(Казан
шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Казанның ташламалы кредит бирү
программасы ярдәмендә «Здравмедтех-Поволжье» ябык акционерлык җәмгыяте бер
тапкыр кулланыла торган медицина киемнәре һәм битлекләр тегүче компания
җитештерүне берничә тапкыр үстерә һәм сату базарын киңәйтә алды. Бүген компания
Татарстан хастаханәләрен генә түгел, Россиянең тагын 30 төбәген дә медицина
костюмнары белән тәэмин итә. «Казан эшмәкәрләре өчен эшләнгән кече һәм урта
эшмәкәрлеккә ярдәм чараларының эшләве, ярдәм итүе, үсүе сөендерә», – дип
билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин бүген компаниядә булганда.
«Бездә 80 меңгә якын кече һәм урта эшмэкэрлек
предприятиеләре, 170 мең кеше эшли. Эшмәкәрләр тулай территориаль продуктның
өчтән берен формалаштыра, шуңа күрә бизнеска ярдәм итү бик мөһим», – диде Илсур
Метшин.
Казанда 2000 елда «Здравмедтех-Поволжье» ЯАҖ төзелде.
Предприятие тукылмаган материаллардан эшләнгән бер тапкыр кулланыла торган
медицина киеме һәм эчке кием чыгара. Компаниядә 200-дән артык кеше эшли.
Бүген предприятие җитештерүне үстерә һәм киңәйтә,
нигездә, Казанда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү чаралары ярдәмендә. 2013 елда
компания беренче тапкыр кече һәм урта эшкуарлыкны ташламалы кредитлау
программасыннан файдаланды, үз эшен үстерүгә 4 млн сум акча алды. «Бу акчаларга
без Испаниядә термоформерлар – әйберләрне төргәкләү өчен кирәкле җиһазлар сатып
алдык. Без беренчеләрдән булып мондый җиһазларны бер тапкыр кулланыла торган
медицина киемнәрен комплектацияләү өчен куллана башладык, бу безнең эшне күпкә
нәтиҗәлерәк итте», – дип сөйләде компания директоры Евгений Халевин. 2015 елда
предприятие яңадан ташламалы кредитлау мөмкинлегеннән файдаланды һәм әйләнеш
чараларын тулыландыруга 5 млн сум алды, дип өстәде ул.
Оешма хәзерге вакытта Россиянең 30 төбәген товар белән
тәэмин итә: Татарстаннан тыш, бу Мәскәү, Санкт-Петербург, Идел буе федераль
округы, Төньяк Кавказ федераль округы, Көньяк федераль округы төбәкләре. «Җитештерелә
торган продукциянең 35%-ка якыны Татарстанның медицина учреждениеләренә
җибәрелә, 60-70%-ы республика территориясеннән читкә җибәрелә», – диде
Е.Халевин.
«Здравмедтех-Поволжье» ябык акционерлык җәмгыяте
коронавирус йогышы пандемиясе чорында җитештерелә торган продукция күләмен
берничә тапкыр арттырды: әгәр элегрәк предприятиедә аена 6 мең комплект
җитештерелсә, пандемия башланганнан соң, бер ай дәвамында биредә җитештерүне
100 мең комплектка кадәр арттырдылар. Узган елда компания 545 мең комплект
җитештергән һәм медицина учреждениеләрен тәэмин иткән, дип хәбәр итте
Е.Халевин.
Сүз уңаеннан, пандемиягә кадәр предприятиедә бер
тапкыр кулланыла торган саклагыч битлекләр текмәгәннәр, ләкин узган ел аларны
әзерләү буенча яңа линия кертелде. Җитештерү начальнигы Владимир Шерчков
сүзләренчә, хәзерге вакытта монда медицина учреждениеләре өчен аена 1 млн
битлек чыгарыла. «Безнең биш цехыбыз бар, һәр эшләнмәгә технологик процесс
эшләнгән. Без төрле медицина киемнәрен әзерлибез, аерым алганда, ангиография,
аортокоронарлы шунт салу, кесарев кисүе өчен костюм комплектлары, акушерлык
җыелмалары, хирургия халатлары, гемодиализ өчен комплектлар һәм башкалар», –
дип сөйләде В.Шерчков.
Шунысы кызык, пандемия чорында предприятиенең башка
эшләнмәсе дә кирәк булган: 2004 елда «Здравмедтех-Поволжье» ЯАҖ Новосибирск «Вектор»
фәнни үзәге белән берлектә, аның хезмәткәрләре COVID-19-га каршы Россия
вакцинасы уйлап тапкан, саклагыч костюм эшләп чыгарган. «Ул вакытта кош гриппы
пандемиясенең беренче куркынычы булды, – дип сөйләде Е.Халевин. – Без «Вектор»
белән берлектә материал сайладык, комплектлаучыларны, составны эшләдек,
сынаулар уздырдык». Узган елдан бу костюмнарны ковидлы пациентлар белән эшләүче
табиблар файдаланган.
Казан Мэры җитештерү цехларын һәм яңа җиһазларны
карады, шулай ук предприятие хезмәткәрләре белән аралашты. «Сез булдыклылыкның
яхшы үрнәген күрсәтәсез, Татарстан чималы сезнең эшмәкәрлек эшчәнлеге һәм
казанлыларның профессиональ куллары ярдәмендә ахыргы продуктка әйләнә», – диде
шәһәр башлыгы.
Предприятиенең планнарында – «Яңа Тура» технополисы
базасында җитештерү корпусы булдыру, шулай ук киләчәктә-чит ил базарларына
чыгу. «Без яңа технология эшләп чыгардык – ультратавыш беркетү, бу очракта
җепләр кулланмыйча, бу технология җитештерүчәнлекне 50%-ка арттырырга мөмкинлек
бирә, ләкин бу җитештерүне киң колач белән җәелдерү өчен башка мәйданнар да
кирәк», – дип планнары белән уртаклашты компания директоры Е.Халевин.
Карауда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар
Шакиров, Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов, Вахитов һәм Идел буе
районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов һәм башкалар катнашты.