(Казан
шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар, Ксения Швецова). 2020 ел нәтиҗәләре буенча Казан
муниципалитеты сатып алуларда 1 млрд сумнан артык акчаны янга калдырган.
Коронавирус пандемиясенә карамастан, шәһәр өчен барлык мөһим программаларны
гамәлгә ашыру дәвам итте. «Миллионлы шәһәрләр арасында чагыштырмача зур
булмаган бюджет белән без максималь нәтиҗәле эшләргә өйрәндек, нәтиҗәдә, Казан
динамик үсештәге шәһәрләрнең берсе репутациясенә ия», – дип билгеләп үтте бүгенге
эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин.
Пандемия аркасында муниципаль
сатып алулар күләме 11%-ка кимеде.
Коронавирус пандемиясе шәһәр эшчәнлегенең күпчелек
өлкәләренә көчле йогынты ясады, һәм сатып алулар өлкәсе – искәрмә түгел. Әйтик, узган елда муниципаль
заказчылар 6,6 млрд.сумлык 799 конкурентлы процедураны башлап җибәрде һәм
урнаштырды. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда муниципаль сатып алулар
күләме 11%-ка кимеде, сатып алу процедуралары саны 30%-ка кимеде, дип хәбәр итте
Казанның Конкурентлы сәясәт һәм сатып алулар буенча дирекциясе җитәкчесе Илшат
Сәлимҗанов. «Шул ук вакытта кече эшкуарлык субъектлары өчен урнаштырылган сатып
алу процедураларының гомуми күләме 1,3 млрд сум тәшкил итте, бу алдагы ел
күрсәткечләреннән 17 процентка кимрәк», – дип өстәде спикер.
Әмма ковид аркасында чикләүләр чараларына карамастан,
тәэмин итүчеләр сатуларда югары активлык күрсәтте – әйтик, 2020 елда сәүдә участокларының уртача
саны 3,6 катнашучы тәшкил итте, бу 2019 ел белән чыгыштырганда 13%-ка артыграк.
Гомумән алганда, муниципаль заказчыларның
урнаштырылган сатып алулары нәтиҗәләре буенча бюджет акчаларын экономияләү 2,1%
тәшкил итте. Муниципаль заказчылар арасындагы сатып алуларда экономияләүнең иң
күп процентына (сатып алуларның еллык күләме 10 млн сумнан артык)
Телекоммуникация технологияләре департаменты, зооботаника бакчасы, Юл хәрәкәте
идарәсенең автоматлаштырылган системасы иреште. Заказ бирүчеләр указлары буенча
сатуларда экономиянең югары өлеше беренче чиратта потенциаль тәэмин итүчеләр
арасында югары конкуренция факторы белән характерлана. Сатып алулар
мәгълүматларына караганда, уртача бер лотка 6,2 катнашучы дәгъва кылган, дип
хәбәр итте И.Сәлимҗанов.
2020 елда муниципаль заказчылар, унитар предприятиеләр
һәм шәһәрнең акционер җәмгыятьләре сатып алуларында гомуми экономия 1 млрд
сумнан артык тәшкил итте.
«Бюджет акчаларын нәтиҗәле тоту – муниципалитет,
түрәләр, муниципаль предприятиеләр эшен бәяләүнең төп критерийларының берсе.
Нәкъ менә без курку өчен түгел, ә намус өчен эшли белгәнгә, Казан бүген актив
үсә торган шәһәр булып тора», – диде Мэр.
«Без һәр объектка күңел салып,
аны шедевр итәргә тырышабыз»
Сатып алуларда экономия муниципалитетның барлык
структураларына да диярлек кагылды, дип билгеләп үтте И.Сәлимҗанов. Аның сүзләренчә,
беренче чиратта потенциаль тәэмин итүчеләрнең югары көндәшлеге аркасында
сатуларда экономиягә ирешеп булды. Мәсәлән, «Үсмер» муниципаль бюджет
учреждениесенең янгын-техник минимумы буенча белем бирүне оештыруга сатып алу
буенча 28 катнашучы гариза бирде. Сатулар нәтиҗәләре буенча бәяләр 94%-ка
кимегән.
Шул ук вакытта узган елда сатып алуларда
катнашучылардан гаризаларның сыйфаты артты: тиешле сыйфат булмау аркасында
гаризаларны торгларда катнашучыларның 5,5%-ы гына кире какты, бу узган елның
шул чорына караганда ике тапкырга диярлек кимрәк.
Казанда булган барлык социаль программаларны тормышка
ашыру – капиталь ремонт һәм социаль объектлар төзелешеннән алып торак фондын
яңартуга кадәр – муниципаль сатып алулар белән тыгыз бәйләнгән, дип билгеләде
Мэр. «Без һәр объектка зур яки кечкенә булуына карамастан, күңел салып, аны
шедевр итәргә тырышабыз. Шуңа күрә бу объектларга капремонттан соң килүчеләр
нәтиҗәләр күрәләр, – диде шәһәр башлыгы. – Ә без җыйган дирекция иң яхшы
белгечләрне һәм финанс аналитикларын җәлеп итеп, бюджет акчаларын дөрес бүләргә
ярдәм итә».
Бирелгән гаризаларның сыйфатын күтәрү, үз чиратында,
муниципаль бюджет алучыларның һәм барлык структураларның эш сыйфаты артуы
турында сөйли, дип өстәде Мэр.
«Кыенлыкларга карамастан, без
кризис шартларында тулы хуҗалык эшчәнлеге алып барабыз – дәүләт структуралары
да, эшмәкәрлек тә»
Пандемия аркасында сатып алуларны финанслауның өстәмә
лимитларын бүлеп бирүгә сораулар саны кимеде, дип билгеләп үтте И.Сәлимҗанов.
Шулай итеп, узган ел дирекция 902 млн сумлык 154 проектны анализлаган һәм 230
млн.сумга ихтыяҗларның кимүен (25,5%) тәэмин иткән.
«Мисал өчен, Торак сәясәте идарәсеннән ремонтны
башкаруга һәм түбәне җылытуга юнәлдерелгән эшләр исемлеге 1,3 млн сумга булган.
Анализ нәтиҗәләре буенча түбәне ремонтлау һәм түбәне җылытуның максатка ярашлы
булуы турында карар кабул итү өчен 51 мең сумлык чорма бүлмәсен тикшерү үткәрү
тәкъдим ителде», – дип хәбәр итте сатып алулар буенча дирекция җитәкчесе.
Коротченко урамы буенча урнашкан бинаның бөтен
периметры буенча түбә һәм койма урнаштыру өчен Торак-коммуналь хуҗалык комитеты
һәм җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетыннан запрос 1,6 млн. сумнан 290 мең
сумга кадәр киметелде, сорау буенча гомуми экономия 1,3 млн.сум яки 82% тәшкил
итте. Шулай ук «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе өчен
җиһазлар сатып алганда тәэмин итүчене сайлау хисабына 1 млн сум акчаны янга
калдыра алган. Шул ук вакытта җиһазлар заказчының сыйфаты, ышанычлылыгы һәм
иминлеге буенча куелган техник таләпләренә тулысынча җавап бирә, дип билгеләп
үтте И.Сәлимҗанов.
«Беркемгә дә пандемия белән тудырылган кризис
шартларында экономиянең никадәр мөһим булуын аңлатырга кирәкмидер. Өстәвенә,
сүз 1 млрд сумнан артык экономияле сумма турында барганда, – дип шәрехләде
Илсур Метшин. – Кыенлыкларга карамастан, без кризис шартларында тулы канлы
хуҗалык эшчәнлеге алып барабыз – дәүләт структуралары да, эшмәкәрлек тә. Кече
һәм урта эшкуарлык субъектларының сатып алу процедуралары күләме 1,3 млрд сум
тәшкил итте – бу җитди сан һәм үз бизнесын шәһәр территориясендә алып бару һәм
үстерү мөмкинлеге. Без бу эшне алга таба да дәвам итәчәкбез, бюджет акчаларын
нәтиҗәле сарыф итеп, экономияләүне дәвам итәчәкбез».
Быел закупкалар буенча дирекция эш процессларын
цифрлаштырырга һәм шәһәр бүлекчәләре белән электрон хезмәттәшлеккә тулысынча
күчәргә планлаштыра, дип хәбәр итте И.Сәлимҗанов. Ул билгеләп үткәнчә, бу
бюджет акчаларын максатчан тотмау һәм подрядчылар тарафыннан үз йөкләмәләрен
намуссыз үтәү куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк.