(Казан
шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше
идарәсенең яңа җитәкчесе итеп Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең
элеккеге башлыгы Андрей Лобов билгеләнде. Казан Мэры аны Архитектура һәм шәһәр
төзелеше идарәсе коллективына тәкъдим итте, Казан үсеше белән бәйле яңа
бурычларны билгеләде.
Иң актуальләре рәтендә – шәһәрне үстерү институтын
төзү, Казан агломерациясен эшләү, торгынлыктагы сәнәгать зоналарын реновацияләү
(беренчеләрдән булып – тимер юл вокзалы янындагы һәм елга порты районындагы
территорияләр), Казансу елгасын үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру һәм Россиядә
беренче милли парк булдыру, шәһәрнең цифрлы моделен эшләп бетерү.
Мэр зур инфраструктура проектларын аерып күрсәтте –
Казан агломерациясен үстерү, яңа магистраль юллар һәм чишелешләр төзү,
метробуслар кертү, шәһәрнең яшел каркасын булдыру.
Илсур Метшин ассызыклаганча, Андрей Николаевич эшләгән вакытта күп кенә
сорауларны кешеләрнең һәм территорияләрнең конкрет проблемаларын хәл иткәндә
өйрәнде.
«Андрей Николаевич Совет районында аппарат җитәкчесе
дә, Авиатөзелеш районы башлыгының беренче урынбасары да, шәһәр Мэриясендә эшләр
идарәчесе дә, унберенче елын Вахитов һәм иң мөһим Идел буе районнары башлыгы
булып эшләде. Безнең моннан да әзерлеклерәк кешебез юк, – диде Мэр. – Бу эшне
җитәкләргә ризалашуы өчен Андрей Николаевичка рәхмәт. Яңа бурычлар белән бәйле
рәвештә ул яңа дәрәҗәгә чыкты».
Андрей Лобовка 49 яшь, аның югары техник белеме бар
(А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын тәмамлаган). Соңгы ун
елда ул Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясен җитәкләгән. Аның актив
катнашуы белән тарихи үзәкне торгызу, Универсиада проспектын, Зур Казан
боҗрасын һәм башка эре магистральләрне төзү, җәмәгать урыннарын төзекләндерү,
зур халыкара чаралар үткәрү, социаль инфраструктура төзү булды.
Андрей Лобов, үз чиратында, күрсәтелгән ышаныч өчен
рәхмәт белдерде. «Сез куйган бурычлар зур һәм күләмле. Ышанам, без аларны
бергәләп башкарып чыгарбыз һәм нәтиҗәле булырбыз. Казан һәм аның халкы хакына
бергә эшләрбез», – диде ул Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе коллективына
мөрәҗәгать итеп.
Идарәнең элеккеге җитәкчесе Ирина Дябилкина Казан
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин командасында эшләячәк,
ул җир, милек һәм финанс мәсьәләләрен алып барачак.
«Ирина Витальевнага эшләгән эшләре өчен зур рәхмәт
кенә түгел, ә чын күңелдән соклануны да әйтәсе килә. Сез – җитәкченең үз
җилкәсендә теләсә нинди бурычны үти ала торган бер төре. Сезнең җитәкчелектә
тышкы реклама реформасында федераль танылу алган һәм тиражлаган реформалар,
Генплан һәм башка мөһим шәһәр төзелеше документларын әзерләү узды», – дип
ассызыклады шәһәр Мэры. Илсур Метшин шулай ук Ирина Дябилкинага шәһәр бүләге – «Казан
файдасына башкарган хезмәтләре һәм батырлыгы өчен» мактау билгесе тапшырды.
Шунысын да әйтергә кирәк, Архитектура һәм шәһәр
төзелеше идарәсе – Казан башкарма комитетының иң зур бүлекчәләренең берсе.
Биредә якынча 170 кеше эшли. Идарә шәһәр төзелешен планлаштыру һәм үстерү,
биналарның һәм корылмаларның архитектура һәм тышкы кыяфәте, җир участокларын
формалаштыру, проектлауга рөхсәт документларын бирү, инженерлык челтәрләрен
килештерү һәм шәһәр үсеше, мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләре, шәһәр
дизайны һәм тышкы мәгълүмат чаралары белән шөгыльләнә.
Белешмә
Лобов Андрей Николаевич 1971 елда Татарстанның Азнакай
районы Актүбә бистәсендә туган. 1994 елда А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт
техник университетын «инженер-механик» белгечлеге буенча тәмамлый.
1991 елның июленнән 1997 елның маена кадәр – суыткыч
җиһазлар буенча механик, «Формула» ТОО, Казан.
1997 елның маеннан декабренә кадәр – «РОСНО» ААҖ
менеджеры, Казан.
1998 елның гыйнварыннан 2005 елның февраленә кадәр –
Казанның Совет районы администрациясе аппараты җитәкчесе.
2005 елның февраленнән 2006 елның гыйнварына кадәр –
Казанның Авиатөзелеш районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары.
2006 елның гыйнварыннан 2011 елның апреленә кадәр
Казан шәһәре Башкарма комитетының эшләр идарәсе башлыгы, эшләр идарәчесе.
2011 елның апреленнән 2021 елның февраленә кадәр Казан
башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы.
2021 елның 26-нчы февраленнән Казан Башкарма
комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы.
Беренче класслы хакыйкый муниципаль киңәшче.
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел), «Фидакарь
хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале (2008 ел), II дәрәҗә «Ватан
алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2014 ел) белән, Татарстан
Республикасы Президенты Рәхмәте (2012 ел, 2016 ел), Казанның мактау грамотасы
(2003 ел, 2004 ел), «Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте
өчен билгесе (2016 ел), «Казанда 2013 елда узган XXVII Бөтендөнья җәйге
универсиада» медале (2013 ел), «Сочи шәһәрендә 2014 елгы XXII Олимпия уеннары
һәм XI кышкы Паралимпия уеннары» истәлекле медале белән (2014 ел), «Казан
шәһәрендә 2015 елгы Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты» истәлекле
медале (2015 ел) белән бүләкләнде (2015 ел).