(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель, Ксения Швецова). Казанда татар телен өйрәнүгә
багышланган «вируслы видеороликлар» эшли башлый. Аларны иҗтимагый электр
транспортында, сәүдә үзәкләрендә, кунакханәләрнең фойесында һәм башка
мәйданчыкларда цифрлы панельләрдә күрсәтәчәкләр. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма
комитетында эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин игълан итте. «Бөек татар
шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуны бәйрәм итү көнендә без әлеге
мөһим проектны эшләтеп җибәрәбез», – диде И.Метшин.
Яңа проект Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы
кысаларында старт ала. «Бу зур эшнең башы, без аны үзебез өчен приоритет
буларак билгеләдек, – диде Мэр. – Болар барысы да туган телләрне, шул исәптән
татар телен саклап калуга ярдәм итәр дип өметләнәм. Без балаларыбызга, яшьләргә
яхшы үрнәк күрсәтәчәкбез һәм күпмилләтле Татарстанның барлык халыклары телләре
сакланып кына калмыйча, үссен өчен барысын да эшләячәкбез».
Видеороликлар ярдәмендә шәһәр халкы татарча гади
җөмләләргә өйрәнә алачак, аерым алганда, яңа мөрәҗәгатьләр, сөйләм әйләнешләрен
өйрәнәчәк. Барлык роликлар татар теленең башлангыч дәрәҗәсенә йөз тота һәм
балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы булачак, дип ышандыра проект авторлары.
Роликларның төп максаты – татар телен шәһәр халкы һәм
шәһәр кунаклары өчен кызыклы, мавыктыргыч форматта тәкъдир итү, дип аңлата
проектны оештыручыларның берсе, «Сәлам» татар теленең заманча дәреслекләре
авторы Рашат Якупов. «Төп ният татар телен белмәгән ватандашлар аның кызыклы
аспектларын күрә алсын өчен», – дип өсти ул.
Соңрак видеороликларны социаль челтәрләрдә дә карарга
мөмкин булачак, һәм теләгән һәркем үз дуслары һәм якыннары белән үз
аккаунтларында карый һәм уртаклаша алачак.