(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь, Алена
Мирошниченко). Киләсе елда Казанда барлык муниципаль хезмәтләрне 100%-ка
цифрлаштыру, хезмәтләр күрсәтү вакытын 40%-ка кыскарту һәм муниципаль
структуралар эшендә «кәгазьсез эшкә» күчү планлаштырыла. Бу хакта бүген шәһәр
башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин белдерде. «Бу аз
да түгел, күп тә түгел – түрәләр эшенең абсолют яңа культурасын булдыру. Әлеге
кабинет революциясен безнең акылларда, башларыбызда һәм процессларда бары тик
яңа штат белән тулы структурада гына башкарырга кирәк», – диде шәһәр башлыгы
һәм проект офисы җитәкчесе вазыйфасына ачык сайлаулар башлануы турында игълан
итте. Ул яңа структураның эше өчен норматив база эшләү бурычын мартка кадәр
куйды.
«Муниципаль хезмәтләрне цифрлаштыру-2021 елга 1 нче
номерлы бурыч. Ул амбициоз, катлаулы, һәр бүлекчә җитәкчесен, команданың һәр
катнашучысын җәлеп итүне таләп итә. Узган елларда без район башлыкларының,
аларның урынбасарларының дистә еллар дәвамында кабул ителгән индикаторлар буенча
эшен бәяләдек. Әмма киләсе елда ук барыбызны да, мине дә, шул исәптән
республика җитәкчелеген дә, халык бу бурычны үтәүгә бәя бирәчәк», – диде Казан
Мэры.
Илсур Метшин искә төшергәнчә, узган атнада еллык зур
матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин пандемиягә
карамастан, ил үсешенең стратегик максатларын гамәлгә ашыруның мөһимлеген
ассызыклады. «Ил Президенты тарафыннан 10 ел эчендә Россиянең цифрлы
трансформациясен гамәлгә ашыру бурычы куелды. Бу, һичшиксез, федераль хөкүмәт
өчен дә, төбәк һәм муниципаль хакимият өчен дә күпдәрәҗәле бурыч. Аңлашыла ки,
ясалма интеллект булдыру муниципалитет вәкаләтләре дәрәҗәсенә керми, шуңа да
карамастан, без үзебезнең дәрәҗәдә бөтен эш процессларын цифрлаштырырга һәм
оптимальләштерергә тиеш», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Ул Казандагы цифрлы
трансформацияне кыска вакыт эчендә үткәрергә кирәк, дип өстәде. Биш еллык чорга
сыешырга, барлык муниципаль вәкаләтләрне тормышка ашырырга һәм «дөньяның цифрлы
картасында якты шәһәр» булырга кирәк, дип ассызыклады И.Метшин. «Бездә моның
өчен барысы да бар. Бу киләсе елга безнең өчен база һәм төп индикаторларның
берсе булачак», – диде ул.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик
Шәфигуллин хәбәр иткәнчә, бу эш кысаларында мәсьәләләрнең киңрәк өлеше дә билгеләнгән.
Киләсе елга хезмәткәрләрнең белем һәм компетенцияләрен даими күтәрү системасын
кертү, Казан Мэрия һәм Башкарма комитетының барлык структураларына проект
офисын киңәйтү, комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасының икенче чиратын
эшләү һәм гамәлгә кертү, территорияләр һәм линия объектлары планнаштыру
проектларын йөз процент бәяләү һәм кадрлар белән эшләүне көчәйтү планлаштырыла.
Моннан тыш, барлык муниципаль хезмәтләрне тулысынча бәяләү мөһим, әмма бу бурыч
өлешчә 2022 елга күчәргә мөмкин.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, муниципаль хезмәтләрне
100%-ка цифрлаштыру аларны күрсәтү вакытын, ким дигәндә, 40%-ка киметергә
мөмкинлек бирәчәк. Бу амбицияле, авыр, әмма үтәлә торган бурыч, дип ассызыклады
И.Метшин. «Без моны бары тик үсеш буенча бу штангның ни дәрәҗәдә икәнен
бәяләгәннән соң гына әйтәбез», – диде ул. Башка бурычлар арасында ул муниципаль
хезмәтләрдән файдаланучылардан шикаятьләрнең максималь кимүен һәм барлык
структур бүлекчәләрнең тулысынча электрон элемтәгә күчүен билгеләп үтте.
Бу «революцияне» башкаруга башкарма комитетның яңа
структур бүлекчәсе чакырылачак. «Безгә компетенцияле кешеләр, профессионаллар
килергә тиеш, без алар артыннан барачакбыз. Шуңа күрә мин проект офисын аерым
структурага, аерым юнәлешкә чыгаруыбыз турында игълан итәргә телим. Ул безнең
локомотивларның берсе булачак. Ә бүген мин проект офисы җитәкчесе вазифасына
ачык сайлаулар игълан итәм. Бүген тиешле амбицияләре, компетенцияләре һәм
профессионализмы булганнар рәхим итегез. Без бу структура җитәкчелеген безнең
команда, республика әгъзаларына да, башка шәһәрләр вәкилләренә дә, шул исәптән
Мәскәү һәм Белгородка кадәр дә ышанып тапшырырга әзер, анда бу юнәлешнең үз
тарихы, яхшы практикасы бар», – диде И.Метшин.
Сайлап алуда югары белемле, идарә итү исәбе,
контрактлар, сыйфат, рисклар белән идарә итү, персоналны мотивацияләү
инструментларын һәм методларын белү, закон, норматив-хокукый һәм норматив
актларны белүче кандидатлар катнаша ала. Кандидатлар проектлар белән идарә итү
(кимендә биш төгәлләнгән проект), җитәкчелек (кимендә ике ел) һәм «Сакчыл
җитештерү» өлкәсендә идарә (кимендә биш төгәлләнгән проект) тәҗрибәсенә ия
булырга тиеш.
Сайлап алуның беренче этабында катнашу өчен
онлайн-анкета тутырырга, анда үзенең һөнәри һәм иҗтимагый тәҗрибәсен
тасвирларга кирәк булачак. Гаризаны тутырганнан соң, Миславский урамы, 4 (106
каб.), документлар пакетын һәм һөнәри осталыкны бәяләү процедурасын узарга
кирәк. Шулай ук кандидатларга проект офисын үстерү перспективалары һәм үзе
турында мәгълүмат белән презентация әзерләргә тәкъдим ителәчәк. Гаризалар
22-нче декабрьдән 29-нчы декабрь 17.00 сәгатькә кадәр (эш сәгатендә) кабул
ителәчәк. Йомгак ясау 2021 елның гыйнвар ахырында планлаштырыла. Кандидатлар
сорауларны бирә һәм консультацияне
түбәндәге телефоннар буенча ала алачак: +7(843)237-84-43 һәм
+7(843)237-84-96.
«Әгәр дә без озак вакыт белем бирү үзәге, авиатөзелеш,
химия, нефть химиясе, нефть эшкәртү, спорт башкаласы булуыбыз белән
горурлансак, якын арада үзебез турында цифрлы башкала буларак белдерергә теләр
идек. Бу исем өчен түгел, ә хезмәтләр күрсәтүне, аларның срокларын, сыйфатын,
халык һәм бизнес өчен проектларны эшләү өчен космик дәрәҗәгә чыгару өчен.
Цифрлаштыру моңа мөмкинлек бирә», – дип йомгаклады Татарстан башкаласы Мэры.
«Таш ташланган һәм дулкыннар шәһәрнең барлык
почмакларына кадәр барып җиткән. Без шәһәр хуҗалыгының зур катламнарының әле үз
эшләнмәләрен таләп итүен күрдек, моның өчен безнең зур командадагы һәр
хезмәткәрнең компетенцияләрен камилләштерү кирәк. Киләсе елга без үз алдыбызга
укыту бурычын куябыз, һәм тиешле белгечләрне җәлеп итәбез, – диде И.Метшин. –
Бу миңа, башкарма комитет җитәкчесенә, район администрацияләре башлыкларына,
идарәләр башлыкларына, һәрберсенә, шул исәптән, безнең сафларга килгән яшь
хезмәткәргә кагылачак дип әйтә алам. Без барыбыз да яңа форматта эшләргә
өйрәнергә тиеш, һәм бу киләсе елга төп бурыч».