(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь, Алинә
Бережная). Казанда акт язмаларын Бердәм дәүләт реестрына тапшыру эше вакытыннан
алда төгәлләнде. Әлеге системада бөтен ил халкының гражданлык хәле актлары
турында бөтен мәгълүмат саклана. Казан Мэры Илсур Метшин ГХАТ идарәсе
хезмәткәрләренә куелган бурычларны оператив башкарганнары өчен рәхмәт белдерде.
«Бу цифрлы шәһәргә тагын бер адым. Һәркем ГХАТка теге
яки бу белешмә артыннан бару белән очраша. Хәзер без бу газапларны мәңгегә
онытачакбыз. Бу эшне вакытыннан алда башкарган өчен рәхмәт», – диде Илсур
Метшин.
Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Римма
Миңнуллина искәрткәнчә, 2017 елда Татарстан беренче булып эшләнгән федераль
системаны сынап карау ышанып тапшырылган 9 төбәк арасына керде. ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре
ГХАТ системасы эше алгоритмында проблемалы сорауларны ачыкладылар.
2018 елның 1-нче
октябреннән Бердәм дәүләт реестрына Россиянең барлык ГХАТ органнары да кушылды.
Римма Миңнуллина сөйләгәнчә, системаны тулыландыру ике ысул белән башкарылган: гражданлык
хәле актларын турыдан-туры теркәгәндә яңа акт язмаларын кертү һәм 1926 елдан
башлап электрон рәвешкә теркәлгән акт язмаларын цифрлаштыру. «Цифрлаштыру
федераль системаның бердәм таләпләре нигезендә һәр акт язмасын эшләп бетерүне
үз эченә ала, алар төрле чорларда акт язмасына мәгълүматларны төзү һәм кертү
буенча төрле кагыйдәләрне күздә тотмый», – дип билгеләп үтте Римма Миңнуллина.
Сүз уңаеннан, цифрлаштырылырга тиешле Казан ГХАТ
идарәсенең архив фонды күләме – 3 млн 210 мең 827 акт язуы, бу Татарстанның
барлык архив фондының 25%-ын тәшкил итә.
Гражданлык хәле актларын БДРна тапшыру процедурасы үзе
өч этаптан тора. Беренчесе – 2013-2018 елларда төзелгән туу турында акт
язмаларын ГХАТ федераль системасына тапшыру. Бу эшне агымдагы елның 1-нче апреленә
кадәр тәмамларга кирәк иде. Икенче этапта 2020 елның 1-нче июненә кадәр
тулысынча федераль системага туу турында актлар язмаларын һәм 2006 елдан 2018
елга кадәр чорда төзелгән никах теркәү һәм өзү турында актлар язмаларын
тапшырырга кирәк иде.
Йомгаклау этабы 31-нче декабрьгә кадәр дәвам итә, ул
1926 елдан башлап барлык актлар язмаларын БДРга тапшыруны үз эченә ала. «ГХАТ
хезмәткәрләре, эшкә тугры, үҗәт булулары, көн саен бәйрәм һәм ял көннәрсез
нон-стоп режимында тырышып эшләве аркасында, катлаулы эпидемиологик шартларда
23-нче октябрьдә эшне төгәлләделәр», – дип хәбәр итте Римма Миңнуллина.
Яңа система инде уңай нәтиҗәләр күрсәтте. Шулай итеп,
16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр сервис ярдәмендә, өйдән чыкмыйча
гына, дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша электрон гариза биреп кенә Россия
Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә махсус түләүләр алды.
Бүген шулай ук ана капиталы да дистанцион форматта
рәсмиләштерелә: туу турында мәгълүматлар автомат рәвештә ГХАТ базасыннан РФ
Пенсия фондына тапшырыла, ә ана капиталы сертификаты электрон рәвештә
гражданинның дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетына килә.
Моннан тыш, ГХАТның
БДРда белешмәләрне саклауның үзәкләштерелгән системасы ГХАТ
органнарыннан кабат документлар алуны гадиләштерә. «Элек башка регионга күчеп
килкән гражданга туу турында документ таләп ителә иде, моның өчен акт язмасы
саклана торган ГХАТ органына почта запросы җибәрергә кирәк иде. Бөтен процедура
ике атнага кадәр дәвам итә иде. Хәзер исә гражданин кайда гына булса да, ГХАТ органына
мөрәҗәгать итә һәм шул ук көнне 20 минут эчендә документны кабат ала ала», –
дип аңлатты Римма Миңнуллина. Ул әлеге хезмәт 2021 елның 1-нче гыйнварыннан
гына көченә керә, Казан ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре тест режимында аны хәзер үк
күрсәтә, дип өстәде. Шулай ук хәзер үк Казанның архив фондыннан теләсә кайсы
документны Россиянең теләсә кайсы ГХАТ органында алырга мөмкин.
Гражданлык хәле актлары ГХАТ Бердәм дәүләт реестрында
көн саен, туганнан алып, кешенең гомере буена гражданлык хәле актлары теркәлә.
Әлеге белешмәләр шулай ук дистанцион режимда ведомствоара электрон
хезмәттәшлеге системасы аша дәүләт структураларына һәм фондларына бирелә. «Бу
тууны, армиягә чакырылышны үзәкләштереп исәпкә алырга, балалар бакчаларына һәм
мәктәпләргә ихтыяҗны, пенсиягә чыкканда пенсия акчаларын, төрле ташламалар һәм
пособиеләрне исәпкә алырга мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте спикер.