(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче ноябрь, Алинә
Бережная). Ел саен Казанда инвалидлыгы булган кешеләр өчен уңайлы яшәү шартлары
тудырыла – инклюзив уку йортлары барлыкка килә, төрле иҗади студияләр, спорт
секцияләре ачыла, транспорт һәм мәдәни учреждениеләр җайлаштырыла. Әмма, Казан
Мэры Илсур Метшин фикеренчә, системалы якын килүне таләп итә торган мәсьәләләр
кала.
«Елдан-ел инвалидлар өчен мөмкинлекләрне киңәйтергә
тырышабыз – мәктәпләрне, балалар бакчаларын, спорт, мәдәни учреждениеләрне
җайлаштырабыз. Бүген мәгариф инклюзив программалары, юл инфраструктурасы, ә
җәмәгать транспорты аз мобильле төркемнең ихтыяҗларын исәпкә ала, – дип
билгеләде Илсур Метшин. – Барлык мәсьәләләр дә хәл ителгән дип әйтә алмыйбыз,
әмма без аларны системалы рәвештә хәл итәбез, алар даими контрольдә, без аларны
эзлекле хәл итәчәкбез». Шәһәр башлыгы шулай ук шәһәрдә инвалидлар белән эшләүче
хәйрия фондларына даими ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте. «Без хәйрия фондларына
ресурслы ярдәм күрсәтергә тырышабыз, алар «Игелекле Казан» кысаларында
программаларда катнаша. Без бу эшне һичшиксез дәвам итәчәкбез», – дип
ассызыклады шәһәр башлыгы.
Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр иткәнчә,
бүгенге көндә Казанда эшкә сәләтле инвалидлар саны 20 мең 730 кеше тәшкил итә,
шуларның 7067-се эшкә урнаштырылган. «Шәһәр мәшгульлек үзәгендә инвалидлар өчен
вакансияләр һәм һөнәри юнәлеш бирүче хезмәтләр күрсәтелә»,– дип сөйләде Азат Абзалов.
«Уңайлы мохит» дәүләт программасы кысаларында Казанда
145 мәгариф учреждениесе үзенчәлекле балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен
җайлаштырылган. Шәһәрдә төрле тайпылышлары булган балаларны коррекцияләү өчен
балалар бакчалары челтәре һәм төркемнәре үсеш алган.
Бүген шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә
1407 инвалид бала укый, шуларның 337-се – сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре
чикләнгән балалар. Өйдә индивидуаль рәвештә 554 кеше укый, шуларның 21-е –
дистацион белем бирү технологияләрен кулланып.
Моннан тыш, шәһәрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән
балалар өчен 9 дәүләт белем бирү оешмасы эшли, аларда 2 меңнән артык бала белем
ала.
Шәһәр инклюзив белем бирү системасы буенча да үсә –
бүген әлеге система буенча 38 база мәктәбе һәм 28 балалар бакчасы эшли.
Азат Абзалов сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән
балаларның 48%-ы өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләнүен билгеләп
үтте. Мәсәлән, П.И.Чайковский исемендәге 1-нче балалар мәктәбендә инвалидларны
индивидуаль программа буенча укыту уздырыла. «Системалы рәвештә алып барыла
торган эш нәтиҗәсендә үзенчәлекле укучылар Казан Мэрының стипендиаты һәм
халыкара конкурслар лауреаты була», – дип ассызыклады спикер.
М.Мозаффаров исемендәге 18-нче балалар музыка
мәктәбендә терәк-хәрәкәт системасы бозылган балалар өчен махсус программалар,
шулай ук ишетү сәләте бозылган балалар өчен дә махсус программалар буенча
эшлиләр. Ел саен музыка мәктәбендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Йөрәк
белән тыңлап» дигән Республика фестиваль-конкурсы уза.
И.Зарипов исемендәге балалар сәнгать галереясе
базасында, 5-нче балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә менә 5 ел инде «Йөрәктән
йөрәккә» социаль арт-проекты оештырылды. Биредә аутист балалар өчен рәсем
сәнгате буенча системалы дәресләр үткәрелә. «Һәр теләүче теләсә кайсы этапта
укуга кушылырга мөмкин, әлеге программа буенча 40 кеше шөгыльләнә», – дип
сөйләде Азат Абзалов. Ул шулай ук белем алу барлык категорияләр өчен бушлай
уздырыла, дип өстәде. Инвалидлык булу турында белешмә кергәндә таләп ителми.
Моннан тыш, сәламәтлек мөмкинлеге чикле 83 бала
муниципаль мәдәният сарайларында һәм
йортларында шөгыльләнә, 50-дән артык укучы Үзәк китапханәнең әдәби
чараларына йөри. Укулар алар өчен шулай ук бушлай үткәрелә.
Аерым казанлыларның иҗтимагый һәм иҗат эшчәнлегендәге
уңышлары федераль дәрәҗәдә дә билгеләп үтелде, дип ассызыклады Азат Абзалов.
Әйтик, «Э-моция» Казан инклюзив студиясенең идея илһамландыручысы Инесса
Клюкина 2019 елда Россиянең иң яхшы волонтеры булды. «Э-моция» иҗат инклюзив
студиясе 2016 елдан бирле «Юность» мәдәният йортында уңышлы эшләп килә, бөтен
шәһәрдән 18 яшьтән югары яшьләрне
берләштерә. Артистлар спектакльләр әзерлиләр һәм конкурс программаларында
катнашалар. Бу чыннан да бернинди киртәләр булмаган чикләрсез театр», – дип
ышана Азат Абзалов.
Инлюзив программалар эшенең уңышлы тәҗрибәсе шәһәрнең
һәм республиканың башка социаль учреждениеләренә дә таратыла. Өченче ел инде
Казан театрларында спектакльләр тифлокомментарийлар белән бара – яңа формат күрү сәләте начар булган
кешеләргә сәнгатькә якынаю мөмкинлеге бирә. Бүгенге көндә дүрт театрда 16
спектакль сукырлар өчен җайлаштырылган – Кариев исемендәге ТЮЗда, Камал
театрында, «Әкият» курчак театрында һәм Яшь тамашачы театрында.
Шәһәр китапханәләре шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән
кешеләр өчен җайлаштырылган. Шәһәр китапханәләре фондында Брайль шрифты белән
300-дән артык китап бар. Начар ишетүчеләр өчен тавышны индукцион көчәйтүчеләр
куелган, санитария-гигиена бүлмәләрендә халыкның аз мобильле төркемнәре өчен
персоналны чакыру системасы урнаштырылган. Үзәк китапханәдә күз күрүе буенча
инвалидлар өчен персональ компьютерлар, шулай ук Брайльнең тактик дисплее
урнаштырылган, бу укучыларга китапларның, вакытлы басмаларның электрон
версияләре белән дә, шулай ук басма китаплар белән дә танышырга мөмкинлек бирә.
Музейларда һәм галереяларда инвалидлыгы булган кешеләр
өчен мәдәни ял итү өчен иҗади мастер-класслар, күргәзмәләр үткәрелә. Сүз
уңаеннан, Әмир Мәҗитов, Бакый Урманче музейларында, Илдар Зарипов
галерея-студиясендә, «Хәтер Китабы» мемориалында, Аксенов йортында экскурсияләр
инвалидлар өчен бушлай. Константин Васильев, Казан зооботаника бакчасы һәм
Милли музейга мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ташламалы бәядән керә ала.
«Талантика» яшүсмерләр клубы базасында сәламәтлек
буенча чикләүләр булган тәрбияләнүчеләр белән комплекслы эш алып барыла. Махсус
спорт залы җиһазландырылган, аның базасында интенсив-сәламәтләндерү
физкультурасы буенча дәресләр уздырыла.
Спорт объектларында киң колачлы эш алып барыла. Физик
культура һәм спорт комитетының 12 учреждениесе инвалидлар һәм халыкның аз
мобильле төркемнәре өчен җайлаштырылган. 2019 елда адаптив спортны үстерү
буенча яңа адым ясалды – Казанда спорт мәктәпләре базасында начар ишетүчеләр
спорты бүлекләре ачылды. Хәзерге вакытта футбол һәм ирекле көрәш үстерелә.