(Казан шәһәре
KZN.RU, 1-нче март, Алинә Бережная). Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты
белгечләре Казансу елгасының үсеш стратегиясен тормышка ашыру кысаларында,
унике паркны проектлауга әзерлек өчен, 16 мең җир кишәрлегенә аудит үткәргән.
Моннан тыш, Несмелов урамыннан алып М7 «Идел» федераль трассасына кадәр,
Казанның Киров районындагы «Серебряный бор» торак комплексы аша автомобиль
юлының икенче чиратын төзү максаты белән, 262 җир кишәрлеген алу өчен
документлар әзерләү эшләре бара. Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, эшнең бу мөһим өлеше еш кына сизелми кала, ләкин
аннан башка мөһим объектлар төзү мөмкин түгел.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат
Галәветдинов һәр кишәрлекнең экспертлар бәяләмәсе узуы турында әйтте. 2020 ел
нәтиҗәләре буенча, Зур Казан боҗрасы һәм Несмелов урамыннан М7 «Идел» федераль
трассасына кадәрге автомобиль юлы төзелгәндә 58 килешү төзелгән.
Моннан тыш, узган ел, шәһәргә җәмәгать киңлекләрен
булдыру һәм яңарту өчен, 50 гектардан артык мәйданлы 53 җир кишәрлеге бирелгән,
шул исәптән «Авангард» скверы, Дәрвишләр торак массивындагы парк, Түбән Кабан
күле яр буе һәм башка әһәмиятле объектлар.
«Бу – кеше күрми торган көндәлек эшләр, ләкин бу тырышлыклардан башка
зур җиңүләр булмый. Мисал өчен, унике паркны проектлауга керешү өчен, җир һәм
милек мөнәсәбәтләре комитеты белгечләре аудит уздырды һәм 16 мең җир кишәрлеге
әзерләде», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.