(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь, Ксения
Швецова). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин «Салават күпере» торак комплексында
Әлфия Авзалова урамы, 10 адресы буенча урнашкан 189-нчы номерлы «Заман»
гимназиясендә булды. Бүгенге көнгә 1224 укучыга исәпләнгән учреждение төзелеп
беткән диярлек. Заманча, матур һәм уңайлы бинада кабинетлар,
коворкинг-зона, график дизайн һәм тавыш яздыру студиясе, шулай ук шәһәрдә
виртуаль гид белән беренче интерактив музей яңача җиһазландырылган. «Казанда
мондый мәктәпләр бармак белән генә санарлык. Мәктәп типлаштырылган проект
буенча төзелә кебек, әмма яңа детальләр аны бөтенләй башка дәрәҗәгә чыгара», –
дип билгеләде Мэр.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча өч
катлы мәктәп төзелеше узган елның көзендә башланды. Бүгенгә башкарылган эшләрнең
гомуми күләме 94% тәшкил итә, дип сөйләде шәһәр башлыгына «Ак таш» ҖЧҖ подряд оешмасы
директоры Газинур Әхмәтов.
«Бу гимназияне «Салават
күпере» микрорайонында яшәүчеләр түземсезлек белән көтә», – дип билгеләп үтте
Мэр, бүгенге көндә районда артык йөкләнеш белән эшли торган бер генә мәктәп
эшләвен искәртеп. «Чын белем сарае төзелә. Мәктәпне башкалардан аерып торган
кызыклы яңалыклар һәм детальләр булуы бик сөендерә. Заманча идеяләр балаларны
укыту өчен бик яхшы мөмкинлекләр тудыра», – диде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы балаларны укыту өчен барлык кирәк-ярак
белән тәэмин ителгән уку кабинетларын карады. Кабинетлар күп функциялекләре
белән аерылып тора, дип билгеләп үтте гимназия директоры Ранис Идрисов. «Көннең
беренче яртысында укучылар төп фәннәр буенча белем алачак, көннең икенче
яртысында өстәмә белем алачак», – диде ул. Гимназиядә башлангыч сыйныфларның
уку бүлмәләре аерым керү юлы һәм вестибюль белән аерым ябык блокта урнашкан.
Мәктәптә спорт залы, бассейн җиһазландырылган, уку йорты территориясендә спорт
мәйданчыклары бар, дип өстәде Р.Идрисов.
Гимназиядә төшке аш залы мәктәп рестораны тибы буенча
булдырылган һәм 456 утырту урынына исәпләнгән: мәктәп укучылары өчен 432 утырту
урыны һәм 24 утырту урыны укытучыларга каралган, дип сөйләде азык-төлек һәм
социаль туклану департаменты җитәкчесе Рима Мөхәммәтшина.
Шулай ук мәктәпнең беренче катында өлкән сыйныф
укучылары өчен спорт залы урнашкан, анда хәзерге вакытта скалодром һәм ике
бассейн ясау эшләре төгәлләнеп килә. Кече сыйныф укучылары өчен аерым спорт һәм
универсаль заллар әзерлиләр.
Мэр шулай ук 560 утырту урынына исәпләнгән актлар залын
да карады. Биредә гимназия директоры шәһәр башлыгына гимназиянең белем бирү
концепциясен тәкъдим итте. Ул, аерым алганда, учреждение базасында балалар,
ата-аналар һәм педагоглар өчен «Заман онлайн» кушымтасы эшләнүе турында
сөйләде.
«Кушымта аша балалар онлайн-укыту уза, республика,
Россия тренерлары белән олимпиадаларга әзерләнә алачак. Боларның барысы да
безнең портал аша да, кушымта ярдәмендә дә эшләнәчәк», – дип хәбәр итте
гимназия директоры. Шулай ук кушымтада навигация системасы каралган, аның ярдәмендә
теләсә кайсы бала үзе өчен кызыклы секция яки түгәрәкне сайлый алачак.
Гимназиянең үзенчәлеге Казанда аудиогид белән беренче
виртуаль интерактив музей булачак, аны да кушымта аша файдаланып булачак.
Р.Идрисов аңлатканча, бу күпфункцияле музей булачак, ул даими рәвештә
экспозицияләрне алыштыра алачак. «Бездә әле график дизайн студиясе булдырыла,
анда балалар бөтен контентны ясый алачак, шул исәптән кушымта өчен дә, үз
идеяләрен кертә алачак, – дип өстәде
гимназия директоры. – Беренче катта
шулай ук телестудия һәм тавыш яздыру студиясе бар».
«Салават купере» төзелә генә башлаганда, кешеләр район
үзәктән бик ерак дип уйлады. Әмма без, заманча социаль инфраструктура хисабына,
бу Казанның иң матур районнарының берсе булачак, дип вәгъдә иттек. Мондый мәктәпләргә,
яңа балалар бакчаларына һәм башка объектларга карап, бу шулай булды дип әйтә
алам, –дип билгеләде И.Метшин. – Без балаларыбыз һәм аларның әти-әниләре
өчен шат. Балалар биредә белем алсын, бәхетле һәм сәламәт үссеннәр”.
Чарада башкарма комитет җитәкчесенең беренче
урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов, Киров
һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов һәм башкалар
катнашты.