(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь, Ксения
Швецова). Быел Казанда 276 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалды.
Коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында эшләрне тапшыру вакыты күчерелүгә
карамастан, бүгенге көндә объектларда барлык эшләр тәмамланган, агымдагы елга
капремонт программасы үтәлгән, дип билгеләп үтте бүгенге эшлекле дүшәмбе
вакытында Казан Мэры Илсур Метшин.
Ремонт эшләренең физик күләме
99,96%-ка үтәлгән.
2020-2022 елларга күпфатирлы йортларны капиталь
ремонтлау буенча икенче өч еллык программаны гамәлгә ашыру чорында 6,4 млрд
сумлык 726 йортка ремонт ясау планлаштырыла. Шулардан быел 278 йортны
ремонтлау, шулай ук 2021 елга 160 йортка проект-смета документациясен эшләү
планлаштырылган иде. Быелгы программаның суммасы 2,2 млрд сум тәшкил итте, дип
белдерде Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов.
«2020 ел программасын финанслау төрле чыганаклардан
тора, әмма төп чыганак булып халык акчалары кала, – дип билгеләп үтте ТКХ
комитеты рәисе. – Республикада күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерүгә
тарифны раслау 2020 елның 1-нче гыйнварыннан 6,11 сум күләмендә расланды».
Төзәтмәләр нәтиҗәләре буенча, агымдагы ел
программасына 276 йорт һәм 2021 елга проект-смета документларын эшләү буенча
168 йорт калган. Мәскәү районында урнашкан ике күпфатирлы йортны ремонтлау
киләсе елга күчерелгән. Д.Анисимов аңлатканча, Декабристлар урамы буенча
113-нче номерлы йортны ремонтлау өчен подрядчы оешмаларның берсе дә алынмаган,
ә шул ук урам буенча 115-нче номерлы йортны ремонтлау халыкның проектны эшләп
бетерү теләкләре белән бәйле рәвештә күчерелгән.
Бүгенге көнгә ремонт эшләренең физик күләме 99,96%-ка
үтәлгән. Кабул итү комиссияләре 276 йорттан 275-ендә уздырылган, калган йорт
буенча, ТКХ комитеты рәисе сүзләренә караганда, кисәтүләрне бетерү тәмамлана,
шуннан соң тапшыру актлары рәсмиләштереләчәк.
Быел барысы 145 түбә алыштырылды һәм ремонтланды, 46
күпфатирлы йортта подъездларга ремонт ясалды. 30 йортта һава торышы белән бәйле
көйләү җайланмалары урнаштырылган, 90 йортта фасадларны ремонтлау эшләре
башкарылган, йорт эчендәге инженерлык челтәрләре 90 йортта алыштырылган. Моннан
тыш, 11 йорт аз мобиль категорияле гражданнар өчен җайлаштырылган, дип хәбәр
итте Д.Анисимов.
Лифт җиһазларын алыштыру да дәвам итә. ТКХ комитеты
рәисе сүзләренә караганда, 2020 елда Казанда 54 йортта 163 лифт алыштырылган.
Подрядчыларны сайлау буенча
аукционнарны соң уздыру аркасында төп эшләрне башкару сроклары октябрь ахырына
күчте.
Март ахырында пандемия аркасында чикләүләр кертелде,
һәм бу конкурс процедураларында һәм эш башлау срокларында чагылыш тапты, дип
хәбәр итте Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов. Подрядчы
оешмаларны билгеләү аукционнары ике этапта үткәрелә: беренчесендә подрядчылар
реестры формалаштырыла, икенчесендә электрон аукцион үзе уза. Быел беренче
аукцион 8-нче июньдә булды, ә соңгыларының берсе – 14-нче августта. Чагыштыру
өчен: узган ел беренче аукционнар мартның беренче числоларында узды, һәм июнь
аена физик эшләр 40% тәшкил итте, ә августка – 72,5%.
Аукционнар барышында эшләрне башкару буенча
подрядчылар «КазаньСтройКонсорциум» ҖЧҖ (178 йорт), «РСС-инжиниринг» ҖЧҖ (43
йорт), «Лифт-Строй Компания» (54 йортта лифтлар) һәм «Ремонтстройсервис» ҖЧҖ
(бер йорт - мәдәни мирас объекты) булдылар. Эш өчен 40 субподряд оешмасы
ялланган.
«Подрядчылар эшкә керешкәннән соң, пандемия белән
бәйле проблемалар белән очрашты, – дип хәбәр итте Д.Анисимов.– Әйтик, фатир
эчендәге инженер коммуникацияләрен – җылылык, су белән тәэмин итү челтәрләрен,
канализацияне алыштырганда – күп кенә халык эш башкару өчен фатирларга керергә
мөмкинлек бирмәгән, авыру сәбәпле, яки үзизоляциядә булу аркасында. Бу эшне бик
нык катлауландырды һәм күп кенә объектлар буенча вакытны сузуга сәбәб булды.
278 йортның 111-е шундый иде.
Эшләрдәге тоткарлык саклану чараларына карамастан,
подряд оешмалары хезмәткәрләре үзләре дә коронавирус белән авыру аркасында да
килеп чыкты. Д.Анисимов сүзләренчә, төрле вакытта авыручылар саны 50%-ка
җиткән. «Подрядчы оешмаларның күбесе объектив сәбәпләр аркасында билгеләнгән
вакытка сыешмады, – дип ассызыклады ул. – Нәтиҗәдә сезонлы эшләрне башкару
сроклары 30-нчы сентябрьгә кадәр, эшләрнең төп төрләре – 30-нчы октябрьгә кадәр
озайтылды. Һава торышы һәм явым-төшемнең булмавы моңа ярдәм итте».
Барлык авырлыкларга да карамастан, ремонт эшләре сезон
ахырына кадәр төгәлләнде, дип билгеләде Мэр. «Ике айга безнең гаеп буенча
торглар күчерелде, ләкин шулай да торак фонд объектларында физик күләмнәр
үтәлде, – диде ул. – Мондый ситуацияләргә без бүтән эләкмәбез дип ышанабыз.
Безгә хәзер һәр сум өчен хисап тотарга кирәк, ә бу аз да түгел күп тә түгел
ярты мең йорт диярлек, шул исәптән 2021 елга программаны формалаштыру буенча
проект эшләрен дә кертеп. Якын арада барлык эшләрне тәмамларга кирәк».
Барлык подряд оешмалары да үз көчләрен дөрес саный һәм
бу ел эшләренең авыр шартларын җиңел генә үтеп китә алмады, аларның кайберләре
сезонлы эш төрләре буенча да, төп сроклар буенча да җитди срокларга сыешмауга
юл куйды, дип өстәде Д.Анисимов: «Мондый оешмаларга штрафлар салынды. Хәзерге
вакытта эш ялларсыз һәм эш көнен озайтып җайга салынган».
«Һәр аерым йорт буенча конкрет
чишелеш табачакбыз»
ТКХ комитеты рәисе искәртеп узганча, бу елга йортларны
капиталь ремонтлау программасы апрель аенда гына расланган – аз керемле
йортларга өстәмә акча бүлеп бирү мәсьәләсен хәл итү белән шундый соңгы килешүдә
тоткарлык булган.
«Без күп катлы йортларны гына түгел, аларда безнең
подрядчылар остарды инде, ә ике катлы, хрущевка йортларын да ремонтладык, – дип
билгеләде Мэр. – Мондый йортларда беренче тапкыр ремонтны бик лаеклы дәрәҗәдә
башкардык. Без аларда булдык, кешеләр бик канәгать».
Мондый аз керемле йортларда яшәүчеләрнең саны аз, шуңа
күрә милекчеләрнең капремонт уздыруга акчасы, кагыйдә буларак, җитәрлек түгел,
дип өстәде шәһәр башлыгы. «Бу эштә республика, шәһәр бюджетлары да катнашты, –
дип искәртте И.Метшин. – Шулай ук без мәдәни мирасның бер объектын яңарттык –
Малая Красная урамындагы 14-нче йортны, Нәҗип Җиһановның музей-фатирын. Без
мәдәни мирас объектларына керә башлыйбыз, гәрчә анда чишелмәгән сорауларның
тулы бер төркеме булса да. Шуңа да карамастан, безнең халык, шуңа күрә һәр йорт
буенча конкрет карарлар табачакбыз».
Исегезгә төшерәбез, Казанда барлыгы 1064 ике, өч һәм
дүрт катлы йорт бар, шуларның 516-сы инде ремонтланган. Быел тагын 65 азкатлы
йортка капиталь ремонт эшләре төгәлләнәчәк, шул исәптән 41 ике катлы күпфатирлы
йортка. Киләсе елга 45 объектны ремонтлау планлаштырыла.
Киләсе елда программага 2,2 млрд сумлык 236 күпфатирлы
йорт кертелгән, дип хәбәр итте Д.Анисимов. Подрядчыларны төзелеш-монтаж
эшләренә сайлау буенча конкурс процедураларын 2021 елның башында игълан итү
планлаштырыла. Барлык катнашучылар тарафыннан кирәкле документларны тапшыру һәм
конкурс процедураларын үткәрү срокларын үтәгәндә, төзелеш-монтаж эшләрен киләсе
елның февраленең икенче яртысында башларга мөмкин.