(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март, Алинә Бережная). 2020 ел нәтиҗәләре
буенча Казанда бюджеттан салым булмаган керемнәр үсеше теркәлгән. Муниципаль
милекне арендалау һәм сату планы 13,7%-ка арттырып үтәлгән – 1,5 млрд сум
урынына 1,7 млрд сум кергән. Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, салым
булмаган керемнәр – шәһәр казнасын тулыландыруның иң мөһим чыганакларыннан
берсе. «Без авыр елны план күрсәткечләрен арттырып тәмамладык, һәм бу без
эшкуарлык берләшмәсенә каршы килүгә карамастан, кайберәүләргә түләүләрне
кичектереп тордык, кайберләренә, гомумән, аларны кире кактык», – дип билгеләде
ул бүген Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә.
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат
Галәветдинов искә төшергәнчә, узган ел арендаторларга, ягъни кече һәм урта
эшмәкәрлек субъектларына, шулай ук аеруча зыян күргән оешмаларга һәм
эшмәкәрләргә җир кишәрлекләре һәм мөлкәт өчен аренда түләвен 34 млн. сумга
кичектереп тору, ә кайберәүләрнең 2,3 млн. сум түләүдән азат иелгәнлеге турында
искәртте.
Салым булмаган керемнәр структурасына килгәндә, җирне
арендалаудан һәм сатудан шәһәр бюджетына 1,4 млрд сум акча кергән, шуның 979
млн сумы – җир өчен аренда түләвеннән, 452,2 млн сумы – җир сатудан. Шулай ук
256 млн сум – милекне сатудан һәм арендалаудан алынган керемнәр, тагын 22 млн
сум – муниципаль унитар предприятиеләр табышыннан күчерүләр.
Гомумән алганда, соңгы 5 елда салым булмаган керемнәр
салмак кына кимегән. «Керемнәрне кыскарту казнага табыш китерә торган мөлкәтнең
һәм җир участокларының ел саен югалуы белән бәйле. Арендалана торган биналарны
һәм җир кишәрлекләрен сату-алу килешүләре төзелә, милеккә сату буенча торглар
үткәрелә», – дип аңлатты Р.Галәветдинов. Шул ук вакытта, керемнәрнең гомуми
кимүенә карамастан, комитет ел саен салым булмаган керемнәр җыю планын үти.
Шул ук вакытта Казанда ел саен милектән түләүсез
файдалану килешүләре саны арта. 2020 елның 31-нче
декабренә комитетта дәүләт учреждениеләре, дини, иҗтимагый һәм шәхси оешмалар
белән түләүсез файдалану турында 249 актив килешү төзелгән. Әйтик, узган ел
Максимов урамында түләүсез файдалануга тапшырылган бинада күпфункцияле үзәк
ачылган. Инде күпфункцияле үзәк Груздев урамындагы шундый ук биналарда эшли.
Быел Чистай урамындагы 5 нче йортта тагын бер пункт ачу планлаштырыла, бинада
хәзер ремонт бара.
Ел нәтиҗәләре буенча шәһәр казнасында 167 күчемсез
милек объекты, 91 мең берәмлек күчемле милек кабул ителгән. Татарстан
башкаласында барлыгы бюджеттан финансланучы 662 муниципаль учреждение эшли. «Соңгы 3 елда бюджет учреждениеләре саны артты. Бу
социаль объектларның актив төзелеше турында сөйли», – диде Ренат Галәветдинов.
И.Метшин шәһәр балансына күчемсез милек объектларын
кабул итү – мөһим һәм җентекле эш, аны
дәвам итәргә кирәк, дип ассызыклады. «Хуҗалык әйләнешенә 167 күчемсез милек объекты
кабул ителде – бу тәртипкә салу гына түгел, шулай ук хуҗасыз челтәрләр дә азая
бара, әмма шул ук вакытта бюджетка йөкләмә дә йөкләнә, объектларны карап
тотарга, агымдагы һәм капиталь ремонт үткәрергә кирәк. Шәһәр
инфраструктурасында «ак таплар» булдырмаска
омтылырга кирәк», – дип йомгаклады Казан Мэры.