(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче ноябрь). Казан башкарма комитетының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсен җитәкләгән Рифат Ханнанов РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко командасына эшкә күчә. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгълүмати технологияләр һәм элемтә үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Рифат Ханнановны «Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен» хөрмәтләү билгесе белән бүләкләде.
«Безнең командада хезмәттәшләр чираттагы тапкыр аларны федераль дәрәҗәгә алганчы үсәләр. Яңа хөкүмәт вице-премьеры Дмитрий Чернышенко шалтыратты һәм шәхсән Рифат Ханнановны үз командасына, үз секретариатына сорады, – дип сөйләде И.Метшин. – Сүз уңаеннан, ил яшь, уңышлы һәм тәҗрибәле идарәчеләргә мохтаҗ, Рифат Ханнанов шундыйлардан».
Мэр искә төшергәнчә, Казан хакимияте командасында Рифат Ханнанов 2008 елдан бирле, һәм 2014 елдан, Универсиададан соң ук, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсен җитәкләде.
«Ул профессионал, иң заманча технологияләргә тирән чумган кеше, һәрвакыт яңалыклар һәм үзгәрешләр башында. Без күргән үзгәрешләр – идарә һәм аның башлыгының зур казанышы», – дип ассызыклады И.Метшин. «Федераль масштабтагы сынау проектлары рәвешендә Казан мисалында яхшы билгеләр алырбыз дип өметләнәм», – дип өстәде шәһәр башлыгы.
И.Метшин күпьеллык эшләре өчен Рифат Ханнановка рәхмәт белдерде һәм аңа яңа вазифасында уңышлар теләде. «Сез масштаблы үзгәртеп коруларда ярдәм итәрсез дип ышанабыз, – дип билгеләде шәһәр башлыгы. – Мәгълүмат технологияләре һәм цифрлаштыру шәһәрне үзгәртә, кирәкмәгән чиратларны булдырмыйча, шәхсән баруны таләп итмичә, ишегалды территориясенең торышын гаджеттан контрольдә тоту мөмкинлеге, счетлар өчен түләү һәм башка уңайлыклар тудыра».
«Сезнең белемегез һәм бай тәҗрибәгез бу масштаблы проектларга ил Президенты һәм премьер-министр җитәкчелегендә гамәлгә ашырылырга мөмкинлек бирер дип өметләнәбез. Ә без хөкүмәтнең иң кыю идеяләре өчен мәйданчык булырга әзер», – дип ассызыклады И.Метшин.
Рифат Ханнанов үз чиратында билгеләгәнчә, эш вакытында зур мәктәп узган. «Үз-үзенне табу өчен мөмкинлекләр тудырганыгыз өчен рәхмәт. Сезнең янга килгәч, сораулар белән мөрәҗәгать иткәндә, сез офык артына еракка карыйсыз, без күрмәгәннәрне әйтеп бирә аласыз. Бу яхшырак эшләргә ярдәм итә. Коллегалар, барыгызга да бик зур рәхмәт», – диде ул.
Аның сүзләренә караганда, видеокүзәтү буенча катлаулы проектны тормышка ашыра алганнар, шулай ук элемтә өлкәсендә зур эш башкара алганнар, шуның аркасында хәзер элек булган күп кенә проблемалар юк.
«Мин муниципаль дәрәҗәдә, кешеләр һәм министрлыклар белән хезмәттәшлек итә торган иң катлаулы участокта нәтиҗәле эшләргә мөмкин булуында бик зур тәҗрибә тупладым, – дип билгеләп үтте Р.Ханнанов. – Бу тәҗрибәне мин федераль дәрәҗәдә кулланырга һәм Казанның уңышларын бөтен җирдә таратырга, Татарстан башкаласын без эшләгән компетенцияләр үзәге итәргә тырышачакмын».
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Р.Ханнанов җитәкчелегендә муниципаль хезмәтләрне цифрлы рәвешкә күчерүгә, электрон сервисларны үстерүгә, Казан шәһәре Башкарма комитетының бердәм мәгълүмат-телекоммуникация киңлеген формалаштыруга, иҗтимагый киңлекләрдә, күпфатирлы йортларда, паркларда һәм скверларда видеокүзәтү оештыруга, социаль өлкә объектларында куркынычсызлыкны арттыруга юнәлдерелгән «Санлы муниципалитет» муниципаль программасын гамәлгә ашыру буенча эш алып барылды.
Белешмә
Ханнанов Рифат Әсфанович 1977 елның 19-нчы мартында туган.
1998 елда «технологик процессларны һәм производстволарны автоматлаштыру инженеры» белгечлеге буенча Казан дәүләт технология университетын тәмамлый. 2001 елда «Предприятиедә икътисад һәм идарә» белгечлеге буенча Казан дәүләт технология университетын тәмамлый. 2010 елда «Инновацион һәм проект менеджменты» МВА программасы буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясен тәмамлый.
1998 елдан 1999 елга кадәр – Россия Федерациясенең кораллы көчләрендә хезмәт итә;
1999 елдан 2002 елга кадәр – ЭВМ операторы, «Татнефть» ААҖ «Татнефтегаз» Идарәсендә инженер;
2002 елдан 2007 елга кадәр – «Татнефть» ААҖ «Татнефтегазпереработка» идарәсендә мәгълүмат-исәпләү үзәгенең әйдәүче инженеры;
2007 елдан 2008 елга кадәр – «Себер Интернет компаниясе» ҖЧҖ Казан филиалының сату буенча менеджеры;
2008 елдан 2014 елга кадәр - Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгының беренче урынбасары – мәгълүматлаштыру бүлеге башлыгы;
2014 елдан 2020 елга кадәр – Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы.
Казан шәһәре Башкарма комитетының (2009) мактау грамотасы белән бүләкләнде; Казан шәһәре мэрының Рәхмәт хаты (2012), «Бөтенроссия халык санын алуны уздырудагы казанышлары өчен» медале белән (2012), «Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашуы өчен» Татарстан Республикасы Премьер-министрының рәхмәт хаты (2014).
EndFragment