(Казан
шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль, Алена Мирошниченко). Хәзерге заманның күренекле
ландшафт архитекторларының берсе Мишель Пена Татарстан башкаласы өчен
Горизонтлар паркы проектын эшләде. Ул Казансу елгасы буйлап төзеләчәк 12 яр буе
паркларының берсе булачак. Бүген Касәдә концепцияне Мишель Пена Казан Мэры
Илсур Метшинга, журналистларга һәм блогерларга тәкъдир итте. Шәһәр башлыгы
фикеренчә, концепцияне гамәлгә ашыру югары планканы билгеләячәк һәм җәмәгать
киңлекләрен төзекләндерүдә яңа стандарт бирәчәк.
Яңа паркның җиде
яшел горизонты
Яңа парк 40 га мәйданда елганың уң яры буенда
Миллениум күпереннән Кремль дамбасына кадәр урнашачак. Архитектор уйлавынча,
Горизонтлар паркы территориясендә җиде яшел аллея, яшел амфитеатр белән зур «дюна»,
«Казан» гаилә үзәге тирәсендә су линзасы һәм киң колачлы оранжерея барлыкка
килергә тиеш. Мишель Пена билгеләп үткәнчә, бу проектта шәһәр халкы өчен пейзаж
булдырырга, экологик һәм социаль чакыруларны берләштерергә – мөмкин кадәр
табигый, файдалы һәм функциональ киңлек ясарга кирәк.
«Казансу буйлап парклар булу – ул бик мөһим ансамбль,
әмма Горизонтлар паркының махсус статусы үзенчәлекле, чөнки ул Кремль каршында
урнашкан. Бу үзенчәлекле, нәзакәтле һәм мөһим урнашу», – дип ассызыклады
М.Пена.
Парк исеме горизонтның җиде яшел линиясе ярдәмендә барлыкка
килде, аны бөтен яр буе зонасы буйлап җиде аллея ярдәмендә төзергә тәкъдим
ителә. Судан ераграк һәм шәһәр корылмаларына якынрак булган саен, үсемлекләр дә
югарырак булып үсәчәк. Биредә утыртырга тәкъдим ителгән ылыслы агачлар паркка
килүчеләрне җил, шау-шу һәм тузаннан саклаячак. Мишель Пена сүзләренә
караганда, сүз Касәне яшерү турында бармый. «Без аны башка ракурста күрсәтергә
телибез. Үсемлекләр линиясе яр буеннан шәһәр корылмаларына күчүне җиңеләйтергә
тиеш. Моннан тыш, паркның теләсә кайсы ноктасыннан Кремль күренешен саклап калу
мөһим», – дип ассызыклады концепция авторы.
Архитектор сүзләренщ караганда, шәһәр халкын суга якын
китерү өчен «яшел тәрәзәләр» булдырырга кирәк. Мишель Пена Сибгат Хәким
урамындагы барлык урамнарны да зур булмаган пирслар белән тәмамланган ландшафт
аллеяларына әйләндерергә тәкъдим итте.
Паркта спорт мәйданчыгы, ял итү һәм балалар уеннары
зоналары, уңайлы табигый почмаклар һәм күзәтү мәйданчыклары, кошлар артыннан
күзәтү постлары, түбәләр, бакчалар һәм ком театры урнашачак. Моннан тыш, паркта
яшел амфитеатр һәм җәмәгать киңлекләре булган зур «дюна» булдыру, шулай ук
шәһәр халкы һәм кунаклары елның теләсә кайсы вакытында килеп йөри ала торган
сирәк үсемлекләре булган масштаблы оранжерея булдыру планлаштырыла.
Концепциядә «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданга
аерым игътибар бирелде. Биредә чаралар элеккечә үткәреләчәк, әмма территория
тагын да кызыклырак һәм функциональ булачак. Мәсәлән, җәен биредә фонтан-көзге,
ә кышын шугалак эшли алыр иде. Концепциядә җәяү йөрү зоналары сакланган, ә Касә
янындагы мәйданны М.Пена ком яры белән күпер ярдәмендә тоташтырырга тәкъдим итте.
Концепция авторы, шулай ук, Ленин дамбасының җир
учакларында ылыслы агачлар утырту һәм Касә белән Кремль арасында җәяүлеләр һәм
велосипедчылар элемтәсен оештыру идеясен дә яңгыратты. Шунысын да билгеләп
үтәргә кирәк, Горизонтлар паркы веломаршруты Зәңгәр күлләр – Идел веломаршруты өлешенә әйләнәчәк.
«Без үзебез омтылачак
планканы бирәбез»
Илсур Метшин француз ландшафт дизайнерына тәкъдим
ителгән концепция өчен рәхмәт белдерде. « Әгәр миңа 10 ел
элек танылган мастер, дөнья дәрәҗәсендәге архитектор Мишель Пена үзе безгә килә
һәм аның җитәкчелегендә без парк өстендә эшләячәкбез, дип әйтсәләр, бу хәл,
мөгаен, минем тормышымда булмастыр, дип әйтер идем», – дип билгеләде Казан
Мэры. «Бу концепциянең берничә этабы бар, барысын да беренче һәм икенче елларда
гамәлгә ашырып булмаячак. Ләкин без бу планканы бирәбез, аңа омтылачакбыз һәм
аннан да түбәнрәк төшмәячәкбез. Бу ниндидер стандарт булырга тиеш», – дип
шәрехләде тәкъдим ителгән концепцияне Илсур Метшин.
Билгеләп үтик, ландшафт архитекторы команда белән
бергә концепция өстендә 2020 елның көзеннән бирле эшли. Казан Башкарма
комитетының техник биреме нигезендә, Сибгат Хәким урамындагы булачак парк һәм
яр буе җилләр белән тулган ком бушлыгын ачык йөзле, экологик, функциональ
пространствога әверелдерергә тиеш. Orchestra архитектура бюросы тарафыннан,
Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова
катнашында, Казансу елгасы ярларын үстерү стратегиясе нигез итеп алынды.
Zoom-конференцияләр барышында проект турында шәһәр белгечләре һәм экспертлары
белән берничә фикер алышу узды, нәтиҗәдә аңа берничә төзәтмә кертелде.
Өч көн эчендә Казанда Мишель Пена Казансу буенда
төзергә планлаштырылган барлык 12 парк территориясен үзләштерде, җирлекне өйрәнү
өчен экологлар һәм культурологлар белән очрашты.
Горизонтлар паркының тәкъдим ителгән концепциясенә
төзәтмәләр кертеләчәк, аннары шәһәр һәм Orchestra бюросы белән берлектә проект
документациясе өстендә эш алып барылачак, ул этаплап башкарылачак. Беренче
чиратта, концепция нигезендә коммуникацияләр чыгару һәм салу планлаштырыла.
Эш киңәшмәсендә, шулай ук, Казанның беренче вице-мэры
Денис Калинкин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары –Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев,
шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Парклар һәм скверлар дирекциясе
җитәкчесе Марат Закиров, Казан Мэриясе каршындагы иҗат төркеме җитәкчесе,
Казанның баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова һәм башкалар катнашты.
Мишель
Пена – заманыбызның күренекле француз ландшафт архитекторларының берсе. Ул
Франциядә һәм башка илләрдә тормышка ашырылган эре проектлар концепторы булып
тора. Аерым алганда, ул Парижда Монпарнас вокзалының бетон түбәсендәге уникаль
Атлантик бакча, Ниццада Пайон променады, Мәскәүдә ВДНХ ландшафт паркы өстендә
эшләгән.