(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март, Ксения Швецова). 2020 елда Казанда 884
мең кв. м торак төзелгән. Пандемия аркасында төзелеш темплары 2019 ел белән
чагыштырганда кимесә дә, Татарстан башкаласы Идел буе федераль округының башка
шәһәрләре арасында беренче урында тора, ә кеше башына тиешле квадрат метрлар
саны уртача Россия күрсәткечен узып китә. Фатирларның өчтән бер өлешен башка
төбәкләрдә яшәүчеләр сатып ала, бу исә Казанның җәлеп итүчәнлеге һәм шәһәрнең
динамик үсеше турында сөйли, дип билгеләде бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында
шәһәр Мэры Илсур Метшин. «Без 2020 елны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамладык һәм
актив үсә торган һәм төзелә торган шәһәр позицияләрен саклап калдык», – диде
шәһәр башлыгы.
Бер кешегә торак
белән тәэмин ителеш 26,4 кв. метрдан 27 кв.метрга кадәр үсте.
Казанда узган ел 884 мең кв. м торак файдалануга
тапшырылган. Бу 2019 елга караганда 13 процентка кимрәк. Күрсәткечне киметүдә
коронавирус пандемиясе һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертү аркасында килеп
чыккан кыенлыклар чагылды, дип билгеләп үтте үз докладында Башкарма комитет
җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов. Әйтик, март ахырыннан майга
кадәр күп кенә предприятиеләр эшне туктатты, ә дәүләтара чикләрне ябу эш көченә
кытлык китерде. Моннан тыш, җитештерүләрнең бер өлешен туктатып тору аркасында
төзелеш материаллары бәясе артты.
Шуңа да карамастан, төзелеш тармагы төзүчеләр эше һәм
Хөкүмәт ярдәме белән тотрыклылыкны саклады, дип билгеләде Казан Мэры Илсур
Метшин. «Билгесезлекләр, төзелеш материалларын китерү белән бәйле өзеклекләр,
эшче көчләр булмау – болар барысы да узган ел төзелеш тармагына зур проблема
булып ятты. Әмма Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның ихтыяри карары нәтиҗәсендә,
төзелеш комплексы эшен дәвам итте, һәм бүген без бу карарның уңай нәтиҗәләрен
күрәбез, – диде шәһәр башлыгы. – Төзелеш компанияләренә, аларның
коллективларына һәм җитәкчеләренә һөнәри осталыклары һәм Кулланучылар
хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте
идарәсе тәкъдим иткән режимда эшне оештыра алганнары өчен рәхмәт».
Файдалануга тапшырылган торак арасында 693 мең кв. м –
14427 фатирлы һәм 191 мең кв.м – шәхси торак йортларга туры килә, дип хәбәр
итте А.Нигъмәтҗанов.
Казанда төзелгән торак күләме Татарстанда төзелгән
торак фондының гомуми күләменнән 33 %-ын тәшкил итте. Бер кешегә торак тапшыру
кеше башына 0,67 кв. м тәшкил итте, Россия буенча әлеге күрсәткеч – 0,53 кв. м.
Бер кешене торак белән тәэмин итү 26,4 кв.м-дан 27 кв.м-га кадәр үсте. Тулаем
ил буенча әлеге күрсәткеч 26,2 кв.м тәшкил итә, дип хәбәр итте Башкарма комитет
җитәкчесенең беренче урынбасары.
Казанда
фатирларның өчтән береннән артыгы Татарстан халкы тарафыннан сатып алынмый
Белгечләр Казанда торакка ихтыяҗның тотрыклы булуын
һәм шуның нәтиҗәсе буларак, квадрат метрларның бәясе артуын билгеләп үтә.
Девелоперлар мәгълүматларына караганда, ТР башкаласында фатирларның 30%-тан
артыгын шәһәр һәм Татарстан халкы сатып алмаган.
«Казанның күчемсез милек базарында ихтыяҗ кискен
артуның төп факторы – ипотека буенча процент ставкаларын елына 6,5%-ка субсидияләү
буенча яңа дәүләт программасы барлыкка килү булды», – дип аңлатты
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары. Ул билгеләп үткәнчә,
икътисадтагы уңайсыз хәлләрне исәпкә алып, бу программа торак бәясенең артуына
да йогынты ясады. Бүген федераль үзәк программа шартларын үзгәртү турындагы
тәкъдимне беренче чиратта аны торак алу мөмкинлегенә эшләсен дип карый, дип
өстәде А.Нигъмәтҗанов.
«Казанда күчемсез милеккә ихтыяҗ шәһәр һәм республика
җитәкчелеге тырышлыгы белән ирешелгән шәһәребезнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге
турында сөйли», – дип ассызыклады спикер.
Шәһәрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру бу
юнәлештәге күпьеллык эш белән бәйле, дип өстәде Мэр. «Без Казанның, ким
дигәндә, Идел буеның актив күчәргә тиешле үзәгенә әйләнәчәге турында
хыялландык. Президентыбыз һәм республика Хөкүмәтеннән килгән хезмәттәшләребез
бу эшне федераль үзәк ярдәме белән җиренә җиткереп эшләде, – диде И.Метшин. –
Без югары уку йортларында яшьләр килү өчен шартлар тудырдык, зур эш башкардык.
2007 елда студентларның 3%-ы гына безгә башка төбәкләрдән килгән, бүген исә инде
30%. Без максатка ирештек: Казан ул – яшьләр актив рәвештә күчеп килә торган
шәһәр. Без дөрес юлда, гәрчә бурычлар күп булса да».
Шәһәр өчен мөһим проектларны гамәлгә ашыру елга порты территориясен, тимер юл вокзалы артындагы территорияләрне яңарту һәм башкалар шәһәрнең
җәлеп итүчәнлеген арттырачак, дип өстәде Мэр.