(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь, Алена
Мирошниченко). Бүген эшлекле дүшәмбене ачып, Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп
үткәнчә, муниципалитетта икътисадны һәм күп процессларны цифрлаштыру – вакытның иң мөһим таләпләренең берсе.
Пандемия вакытында ул үзенең актуальлеген аеруча күрсәтте. Мэр әлеге теманың
көз дәвамында «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» бөтендөнья оешмасының
Евразия бүлеге президенты һәм БМОның җирле үзидарә мәсьәләләре буенча
консультатив комитеты президенты сыйфатында катнашырга туры килгән барлык
халыкара форумнарда да күтәрелүен әйтте.
«Барлык бу мәйданчыкларда шәһәрләр, төбәкләр, илләр
хөкүмәте алдында торган иң зур мәсьәләләр турында фикер алышалар. Пандемия
кайбер проблемаларның булуын ачыклады, һәм хәзер алга таба үсеш юлларын табарга
кирәк. Халык саны буенча, икътисадтагы, экологиядәге аермалар, милли үзенчәлекләр
белән аерылып торган шәһәр һәм илләр стартның бер линиясенә басты. Шуңа күрә
без бүгенге көндә калган ситуациядән үсеш вариантлары турында фикер алышабыз»,
– диде И.Метшин.
Узган айда Илсур Метшин өч халыкара чарада катнашты:
күпләп төрле шәһәр мэрлары, халыкара оешмалар, шул исәптән БМО һәм Евросоюз
вәкилләре катнашында «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Бөтендөнья советында, «G-Global. XXI гасыр дөньясы» халыкара конгрессында һәм Алмата инвестицион форумында.
Алар барысы да онлайн режимда узды, дип билгеләде
шәһәр башлыгы, бу вакытны экономияләүдә һәм төрле континентлардан төрле шәһәр
һәм оешмалар вәкилләре арасында тәҗрибә уртаклашуда яхшы ярдәм булып тора. Һәм
бу чараларда цифрлаштыру мәсьәләләре күтәрелде. «Әгәр 10 ел элек
IT-технологияләрне кертү белән шөгыльләнүчеләр трендта булса – бу модага иярү
иде, бүген бу теләсә кайсы шәһәр, төбәк һәм муниципалитетның өзлексез эшчәнлеге
өчен кирәк», – дип йомгаклады И.Метшин.