(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин
капиталь төзелеш объектларын проектлау сыйфатын арттырырга чакырды. «Гади
тартмалар төзү җитәр, архитектураны ташта катып калган музыка буларак аңлауга
кайтырга кирәк. Без попсадан, артык гади карарлардан туйдык», – диде шәһәр башлыгы
бүген Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе барышында. Ул билгеләп үткәнчә,
шәһәр төзелеше тармагын үстерү белән Шәһәрне үстерү институты шөгыльләнәчәк,
аны булдыру быел планлаштырыла, ә институтның архитектура юнәлешен Татьяна
Прокофьева җитәкләячәк. Исегезгә төшерәбез, ул 2009 елдан 2019 елга кадәр
Казанның баш архитекторы иде.
«Архитектура музыкасының нинди стилен сайлап алу
турындагы карар инде профессионаллар кулында. Бу юнәлештә шәһәрнең баш
архитекторы, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе эшли. Моннан тыш, без бу
мәсьәләләр белән көн саен Шәһәр үсеше институты шөгыльләнергә тиешлеген аңладык»,
– дип ассызыклады Мэр.
Бүгенге көндә Казанда проектлауга киткән чыгымнар
төзелеш бәясенең 3-5%-ын кадәр тәшкил итә, шул ук вакытта көнбатыш илләрендә бу
күрсәткеч 10-15% тәшкил итә, өстәвенә проектлауга безнекенә караганда озаграк вакыт
бирелә, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат
Нигъмәтҗанов.
«Дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, төзелеш башланганчыга
кадәрге җентекләп ясалган проект объектны төзегәндә вакытның һәм чыгымнарның сизелерлек кимүенә китерә,
шулай ук аны эксплуатацияләгән вакытта чыгымнарны киметә, – диде
А.Нигъмәтҗанов. – Бездә исә төзелеш эшләрен тизрәк башларга теләп, уникаль һәм
сыйфатлы продукт булдыру турында кайгыртмыйча, объектны проектлаганда вакыт һәм
акчаны янга калдыру тәҗрибәсе бар. Бу шәһәр мохитенең начарлануына һәм шәһәрнең
җәлеп итүчәнлеген югалтуга китерә».
Мондый мөнәсәбәтнең нәтиҗәсе булып, еш кына
объектларны кабул итү һәм тапшыру стадиясендә булган күп санлы суд тикшерүләре,
төзелеш җитешсезлекләре аркасында эксплуатацияләүгә киткән чыгымнар, энергия
чыгымнары арту тора, дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче
урынбасары.
А.Нигъмәтҗанов фикеренчә, үткәрелгән тендер нәтиҗәләре
буенча, проект оешмаларын конкурс нигезендә билгеләү практикасын кертү бу
проблеманы хәл итүгә
мөмкинлек бирер иде. «Бу төзелә торган объектларның сыйфатын яхшыртырга, шулай ук шәһәрнең
кабатланмас йөзен булдырырга һәм аның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырырга
мөмкинлек бирәчәк, – дип ышана А.Нигъмәтҗанов. – Мондый тәҗрибәнең үрнәге булып
Кабан күле ярын реконструкцияләү тора».
Кабан яр буен проектлау өчен халыкара конкурс
үткәрелде, аның җиңүчесе Turenscape бюросы булды, дип искәртте спикер.
Нәтиҗәдә, Казанда җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча дөнья күләмендә иң
яхшы тәҗрибәне чагылдырган объект булдырылды.
Шәһәр башлыгы төзүчеләрне проектлау проблемасына
игътибар итәргә чакырды, шулай ук якын арада Шәһәрнең үсеш институты җитәкчесен
сайларга кушты, ул әлеге мәсьәләне башкалар белән бергә алып барачак. «Институтның
архитектура юнәлешен без билгеләдек - аны Татьяна Прокофьева җитәкләячәк (Казан
елга порты территориясен үстерү буенча проектның баш архитекторы – ред.
искәрмәсе), генераль менеджерны табасы бар әле, – диде И.Метшин. – Без
шартлар тудырабыз, ә профессионаллар бурычларны хәл итәргә тиеш. Зур тәҗрибә
һәм яхшы амбицияләре булган әзерлекле профессионал Шәһәрне үстерү институтының
идарә командасы җитәкчелегендә торырга тиеш».
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда Россия һәм чит
илләрнең әйдәп баручы архитекторлары белән хезмәттәшлек итәчәк Шәһәр үсеше институты оештырылачак.