(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы ноябрь, Алинә Бережная). Ел башыннан Казанда 20 мең 281 җинаять теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 9 процентка күбрәк. Үсеш телекоммуникация технологияләрен кулланып кылынган җинаятьләр саны шактый арту сәбәпле, шулай ук полиция хезмәткәрләре тарафыннан наркотикларның, миграция һәм икътисадның законсыз әйләнешенә каршы тору өлкәсендә инициативалы ачыкланган җинаятьләр исәбенә килеп чыккан. Шәһәрдә криминоген хәл турында бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары - полиция башлыгы Валерий Саматошенков сөйләде.
Җинаятьләрнең гомуми саныннан 7095 хокук бозуны кылуда гаепле кешеләр ачыкланган, аларның һәр бишенчесе авыр һәм аеруча авыр категориягә карый, дип ассызыклады Валерий Саматошенков. Шуның белән бергә, агымдагы елда талау һөҗүмнәре һәм караклыклар, шул исәптән шәһәр халкының фатирларыннан һәм торак йортларыннан, авто- һәм мототранспорт урлаулар азрак башкарылган. Шулай ук яшүсмерләр җинаятьчелегенең кимүе билгеләп үтелде, җәмәгать урыннарында һәм шәһәр урамнарында җинаятьләр азрак кылынган.
Валерий Саматошенков сүзләренчә, җинаятьләрне ачуда видеокүзәтү камералары зур ярдәм күрсәтә. Бүген Казанда торак массивларның 50%-ы, шәһәрнең 40 паркы һәм скверы видеокүзәтү чаралары белән тәэмин ителгән. «Хәзерге вакытта «Имин шәһәр» һәм «Имин ишегалды» программалары кысаларында шәһәрдә 12 меңнән артык видеокүзәтү камерасы эшли, алар ярдәмендә 1 меңнән артык хокукка каршы деликтлар ачыкланган һәм ачылган», - дип сөйләде Валерий Саматошенков.
Бер ел эчендә шәһәрдә 46 үтерү һәм 82 сәламәтлеккә аңлы рәвештә зыян китерү факты ачылган. Күрсәтелгән категориядәге җинаятьләрне ачу һәм тикшерү эшенең нәтиҗәсе 100% диярлек тәшкил итте, дип ассызыклады спикер.
Полиция хезмәткәрләренең махсус контролендә - наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш. Бер елда 655 наркоҗинаять ачыкланган, шул исәптән 169 сату факты. Валерий Саматошенков шәһәр территориясендә законсыз әйләнештән төрле чыгышлы 46,5 кг наркотик тартып алынган, 20 канал ябылган, шул исәптән 12 факт - Казан аша илнең башка субъектларына транзит, дип сөйләде. Җинаять җаваплылыгына тартылучылар саны узган ел белән чагыштырганда 368-дән 532-гә кадәр арткан.
Алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнешенә дә зур игътибар бирелә. 2020 елда полиция хезмәткәрләре сәүдә объектларында 2 меңнән артык тикшерү уздыра, аларның нәтиҗәләре буенча 153 административ беркетмә төзелгән. 5 җинаять буенча җинаять эшләре кузгатылган. Законсыз әйләнештән 6 мең литр алкоголь продукциясе алынган.
Законсыз уен эшчәнлегенә каршы тору эше даими контрольдә тотыла. 8 яшерен уен салоны эше туктатылды, 187 берәмлек уен җиһазлары тартып алынды, 6 җинаять эше кузгатылды.
2020 елда 1138 икътисади җинаять теркәлгән. Икътисади җинаятьләрдән гомуми зыян 10 млрд сумнан артык тәшкил иткән, җинаять эшләрен тикшерү барышында 3 млрд сум чамасы кире кайтарылган.
Шул ук вакытта, Валерий Саматошенков сөйләгәнчә, шәһәрдә юл-транспорт һәлакәтләре саны 6,5%-ка кимегән, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре дә азрак булган. Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр саны кимегән, һәлак булучылар саны узган елгы күрсәткечтән артмый.
Гомумән алганда, Казанда барлык юл-транспорт һәлакәтләренең 88,6%-ы транспорт чараларын йөртүчеләр гаебе белән булган. Алар гаебе белән 24 кеше һәлак булган һәм 1501 кеше җәрәхәтләр алган. Исерек хәлдә кылынган юл-транспорт һәлакәте үсешенең тискәре тренды билгеләнгән - 4,5%-ка арту. «Гражданнарның әлеге категориясе белән без профилактик чаралар кысаларында да, гамәлдәге җинаять законнары кысаларында да эшләүне дәвам итәбез», - дип сөйләде Валерий Саматошенков. Административ җәзага тартылган зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу фактлары буенча кузгатылган җинаять эшләре саны 239-дан 266 фактка кадәр артты.
Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, юл-транспорт һәлакәтләре саны кимү - юлларны капиталь ремонтлау, федераль «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты, республика җитәкчелеге ярдәме һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси кызыксынуы нәтиҗәсе. Шәһәр башлыгы аеруча шәһәрдә видеокүзәтүнең мөһимлеген ассызыклады, аның ярдәмендә җинаятьләрне күбрәк ачу мөмкинлеге бар. «Бер меңнән артык ачылган җинаятьләр куелган камералар ярдәмендә ачылган. Без бу эшне өйләр буенча өлкәннәр, полиция, биналар милекчеләре белән бергә дәвам итәчәкбез һәм шәһәрне максималь видеокүзәтү белән тәэмин итәчәкбез», - дип ассызыклады Илсур Метшин.
«Без төзекләндерү, башка социаль проектлар белән беррәттән куркынычсызлыкка күбрәк игътибар бирелә торган шәһәрдә яшибез», - дип йомгаклады шәһәр башлыгы.