(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март, Ксения Швецова). Быел Казан торак
фондының 25%-ын җылылык белән тәэмин итүче «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте 4
котельныйны яңартырга һәм 11 км дан артык җылылык челтәрен реконструкцияләргә
планлаштыра. Уздырыла торган эшкә карамастан, җылылык челтәрләренең тузуы 60
процентка якын һәм ел саен арта бара. «Коммуналь шәһәр хуҗалыгы челтәрләренең
тузу проблемасы – ул безнең илнең теләсә кайсы шәһәренең авырткан җире.
Муниципалитетлар үз көчләре белән генә инде совет чорындагы тузган коммуналь
челтәрләр системасын берни эшләтә алмый. Без бу хакта берничә тапкыр сөйләштек
– коммуналь инфраструктура объектларын ремонтлау буенча федераль программа
кирәк», – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбедә.
«Казэрнерго» җылылык
инфраструктурасын ремонтлауга 251 млн сум акча бүләчәк
Узган ел «Казэнерго» 256 млн сумлык җылылык-энергетика
җиһазларын реконструкцияләде һәм ремонтлады, бу җылыту сезонын аварияләрсез
үтәргә мөмкинлек бирде, дип хәбәр итте акционер җәмгыятьнең генераль директоры
Рөстәм Абдулхаков. Предприятие планлы рәвештә биналары һәм җиһазлары үз
ресурсларын эшләгән нәтиҗәсез котельныйларны эксплуатацияләүдән чыгара. Әйтик,
узган ел Лобачевский, 15/32 адресы буенча урнашкан котельный, кулланудан
чыгарылды, кулланучылар «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте филиалы квартал
җылылык бирү станцияләренең җылылык челтәрләренә күчерелде.
«Быел без 251 млн сумлык эш башкарырга планлаштырабыз,
шул исәптән 11,05 км җылылык челтәрен һәм 0,5 км кайнар су челтәрен
төзекләндерергә, 4 котельныйны яңача үзгәртергә, 5 котельныйны һәм бер төтенле
торбаны яңартырга, 18 бинаны һәм 10 төтен торбасын капиталь төзекләндерергә
уйлыйбыз», – дип сөйләде Р.Габделхаков.
Моннан тыш, агымдагы елда Космонавтларны, 21 адресы
буенча котельныйны эксплуатациядән чыгарып, кулланучыларны үз чыганагына күчерү
планлаштырыла, дип өстәде ул.
Төп фондларның таушалуы ел
саен 0,3-0,5% ка арта
Бүген котельныйларның дүрттән бер өлеше диярлек түбән
нәтиҗәле, зыянлы, мораль һәм физик яктан искергән җиһазлар, биналарның югары
дәрәҗәдә тузган булуы белән аерылып тора. Төп фондларның тузуы җылылыкны тәэмин
итүнең ышанычлылыгын киметүгә китерә һәм бүгенге көндә җитди проблема булып
тора, дип билгеләп үтте Р.Габделхаков.
«Без гамәлдәге котельныйларны энергоэффективлы заманча
блок-модульле котельныйларга алмаштыруда, шулай ук җылылык челтәрләренең тузган
участокларын алмаштыруда күрәбез, – диде предприятие генераль директоры. –
Котельныйларның һәм җылылык челтәрләренең тузу дәрәҗәсен ел саен киметергә
мөмкинлек бирәчәк чараларның бәясе гамәлдәге тарифларга өстәмә рәвештә елына
300 млн сум тәшкил итә».
«Казэнерго» җитәкчесе сүзләренчә, җылылык энергиясенә
тарифта бүлеп бирелгән акчалар предприятие үсеше өчен генә түгел, ә тузу
дәрәҗәсе үсешен тоткарлау өчен дә җитәрлек түгел.
Бүгенге көндә төп җитештерү фондларының тузуы 57,5%
тәшкил итә, шул исәптән җылылык челтәрләренең тузуы – 59,5%. Ел саен ул арта
бара, дип билгеләде Р.Габделхаков. «Челтәрләрне алыштыруның минималь норматив
дәрәҗәсендә ел саен гомуми күләмнең 4%-ы алмаштырыла, алыштыруның факттагы
күләме 2,5-3,2% тәшкил итә, – дип аңлатты ул. – Тузганлык дәрәҗәсенең тиешле
артуы, нигездә, кулланучыларны технологик тоташтыру кысаларында яңа объектлар
кертү белән тоткарлана, әмма шул факторны исәпкә алып та, төп фондларның тузуы
ел саен 0,3-0,5% ка арта».
Җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыру өчен
предприятиенең 10 котельный предприятиесенең искергән һәм тузган җылылык белән
тәэмин итү системаларын комплекслы реконструкцияләү таләп ителә. Бүген,
Р.Габделхаков сүзләренчә, аларда эшләнә торган җылылык энергиясенең үзкыйммәте
билгеләнгән тарифтан бер ярым-ике тапкыр югарырак. Финанслауның тиешле күләме
250 млн сум тәшкил итә.
«Федераль үзәк безне ишетер
дип өметләнәбез»
Торак-коммуналь хуҗалык челтәрләренең тузу проблемасы
Казан өчен генә түгел, ә Россиянең башка шәһәрләренең күпчелеге өчен дә
актуаль, һәм аны коммуналь хуҗалык объектларын ремонтлау буенча махсус федераль
программа эшләгәндә генә хәл итеп була, диде Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы Идел
буе шәһәрләре ассоциациясе исеменнән Торак фондын капиталь ремонтлау
программасы үрнәге буенча мондый программа булдыру тәкъдиме белән чыктым, аңа
федераль, региональ һәм җирле бюджетлар, шулай ук коммуналь өлкә
предприятиеләренең инвестиция программалары акчалары җәлеп итәргә кирәк, дип
искә төшерде.
«Без бу хакта
төрле дәрәҗәләрдә сөйләшәбез, һәр мәйданчыкны кулланабыз. Безне федераль
хөкүмәттән коллегалар ишетер дип өметләнәбез, – диде Мэр. – Мин Идел буе
шәһәрләре ассоциациясе рәисе буларак чыгыш ясыйм һәм Россия шәһәрләрендә
коммуналь челтәрләрне капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү буенча
федераль программа кирәклеге турында сөйлим».
И.Метшин искә төшергәнчә, узган атнада Казан
журналистларына «Заречная» канализация-насос станциясе төзелеше буенча эш
нәтиҗәләре тәкъдим ителде. «Без мактаулы бәяләмәләрне шул исәптән федераль
Төзелеш министрлыгыннан да алабыз. Әмма бу санаулы гына мисаллар, ә мондый
проектлар Казан буенча гына да унлап булырга тиеш», – диде И.Метшин.
Акча җитмәүгә һәм предприятиеләрнең инвестицион
мөмкинлекләре аз булуга карамастан, Казанда торак-коммуналь хуҗалык объектларын
реконструкцияләү эше дәвам итәчәк, дип өстәде Мэр. «Без системалы рәвештә ел
саен шәһәрнең коммуналь хуҗалыгы эшенең ышанычлылыгын үстерәбез, бу хакта һәр
җылыту сезонының бернинди проблемаларсыз тәмамлануы сөйли. Хәл итәчәкбез һәм
мөмкинлекләрдән чыгып эш итәчәкбез», – дип нәтиҗә ясады И.Метшин.