(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы ноябрь, Алинә Бережная). Казанда балигъ булмаганнарның төркемле җинаятьчелегенең массакүләм чагылышы теркәлмәгән, яшүсмерләр кылган җинаятьләр саны кимегән, шулай ук җинаять җаваплылыгына тартылган балигъ булмаганнарның саны кимегән. Полициянең аерым контролендә экстремистик оешма дип танылган «Арестант җинаятьчел бердәмлеге» (АУЕ) хәрәкәте тора. Яшьләр арасында җинаятьчелекнең беренче сигналлары вакытында тиешле чаралар күрү мөһим, дип билгеләде бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, яшүсмерләр җинаятьчелеге белән хокук саклау органнары гына көрәшергә тиеш түгел - уку йортлары һәм ата-аналар җаваплылыгында зур эш ята. «Үз вакытында АУЕ хәрәкәтен җиңгән шәһәрнең моңа кире кайтуга мораль хокукы юк. Шуны аңларга кирәк, бу полиция, участковыйлар, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр бурычы гына түгел, ә мәктәп, педагогик коллективлар һәм ата-аналар комитетлары җитәкчелеге эше дә», - дип белдерде шәһәр Мэры.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары - полиция башлыгы Валерий Саматошенков сөйләгәнчә, бүгенге көндә шәһәрдә балигъ булмаганнарның төркемле җинаятьчелегенең массакүләм чагылышлары теркәлмәгән. «Полиция хезмәткәрләре тарафыннан яшьләрнең җыелу урыннарын эшкәртү буенча рейд чаралары, шулай ук криминаль субкультураны пропагандалаучы төркемнәргә кергән балигъ булмаганнарны ачыклау максатыннан социаль челтәрләр мониторингы уздырыла. Алга таба күрсәтелгән яшүсмерләр категориясе белән адреслы профилактик эш алып барыла», - дип билгеләп үтте Саматошенков.