башлый. Автомобиль
юлларын төзү өчен җир әзерләү һәм инженерлык коммуникацияләрен яңарту башланган
инде.
Киләчәктә алты полосалы магистральнең гомуми озынлыгы,
яңа Генплан нигезендә, 10 км чамасы тәшкил итәчәк. Бу шәһәр өчен зур әһәмияткә
ия тагын бер зур магистраль булачак, дип билгеләде Казан Башкарма комитеты
җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев. Киләчәктә ул Мамадыш трактын, өлешчә –
Оренбург трактын бушатачак,
Вознесенское, Олы Клыки, Самосырово, Салмачы, Привольный, Вишневка Казан
бистәләрендә һәм «Весна» торак комплексында яшәүчеләрнең проблемаларын хәл
итәчәк.
«2021 ел Вознесенское тракты төзелеше башлану белән юл
инфраструктурасы тарихына кереп калачак. Бу зур магистраль, Мамадыш тракты
дублеры», – диде шәһәр башлыгы. Ул билгеләп үткәнчә, бу бик җаваплы проект –
Әмәт магистраленнән Җиңү проспектына кадәр булган, ике юл чишелеше булган,
җәяүлеләр кичүе булган дүрт километрлы участокта гына эшкә 12 млрд сум
юнәлтеләчәк.
Өстәвенә, әлеге суммадан турыдан-туры юл өслеген
төзекләндерү өчен 3 млрд сум кирәк, калган акчалар, барыннан да элек, коммуналь
челтәрләрне күчерүгә тотылачак. «Гадел сорау – каян шундый бәя. Теләсә нинди
юл, магистраль, шул ук Җиңү проспекты һәм Рихард Зорге урамы, – алар челтәрләр.
Бу - кеше күзенә күренми торган җир асты коммуникацияләре: су белән тәэмин итү,
канализация, җылылык үткәргечләре, җир асты электр челтәрләре һәм башкалар –
нәкъ менә юл үзәге буйлап узалар».
Тихорецк урамы участогы дүрт
полосага кадәр киңәйтеләчәк, ә Оренбург трактында борма юл барлыкка киләчәк
Башка эре инфраструктура проектлары арасында – Зур
Казан боҗрасы участогы төзү. Быел яңа участокта эш башланачак: Тихорецк
урамыннан Магистраль урамына кадәр ике полосадан дүрткә кадәр киңәйтеләчәк.
Хәзерге вакытта биредә җир эшләре, җир асты коммуникацияләрен күчерү һәм
вакытлы юл салу эшләре алып барыла. Зур Казан боҗрасы реконструкцияләнә
башлаганчы Меховщиклар урамында рөхсәт документлары рәсмиләштерелә.
«Салават күпере» торак комплексыннан чыкканда
юл-транспорт хәлен яхшырту өчен Осиново урамын киңәйтү проекты эшләнде. Хәзер
киңәю чигенә керә торган 23 күчемсез милек объектын сатып алу өчен кирәкле
документлар әзерләнә.
Идел буе районында Оренбург тракты буйлап җир эшләре
һәм коммуникацияләрне яңадан көйләү эшләре алып барыла. Әлеге конструкция «Урман
шәһәрчеге», «М-14» һәм «Палитра» микрорайоннарыннан чыкканда юл-транспорт
ситуациясен яхшыртуга юнәлтелгән. Бормалы юл салу эшләрен бу елның октябрендә
тәмамлау планлаштырыла.
Горький шоссесының дублеры
машин йөртүчеләре өчен «тормыш юлы» булачак
Киров районында Несмелов урамыннан алып «Серебряный
бор» торак комплексына кадәр 4 полосалы автомобиль юлы – Горький шоссесы
дублеры төзелеше дәвам итә. Несмелов урамыннан Бишбалта буасына кадәр 1,5 км
озынлыктагы әлеге магистральне төзүнең беренче этабы узган ел тәмамланды.
Хәзер, икенче этапта, җир эшләре алып барыла, инженерлык коммуникацияләрен
яңарталар.
«Бу участокта безгә 313 күчемсез милек объектын сатып
алу белән катлаулы мәсьәләне хәл итәргә туры киләчәк. Хәзерге вакытта
объектларны бәяләү һәм милекчеләр белән килешүләргә кул кую бара», – дип хәбәр
итте И.Куляжев.
Үз чиратында Казан Мэры бу магистральне «тормыш юлы»
дип атады, чөнки шәһәргә керү һәм аннан Горький шоссесы буенча чыгу һәрвакыт
авыр булды, ә бүген анда актив төзелеш алып барыла.
Мәүлүтев урамындагы җир асты
кичүе укучыларның һәм спортчыларның куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк
Мәүлүтев урамы буенча җир асты җәяүлеләр кичүе төзү
планлаштырылган, ул «Горки» метро станциясенә, 18-нче номерлы хастаханәгә,
халыкара мәктәпкә һәм 2020 елда төзелгән «Максат» футбол манежына җәяүлеләр
өчен куркынычсыз юлны тәэмин итәчәк. Эшләрне 2022 ел башында тәмамлау
планлаштырыла, дип хәбәр итте И.Куляжев.
«Санап
үтелгәннәрдән, һичшиксез, хәрәкәт иминлеге өчен мөһим булып узган елда Оренбург
трактында башланган борылма юл һәм Мәүлүтев урамындагы җир асты кичүе тора, –
дип билгеләде Илсур Метшин. – Аның җир астыннан булуы мөһим. Анда медицина
кластеры куәтләрен арттыра: Идел буе һәм Вахитов районнары халкына хезмәт
күрсәтүче травматология һәм хастаханә, шулай ук мәктәп, технология университеты
корпусы, «Максат»футбол манежы. Шуңа бәйле рәвештә халыкның, шул исәптән
балаларның куркынычсызлыгын арттыру өчен җәяүлеләр өчен юл салыначак».