(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче ноябрь, Ксения
Швецова). Казанда кайнар туклану белән тәэмин ителгән укучылар саны быел узган
ел белән чагыштырганда 14 мең кешегә арткан һәм 143 мең укучыны тәшкил иткән.
Бу яңа уку елыннан башлангыч сыйныф укучыларының барысы да бушлай туклана
башлау белән бәйле, шулай ук быел парта артына – 7 мең беренче сыйныф укучысы
утырды. Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин мәктәп туклануы
сыйфатын күзәтергә, шулай ук бу эшкә укучыларның ата-аналарын һәм укытучыларны
активрак җәлеп итүне йөкләде.
82 меңнән артык укучы бушлай туклана,
78%-ы кайнар азык белән
Уку елы башыннан 13 мең өлкән сыйныф укучысы, шулай ук
69,5 мең башлангыч сыйныф укучысы бушлай туклана. Кече сыйныф укучылары өчен,
аксымнар, майлар һәм углеводлар буенча балансланган, таләп ителгән
калориялелекне исәпкә алып, ике атналык меню эшләнде, дип хәбәр итте азык-төлек
һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина. Бу меню
нигезендә бушлай кайнар туклану үз эченә салкын кабымлык – салат яки яшелчәләр,
төп ризык (ит, кош ите, балык), гарнир, кайнар эчемлек, ассортиментта икмәк һәм
атнага берничә тапкыр җиләк-җимешләр ала. Бу җыелманың бәясе 51 сум 85 тиен.
Ата-аналарның кече сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар
туклану менюсында беренче ризык булмау белән бәйле мөрәҗәгатеннән соң 19-нчы
октябрьдән менюда бәясе 16 сум булган фрикаделькалар
белән аш барлыкка килде.
Барлыгы ассортиментта 12 төрле аш.
Башлангыч сыйныф укучылары түләүсез кайнар тукланудан
тыш, 30 сумга беренче сменада иртәнге аш ашарга һәм икенче сменада әбәт ашы
ашарга мөмкин.
«Башлангыч мәктәпне бушлай туклануга күчерү
департамент эшен пандемиягә бәйле рәвештә үзгәртеп кору зарурлыгы белән туры
килгән. Моңа өстәмә 7 мең укучы өстәлде. Моның фонында утырту урыннары, кадрлар
җитмәү мәсьәләләре дә бар – кыскасы, быел департамент алдында югары
катлаулылыктагы бурычлар тора иде, – дип шәрехләде Казан Мэры. – Шуңа да
карамастан, без департаментның куелган бурычны үти алуын күрәбез. Аңлашыла, 52
сумга әллә кая китеп булмый – бу бернинди өстәмә түләүләрсез туклану
продуктлары гына».
Тулаем алганда, беренче чирек нәтиҗәләре буенча
укучыларның кайнар туклануы 78% тәшкил итте.
Ел ахырына кадәр мәктәп менюсында
яңа яшелчә ризыклары барлыкка киләчәк
Бердәм меню өч көн дәвамында кабатланмый торган ризык
составы белән ике атнага төзелә. Бүгенге көндә мәктәп менюсында 153 исем бар,
шуларның 12 беренче һәм 46 икенче ризык, 11 гарнир, 11 сөт ризыгы, 30 салкын
кабымлык, 24 эчемлек, 19 кондитер һәм камыр ризыклары, дип хәбәр итте
Р.Мөхәммәтшина. Моннан тыш, мәктәп ашханәсе ассортиментына сезонлы җиләк-җимеш
һәм яшелчәләр керә.
«Барлык мәктәпләрдә икенче чиректән сезонны исәпкә
алып, яңартылган меню гамәлдә, – дип хәбәр итте туклану департаменты генераль
директоры. – Мәктәп менюсын төзегәндә, без ата-аналарның һәм укучыларның даими
дегустацияләр һәм сораштырулар барышында ачыкланган өстенлекләрне исәпкә алырга
тырышабыз. Күп кенә өлкән сыйныф укучылары дөрес һәм сәламәт туклануны яклы.
Шуңа күрә ел ахырына кадәр без яңа ризыкларны татып карарга һәм өлкән сыйныф
укучылары өчен яшелчә ризыкларының ассортиментын киңәйтергә планлаштырабыз».
«Без барлык кисәтүләр һәм
таләпләргә тиз җавап бирергә тиеш»
Мәктәптә туклану сыйфатын контрольдә тотарга
укучыларның ата-аналары бәяләмәләре һәм кисәтүләре дә ярдәм итә, дип билгеләп
үтте спикер. Әйтик, мәктәпләрдә ата-аналар контроле журналлары алып барыла.
Быел аларда 984 уңай һәм 4 тискәре бәяләмә калдырганнар. Шул ук вакытта уку елы
башыннан алып 30 мәктәптә мондый журналларда бер генә язма да барлыкка килмәде.
Ата-аналарның дәгъвалары шулай ук социаль
челтәрләрдәге департамент
аккаунтында һәм «Ашадым һәм
канәгать» кушымтасында җыела.
Шәһәр Мэры кире элемтә инструментларыннан активрак
файдаланырга һәм мәктәп туклануының сыйфатын күтәрүдә казанлыларны ярдәм итәргә
чакырды. «Мин барлык ата-аналарга да мөрәҗәгать итәм: бу зур эшне, һичшиксез,
ата-аналар комитетлары, безнең педагоглар коллективы һәм мәктәп директорлары
белән бергә уздырырга кирәк, – диде И.Метшин. – Без балаларыбызны тәрбияләү,
укучыларның сәламәт туклануын күзәтү өчен ата-аналар булып торабыз. Без барлык
кисәтүләргә һәм дәгъваларга тиз җавап бирергә тиеш. Күбрәк килегез, журналда
язмалар калдырыгыз, үз фикерегез белән уртаклашыгыз».