(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче ноябрь, Алена Мирошниченко). Казан Мэры Илсур Метшин Серов урамындагы 87-нче рус-татар мәктәбендә булды. Биредә ашханәгә капиталь ремонт ясаганнар, аны мәктәп ресторанына үзгәртеп кордылар. Хәзер уку йортында кайнар туклану 93%-ка кадәр арткан. Мәктәпне карау барышында шәһәр башлыгы киләсе елда спортзалга, чишенү бүлмәләренә, подвал һәм хоккей тартмасына капиталь ремонт ясауны йөкләде.
Серов,12а урамындагы 87-нче мәктәп, 1979 елда төзелгән, бүгенге көндә 27 сыйныфта 779 кеше укый. Бинаны капиталь төзекләндерү 2012 елда узды, ул үз эченә электромонтаж һәм гомумтөзелеш эшләрен, тәрәзәләрне, ишекләрне, су уздырмый торган йомшак өслекне, җылылык һәм канализацияне алган.
Күптән түгел генә мәктәп ашханәсенә капиталь ремонт ясалды. Уку учреждениесе директоры Ләйсән Шәрәфуллина әйтүенчә, бина тулысынча үзгәргән. Бирегә яңа җиһазлар һәм мебель сатып алганнар, ике яклы тарату урынын урнаштырганнар. Моннан тыш, төзүчеләр вентиляция, электр, канализация һәм су белән тәэмин итү системаларын ремонтлаган. «Ашханәдән балалар рәхәтләнеп килә торган уңайлы бина булдыру мөмкинлеге биргәнегез өчен рәхмәт», – диде Л.Шәрәфуллина.
Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшина бу мәктәп ашханәсендә иң яшь коллектив булуын билгеләп үтте. Пешекчеләрнең яше 23-тән 36 яшькә кадәр аралыкта. «Алар үзләре дә укучыларның ата-аналары яки апалары кебек килеп чыга, шуңа күрә алар эшкә һәм ашарга әзерләү сыйфатына тиешле дәрәҗәдә игътибар итәләр», – диде Р.Мөхәммәтшина.
Октябрьдә бу мәктәптә кайнар туклану белән тәэмин итү 5%-ка (сентябрь белән чагыштырганда) үсте һәм 93% тәшкил итә. Бу күрсәткеч гомумшәһәрнекеннән югарырак, ул 78% тәшкил итә, дип билгеләп үтте азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры.
Ләйсән Шәрәфуллина шәһәр җитәкчесенә әти-әниләрнең ата-аналар контроле журналында даими рәвештә кайнар туклану турында уңай бәяләмәләр калдыруларын хәбәр итте. Моннан тыш, узган ел биредә шулай ук уңай бәя алган зур мәктәп пикнигы узган.
Казан Мэры мәктәп укучыларына әзерләнгән ризыкларны – кәбестә, котлет, балык, компот татып карады. «Яхшы сыйфат сөендерә. Балалар төрлечә укый, киенә ала, әмма мәктәптә алар бер үк дәрәҗәдә яхшы тукланырга тиеш. Балаларга тәмле итеп әзерләүче пешекчеләргә рәхмәт. Шартларга килгәндә, бу безнең стандарт булачак. Без барлык мәктәпләрдә, аның кайда урнашуына карамастан, шәһәр үзәгендәме, шәһәр читендәме, поселоктамы, балалар туклануы өчен яхшы шартлар булуын телибез», – диде И.Метшин.
Мәктәпне карау барышында шәһәр башлыгы спорт залына, чишенү бүлмәсенә, подвалга һәм хоккей тартмасына капиталь ремонт ясауны йөкләде. «Киләсе елга монда яктырту белән нормаль зурлыктагы мәйданчык ясарга кирәк. Монда Аллах үзе яхшы хоккей тартмасы ясарга кушкан. Өстәвенә тренер да бар», – диде И.Метшин.
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Илсур Хисмәтуллин мәктәп тирәсендәге территория буенча шәһәр башлыгын йөртте. Узган ел мәгариф объектларын ремонтлау программасы кысаларында биредә коймалар алыштырылды. Ә быел мәктәп территориясендә асфальт өслекне алыштырдылар, 34 агач һәм 20 куак утырттылар, 20 КАМАЗ кара туфрак китерделәр.
Чарада шулай ук мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Светлана Захарова да катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Быел Казанда барлык башлангыч мәктәп укучылары – 72 мең бала бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителде. Мондый йөкләмәне Россия Президенты Владимир Путин бирде. Моннан тыш, Татарстан башкаласында шәһәр бюджеты хисабына аз керемле гаиләләрдәге һәм социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдәге балалар туклана. 5-11-нчы сыйныф укучылары арасында 13,2 меңнән артык кеше бушлай туклану белән тәэмин ителгән.
2019 елда 36 ашханә һәм азык-төлек блогы ремонтланган. Моннан тыш, Социаль туклану һәм азык-төлек департаменты мәктәпләр өчен җиһазлар һәм мебель сатып алды.