(Казан
шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь, Алинә Бережная). Казанда «Кыш Бабайга хат»
традицион яңа ел акциясе старт ала. Быел, эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып,
катлаулы тормыш хәленә эләккән балалар теләкләре белән открыткаларны социаль
челтәрләр ярдәмендә сайларга мөмкин булачак. Акция турында тулырак Казан
Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә балалар һәм яшьләр
эшләре комитеты җитәкчесе Айрат Фәизов сөйләде.
«Кыш Бабайга хат» акциясе ТР башкаласында тугызынчы
тапкыр уздырыла, бу вакыт эчендә аеруча игътибарга мохтаҗ 1716 бала бүләк алды.
Быел хәйрия акциясендә «Дуслык» социаль-тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр,
сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, шулай ук «Доверие» социаль хезмәт
күрсәтү үзәге патронажы астындагы балалар катнашачак.
Балалар Яңа елга нинди бүләк алырга теләве турында Кыш
Бабайга теләкләр язачаклар. Гадәттәгечә Яңа ел теләкләре белән чыршы Башкарма
комитет бинасында урнаштырылачак. Декабрь дәвамында теләге булган һәркем
билгеле бер тормыш авырлыклары кичерүче баланың хыялын тормышка ашырырга һәм
аңа үзе хыялланган бүләген тапшыра ала. Шулай ук «Альпари» фонды 15-нче
декабрьгә кадәр шәһәрнең эре сәүдә үзәкләрендә теләкләр белән чыршылар
урнаштырачак.
Айрат Фәизов быел, эпидемиологик хәлне исәпкә алып,
балаларның теләкләрен дистанцион рәвештә белеп була, дип билгеләп үтте. Баланың
хыялын үтәү өчен pismo_dedushke_morozu Instagram-аккаунтына керергә, открытка
сайларга, «Үтим» язарга һәм хыялны тормышка ашырырга кирәк. Бүләкләр 27-нче
декабрьгә кадәр Петербург урамы, 70 адресы буенча балалар һәм яшьләр эшләре
комитетында кабул ителә. «Контактсыз бүләкләрне волонтерлар – Кыш Бабайның
ярдәмчеләре тапшырачак, ә һәр бала шулай ук кышкы тылсымчыдан шәхси
видеомөрәҗәгать алачак», – дип сөйләде Айрат Фаизов һәм һәр елны сабыйларның
теләкләре ихласлыгы һәм могҗизага ышануы белән аерылып торуын билгеләп үтте.
Кыш бабай белән Кар кызы урамда табып алынган песи баласы өчен өй, микроскоп,
циркка билетлар, иппотерапия белән шөгыльләнүгә сертификат кебек гадәти
булмаган бүләкләр тапшырдылар.
Казан Мэры Илсур Метшин барлык башкарма комитет
бүлекчәләрен, шәһәр администрациясен акциядә катнашырга чакырды. «Бу балаларның
таяныр кешеләре юк, шуңа күрә бу акция бик мөһим, мин аңа барыгызның да
кушылуын үтенәм. Бүләкләр биргәндә, җавап аласың, бу бик кыйммәт әйбер», – дип
ассызыклады Илсур Метшин.