(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче март, Алена Мирошниченко).
Иртәгә Казанның Киров районындагы Пилот урамында 101-нче номерлы «Мин үзем» яңа
полилингваль балалар бакчасы ачыла. Бу шәһәрдә сан буенча алтынчы полилингваль
мәктәпкәчә учреждение. Биредә балалар заманча интерактив җиһазлар ярдәмендә
рус, татар һәм инглиз телләрен өйрәнәчәкләр, робототехниканы үзләштерәчәкләр
һәм мультфильмнар ясаячаклар, шулай ук уен формасында чүп-чарны аерырга өйрәнәчәкләр.
Яңа балалар бакчасын Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин һәм ата-аналар
карады.
Уникаль кадрлар, авторлык методикасы, экрандагы меню
Балалар бакчасы төзелеше бер ел элек башланган иде. 340 урынлы
мәктәпкәчә учреждениедә 18 төркем эшләячәк, шуларның 10-сы яслеләр, ә икесе
аутистик спектр бозылу һәм психик үсешнең тоткарлыгы булган балалар өчен
каралган. Садик тест режимында беренче тәрбияләнүчеләрне кабул итә, ә иртәгедән
тулы куәтенә эшли башлаячак.
Мэр белән бергә беренче тапкыр бакчаны карап кайткан әниләр үзләренең
соклануларын яшермәделәр. Ясле төркемнәренең йокы бүлмәләрендә биек бортлы
гадәти булмаган караватлар аларда зур кызыксыну уятты, шуның аркасында сабыйлар
йокы сәгатендә бер-берсенә комачауламаячаклар, шулай ук музыка дәресләре өчен
зал. Хәер, монда адым саен гаҗәпләнергә була.
Холлда экраннар урнаштырылган, анда ата-аналар балаларның көнлек менюсы
белән таныша алачак. «Без шулай ук пешекчеләрнең ризык әзерләүен реаль вакыт
режимында күрсәтергә планлаштырабыз. Бездә гомер буе мәктәпкәчә белем бирү
учреждениеләрендә эшләгән белгечләр эшли – алар балаларны ничек дөрес һәм тәмле
ашатырга икәнен белә», – дип сөйләде балалар бакчасы мөдире Лилия Галиева.
Киң спорт залы кирәкле инвентарь белән җиһазландырылган, шул исәптән
балалар тренажерлары комплексы белән. Ә балалар белән җиңел атлетика буенча
Россия чемпионы Анна Крылова шөгыльләнәчәк – ул балалар бакчасында физкультура
буенча инструктор булып эшләячәк. Коридорларда үстерүче уеннар – бизибордлар,
магнит шахмат такталары урнаштырылган.
Телләрне балалар махсус дәресләрдә генә түгел, ә инженерлык белеме
дәресләрендә дә үзләштерәчәкләр, аларда балалар робототехника, мультстудия һәм
математика өйрәнәчәкләр.
Бакча штатында барлыгы уртача яше 35 яшьтә булган 42 хезмәткәр. Барлык
тәрбиячеләр дә югары белемле, ә аларның 60%-ы рус һәм татар телләреннән тыш
инглиз телен дә белә. Балаларны дүрт ел элек Лилия Галиева җитәкчелегендә аның
элеккеге эш урынында, 81-нче номерлы балалар бакчасында, эшләнгән авторлык
методикасы буенча укытачаклар. Барлык тәрбиячеләр әлеге методика буенча укулар
үттеләр. Балалар бакчасыннан чыгарылышта нәниләр инглиз һәм татар телләрендә
кимендә 500 сүз беләчәкләр.
Балалар бакчасында музыка һәм физкультура заллары, телләрне өйрәнү өчен
лингафон кабинет, методик кабинет, логопед һәм психолог кабинетлары, татар теле
класслары, универсаль сыйныфлар, медицина блогы, азык-төлек блогы, кер юу
урыны, ә учреждение территориясендә спорт-уен мәйданчыклары җиһазландырылган.
«Сез чүп-чарны гына аерып калмыйча, экологиядәге
иртәгәсе көн өчен безнең җаваплылыкны да бүлешүегез мөһим»
«Мин үзем» балалар бакчасы шәһәрнең өч мәктәпкәчә учреждениесенең
берсенә әверелде, анда Россиядә тиңе булмаган чүп-чар җыю проекты кертеләчәк. «Хәзер
махсус контейнерлар шәһәрнең һәр мәктәбендә урнаштырылган. Хәзер без шул ук
эшне барлык балалар бакчаларында да оештырырга телибез. Бу Россиядә уникаль
күренеш. Башта без техник бирем эшләдек, ә Казан подрядчысы калдыкларны аерым
җыю өчен беренче 11 чүп савытны әзерләде», – дип сөйләде шәһәр башлыгына
башлангыч турында мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.
«ТД КСК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Александр Милютин
Мэрга чүп савытларының куркынычсыз материалдан – азык-төлек полиэтиленныннан
әзерләнүе турында сөйләде, алар уеннар вакытында дәресләрдә куллануда уңайлы,
аларның биеклеге 75 см дан да артмый. Почмакларның түгәрәкләнгән булуы,
эшләнмәләрнең кырыйларын сыйфатлы эшкәртү – мөһим параметр. Капкачлары
геометрик уемнарга ия – төсле
өчпочмаклы, шакмак, түгәрәк кайма белән – бу сәламәтлекләре чикләнгән балалар
өчен бик мөһим. «Мәгълүмати, җиңел һәм, иң мөһиме, куркынычсыз конструкцияләр
ясау бурычы куелды. Бу прототип, киләчәктә капкачларда тактиль рәсемнәр
ярдәмендә начар күрүче балалар өчен контейнерларны җайлаштырырга мөмкин булачак»,
– дип сөйләде Александр Милютин.
Әниләр бу проектны бик кызыклы инициатива дип атады.
«Күп йортларның ишегалларында чүп-чарны аерым җыю инде кертелгән. Безнең
шәһәрдә 75 мең бала мәктәпкәчә учреждениеләргә йөри, 149 мең – мәктәпләрдә
укый. Шуңа күрә безнең алдагы планнарыбыз – балалар, кечкенә ярдәмчеләр аша,
Казан һәм илебезнең яңа халкы буынын тәрбияләү, – дип мөрәҗәгать итте
ата-аналарына И.Метшин. – Кешеләрнең кечкенәдән калдыкларны аеру кирәклеген
аңлаулары һәм моның аша табигатьне саклаулары мөһим. Без Казан калдыкларны тулысынча
сортларга аеручы беренче шәһәр булыр дип өметләнәбез. Бу безнең иртәгәге көн.
Хәзер әти-әниләргә зур үтенеч – бу проектны хупларга һәм балаларны бакчаларда
һәм мәктәпләрдә генә түгел, өйдә дә экологик яшәү рәвешенә өйрәтергә. «Сез
чүп-чарны гына аерып калмыйча, экологиядәге иртәгәсе көн өчен безнең
җаваплылыкны да бүлешүегез мөһим». Ата-аналар бу инициативаны хупларга әзер
булуларын белдерделәр: «Без ике куллап риза».
«Бик матур балалар бакчасы! Безгә бәхет елмайды», – дип фикерләре белән
уртаклаштылар тәрбияләнүчеләрнең әниләре яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
турында.
Яңа балалар бакчасын шулай ук Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
башлыгы Сергей Миронов карады.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казан балалар бакчаларына 75 мең бала йөри,
шуларның 4 меңе – 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр. Яшь шәһәрлеләр өчен 326 мәктәпкәчә
учреждение (314 балалар бакчасы, 10 урта гомуми белем бирү мәктәбенең
мәктәпкәчә бүлеге һәм 2 прогимназия) эшли. Аларның 93-ендә балаларның өстәмә
рәвештә инглиз телен өйрәнү мөмкинлеге бар.
Әйтергә кирәк, 2020 елда Татарстан башкаласында 2340 урынлык 10 балалар
бакчасы төзелгән, быел шәһәрдә 1690 урынлы тагын 8 учреждение төзү планлаштырыла.