(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Яңа ел бәйрәмнәре барышында Казанның юл хезмәтләре өстәмә ресурслар җәлеп итеп, көчәйтелгән режимда эшләде - махсус техниканың уртача тәүлеклек чыгуы 600 берәмлек тәшкил итте. Беренче 10 көн дәвамында Татарстан башкаласында айлык явым-төшем нормасының 82%-ы яуган. Соңгы тәүлектә генә дә шәһәр урамнарыннан 12 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Казан Мэры Илсур Метшин бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә юлларны кардан чистартуны көчәйтелгән режимда дәвам итәргә һәм фаразланган салкыннар шартларында эшләргә әзерләнергә йөкләде.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, ел башыннан Казанда 27 мм явым-төшем яуган, бу гыйнвар нормасының 82%-ын тәшкил итә. Шул ук вакытта узган тәүлектә 10 мм явым-төшем яуды, ягъни норманың өчтән бере диярлек, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.
«Мондый мул кар яву юллардагы вәзгыятькә йогынты ясады, әмма юл хезмәтләре аны нормальләштерү өчен кирәкле барлык чараларны күрделәр, - диде ул. - Юл хезмәтләренең бәйрәм көннәрендә тәүлек буе эшләү режимы оештырылган иде, техниканың уртача тәүлеклек чыгуы 600 берәмлек тәшкил итте. Юлларны һәм тротуарларны бозлавыкка каршы эшкәртү, кар чыгару тәүлек әйләнәсендә башкарылды».
Тротуарларны, туристлык маршрутларын, Яңа ел чыршыларына керү юларын чистартуга аерым игътибар бирелде. Тротуарларны һәм тукталыш мәйданчыкларын чистартуда 70 берәмлектән артык кече механикалаштыру техникасы һәм 400 юл эшчесе катнашты, дип хәбәр итте И.Куляжев.
Кышкы сезон башыннан бирле Казан урамнарыннан 182 мең тонна кар чыгарылган, 28 мең тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган.
«Юл хезмәтләре, идарәче компанияләр һәм район администрацияләре өчен «кайнар» сезонның иң кызган чоры. Минемчә, күпләр безнең юлчыларның, җыештыручыларның эшләре никадәр күп булуын күргәндер - алар барлык каникуллар дәвамында көндез дә, төнлә дә эшләде», - дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин. Ул билгеләп үткәнчә, күп итеп кар яуганнан соң, беренче эш көнендә юлчылар бик тырышып эшләделәр, юлларны норматив хәлгә китереп өлгерделәр, әмма эш әле аз түгел.
«Шәһәр халкына бүген юл хезмәтләре һәм төзекләндерү предприятиеләре алдында булган эш күләменә аңлап карауны сорап мөрәҗәгать итәм, - дип өстәде шәһәр башлыгы. - Кар җыю башкарылган урыннарда машиналарны үз вакытында алы кую мөһим - урамнарда да, ишегалларында да».
Якын арада, синоптиклар фаразлавынча, Казанда күп ите кар явуы көтелми, әмма көчле салкыннар фаразлана, дип билгеләп үтте И.Метшин. «Һава торышы безне чын суыклар белән сынаячак, температура 25 градустан түбән төшәчәк. Бу өстәмә авырлыклар, әмма шуңа да карамастан, без мондый вәзгыять белән беренче генә очрашмыйбыз. Барысыннан да эшне максималь рәвештә мобилизацияләүләрен сорыйм», - дип йөкләде Мэр.
И.Куляжев сүзләренә караганда, кышкы сезон башыннан юл хуҗалыгы объектларында нинди дә булса вакыйгалар теркәлмәгән, кар чыгару, тротуарларны, тукталыш мәйданчыкларын, квартал эчендәге машина юлларын һәм бистә юлларын чистарту эшләре дәвам итә.
Шулай ук Яңа ел бәйрәмнәре чорында шәһәрдә тышкы яктырту, сәнгать яктырткычлары, иллюминация, чыршы шәһәрчекләре һәм җир асты кичүләрен яктырту системаларының эшендә нинди дә булса тоткарлыклар теркәлмәгән, дип өстәде И.Куляжев.