(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче ноябрь, Алена
Мирошниченко). Казанда 27-нче марттан «Яндекс.Такси» компаниясе белән
хезмәттәшлектә өйгә 210 меңнән артык табиб чакыру оештырылган. Хәзерге вакытта
медицина хезмәткәрләренә хезмәт күрсәтү өчен 75 автомобиль җәлеп ителгән.
Авырлыкларны берләшеп кенә җиңеп була, өстәвенә, хакимият тармакларын гына
түгел, бизнесны да җәлеп итеп, – дип билгеләде бүген Казан шәһәре башкарма
комитетының эшлекле дүшәмбесендә Илсур Метшин.
Беренче вакытта «Яндекс.Такси» компаниясе табибларга
бушлай хезмәт күрсәткән. Компания белән хезмәттәшлек хәзер дә дәвам итә. «Барлык
машина йөртүчеләр дә компания хисабына саклык экраннары һәм шәхси саклану
чаралары белән тәэмин ителгән, көн саен автомобильләрдә дезинфекция уздырыла»,
– дип хәбәр итте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.
Аның сүзләренчә, агымдагы ел ахырына кадәр «Яндекс.Такси»
хезмәте өчен чыгымнарның якынча суммасы
республика бюджетыннан 90 млн сумга якын тәшкил итәчәк. Кирәк булганда
машиналар саны арттырылырга мөмкин.
«Бүген беркемгә дә җиңел түгел. Кешеләргә,
компанияләргә, предприятиеләргә ярдәм итү мисаллары аеруча рухландыра.
Волонтерлар ярдәме эле дә кирәк. Тагын бер кешеләргә карата мәхәббәт һәм ышаныч
белән хезмәт итүче төрле юнәлешләрдә эшләүче волонтерларга барысына да рәхмәт
белдерәсем килә. Бу көн саен батырлык кылу», – диде Илсур Метшин.
«Без пандемиягә
кадәр төзегән элемтәләр – тугандаш шәһәрләр эшли башлады. Узган атнада
безгә ярдәм Кытайның Гуанчжоу
шәһәреннән килде.
Хезмәттәшләребез 50 мең битлек һәм 100
термометр тапшырды. Кытай партнерларыбызга рәхмәт әйтәсе килә: мондый ярдәм,
һичшиксез, бик мөһим. Партнерларның, тугандаш шәһәрләрнең ярдәмен тою безгә бик
кыйммәт, – дип ассызыклады И.Метшин. – Маскаларны без волонтерларга октябрь
аенда эшне яңадан
торгызган «Без бергә»
штабына тапшырдык. Ашау ризыкларыннан тыш, хәзер алар шулай ук өйгә COVID-дан
дарулар да ташыячак. Монда катнашкан һәркемгә бик рәхмәтле».
Исегезгә төшерәбез, язын инфекция белән көрәш өчен ТР
Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе өстәмә күчмә бригадалар
формалаштырды. «Яндекс. Такси» компаниясе авыруларның өйләренә чыгучы медицина
персоналына «Медик» бушлай тарифы буенча мобиль телефоннан такси чакырту
мөмкинлеген бирде. Татарстан башкаласы эзеннән әлеге проект Санкт-Петербург,
Түбән Новгород, Сочи, Омск, Махачкалада һәм башка шәһәрләрдә гамәлгә ашырылды.