Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь, Алина
Бережная). Шәһәрнең 38 студенты һәм аспиранты Казан Мэры стипендияләре белән
бүләкләнәчәк. Татарстан башкаласы башлыгы Илсур Метшин бүген шәһәр Башкарма
комитетында эшлекле дүшәмбедә структур бүлекчәләр җитәкчеләрен стипендиатларның
яңа эшләрен карарга чакырды, узган еллар конкурсында җиңүчеләрнең эшләнмәләре
шәһәр хуҗалыгы өлкәсендә уңышлы гамәлгә ашырылуын искәртте. Эш тематикасы
спектры бик төрле - мигрень барлыкка килү өчен җавап бирә торган генны
ачыклаудан алып җәмәгать транспорты өчен тариф сәясәтен бәяләү һәм фаразлау
буенча программа продуктына кадәр.
Казан Мэры стипендиясенә ия булу өчен конкурс 1-нче
октябрьдә старт алды һәм 4-нче декабрьгә кадәр дәвам итте. Экспертлар 240 эшне
бәяләде. Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов иң көчле эшләрне
билгеләү һәрвакыт җиңел түгел, аларның сыйфаты гына түгел, ә шәһәр өчен гамәли
өлеше дә исәпкә алынды, дип билгеләде. Быел, санитар-эпидемиологик хәл аркасында,
Казан Ратушасында бүләкләү тантанасы булмаячак. Стипендиатларны югары уку
йортларында йомгаклау җыелышларында һәм галимнәр советы утырышларында
бүләкләячәкләр.
«Барлыгы очный этапка 84 фәнни хезмәт кертелде.
Эксперт комиссиясе эше ике секциядә алып барылды: социаль-гуманитар һәм табигый
фәннәр», – дип сөйләде Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе. Очный этап
барлык куркынычсызлык чараларын үтәп 3-нче һәм 4-нче декабрьдә Казан дәүләт
энергетика университетында узды. Тыңлауларда 38 иң яхшы эш сайлап алынды –
шуларның 2се – урта һөнәри белем бирү йортлары студентлары, 20-се – югары уку
йортлары студентлары, 16-сы аспирантлар тарафыннан башкарылган.
«Колледж студентлары өчен бер тапкыр түләнә торган 10
мең сум стипендия каралган, 20 мең сум – югары уку йортлары студентлары өчен,
30 мең сум аспирантлар өчен», – дип искәртте Айрат Фаизов.
Моннан тыш, Мэр стипендиаты исемен балалар сәнгать
мәктәпләренең иң талантлы 30 укучысы алды. Музыкаль коралларга ия булу
күнекмәләре, балаларның башкару һәм сәнгать осталыгын экспертлар, шул исәптән
Казан музыка училищесы, Казан сәнгать училищесы вәкилләре бәяләде.
Аспирантлар эшләре арасында Казан халкына «Эшлекле
пациент» социаль әһәмияткә ия проект аша медицина белеме нигезләрен кертү
буенча КДМУдан Алсу Сәйфиева проекты да билгеләп үтелде. Проект кысаларында
аспирантка шәһәрнең медицина учреждениеләрендә (РКХ һәм поликлиникаларда)
трансляцияләнүче 5 мультимедиа ролик булдырды. Моннан тыш, социаль челтәрләрдә
бастыру өчен 45 мәгълүмати-танып-белү посты язылган, гомуми тиражы 2 мең данә
булган 7 буклет чыгарылган.
Шулай ук Казан федераль университеты аспиранты Алия
Якубованың «Хроник мигреньгә превентив диагностика ысулы буларак, trpv1 генының
бернуклеотидлы полиморфизмын анализлау нигезендә генетик тест» темасына эше дә
билгеләп үтелде. Айрат Фаизов тикшеренүләр буенча, Казан илнең 5 эре шәһәре
исемлегенә керә, анда кешеләр еш кына мигреньнән интегә дип сөйләде. Эш
барышында бер ген ачыкланган, ул пациентта мигрень барлыкка килү өчен җавап
бирә. Бу генны билгеләү өчен генетик тест эшләнде, ул прогностик фактор һәм
клиник биомаркер сыйфатында профилактик терапия стратегиясен превентив
диагностикалау һәм үз вакытында сайлау өчен хезмәт итә ала.
КТТТУ-КАИ студенты Дарья Маряшина конкурска «Шәһәр
җәмәгать транспорты маршрутлары өчен тариф сәясәтен бәяләү һәм фаразлау»
программа продуктын тәкъдим итте. Автор фикеренчә, әлеге проект йөртүчегә
планлаштырылган ташуларны оештыру буенча үзенең техник һәм икътисадый
мөмкинлекләрен, ә шәһәр администрациясенә - пассажирлар ташу һәм тарифлар
буенча таләпләрне методик һәм сан ягыннан нигезләргә мөмкинлек бирәчәк.
«Катнашучыларның күбесе үз эшләренең шәһәр өчен
практик әһәмиятенә игътибарны юнәлтә. Студентлар һәм аспирантларга үз көчләрен
сынап карарга һәм яраткан Казаныбызны үстерү өчен белемнәр куллану кызыклы», –
диде Айрат Фаизов.
Стипедиатларны бүләкләү тантанасы югары уку
йортларында йомгаклау җыелышларында һәм галимнәр советы утырышларында узачак.
Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча,
санитар-эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, барлык стипендиатлар бүләкләнәчәк.
«Шәхсән кул кысарга мөмкинлек булмаса да, без рәхмәт белдерергә мөмкинлек
табачакбыз. Бу безнең кеше капиталы. Без үз алдыбызга яшь галимнәребезгә,
эшлеклеләргә ярдәм итү бурычын куябыз. Һәм сорау стипендиядә түгел, ә мондый
йолдызчыкларны үстерүче ата-аналарга, укытучыларга игътибар һәм рәхмәт сүзләре
җиткерүдә», – диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә башка
елдагы стипендиатларның эшләнмәләре шәһәр хуҗалыгы өлкәсендә уңышлы гамәлгә
ашырыла, бу яшьләрнең сәләте һәм югары мөмкинлекләре турында сөйли. «Яшь
булуларына карамастан, аларның эшләнмәләре шәһәр хуҗалыгында кулланыла инде.
Мин структур бүлекчәләрнең барлык җитәкчеләрен яңа эшләргә игътибар итүләрен
сорыйм. Талантларны күз уңында тоту һәм аларга ярдәм итү мөһим», – диде
И.Метшин.