(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы ноябрь, Алена Мирошниченко). Казан Мэры Илсур Метшин Татарстанның күрше районнары башлыкларын республика башкаласына чүп-чар чыгармас өчен калдыклар белән эш итү мәсьәләсе белән системалы рәвештә шөгыльләнергә чакырды. Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, 2020 елда Питрәч, Лаеш, Биектау, Яшел Үзән районнарыннан китерелгән калдыклар Казанның үз калдыкларының 22%-ын тәшкил итә.
«Дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, чүпне аерым туплауга күчү калдыкларны полигоннарга чыгаруны 60%-ка кадәр киметергә мөмкинлек бирә. Казан өчен бу мәсьәлә беренчел әһәмияткә ия, чөнки бүген үк инде калдыкларны күмү объектлары дигәндә алар санитар-яклау зоналары белән бергә 600 гектардан артык җирне алып тора. Бу шәһәрнең иң эре парклары һәм скверлары мәйданы, шулай ук заманча торак комплекслары - «Арт-Сити», «Весна», «Палитра», «Сказочный лес» территорияләре белән чагыштырырлык, анда 15 меңнән артык кеше яши. Калдыклар барлыкка килүнең гамәлдәге темплары сакланганда якын арада яңа полигоннар төзү таләп ителәчәк», - дип игътибар итте Искәндәр Гыйниятуллин.
Вәзгыять Казан белән күрше районнарда муниципаль полигоннарның ябылуы белән катлаулана. «Көнчыгыш» полигонында органика өстенлек иткән авыл районнарыннан калдыкларны урнаштыру газлану артуга һәм яшәү шартлары начарлануга шикаятьләр белән мөрәҗәгатьләр агылуга китерде. Төбәк операторы «Көнчыгыш» полигоны өчен фильтр-буа чистарту корылмаларын төзү проектын әзерләде. «Без төзелешнең тизрәк башлануын һәм чистарту корылмаларын файдалануга тапшыруны таләп иттек», - дип ассызыклады И.Гыйниятуллин һәм төзелеш киләсе елда башланачак, дип өстәде.
«Күрше районнардан Казанга калдыклар ташу мәҗбүри рәвештә килеп чыкса да, калдыклар белән эш итүнең территориаль схемасын бозу булып тора. Без моның белән килешә алмыйбыз. Исегезгә төшерәм, 2017 елда ачылган «Көнчыгыш» полигонының беренче картасы инде тулган диярлек. Табылган калдыкларның биеклеге проект тамгасында 25 метрга җитте», - диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы җитәкчелеге адресына тиешле мөрәҗәгатьләр җибәрелде. Республика районнарында муниципаль полигоннар эшен торгызу буенча ашыгыч чаралар күрергә һәм Казанга чүп-чар ташуны туктатырга кирәк, дип билгеләп үтте И.Гыйниятуллин.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары җәй көне Самосырово чүплеген рекультивацияләү тәмамлануын искәртте. Хәзерге вакытта калкулыкны төзекләндерү дәвам итә. Бу көздә «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесе аның өслегендә 10 меңнән артык агач һәм куак утыртты.
Моннан тыш, Мамадыш трактында «КЭК» ябык акционерлык җәмгыятенең элеккеге полигонын суд карары буенча ябык полигонны рекультивацияләүгә проект-смета документациясе эшләнә. «Бу объект «Чиста ил» федераль программасына кертеләчәк. Полигонны рекультивацияләүнең әйләнә-тирә мохиткә ясаган йогынтысын бәяләү материаллары билгеләнгән тәртиптә агымдагы елның декабренең икенче яртысында гавами фикер алышулар аша узачак», - диде И.Гыйниятуллин һәм белгечләрне һәм кызыксынучы шәһәрлеләрне фикер алышуларда катнашырга чакырды.
«Быел без Самосырово калкулыгында берничә мең агач һәм куак утырттык. Киләсе елга яшелләнерләр, дип өметләнәбез. 2017 елда, без Самосырово чүплеген рекультивацияли башлаганда, «Көнчыгыш» полигоны котлован гына иде. Кызганычка каршы, бүген ул 25 метр биеклектәге тау», - диде Казан Мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласы дистә еллар чүп-чар проблемасы белән шөгыльләнә, шул исәптән аны эшкәртү белән дә. Шуңа күрә шәһәр алдан ук «Көнчыгыш» һәм «Химик» полигоннарын әзерләде. «Ләкин без каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча яңа территориаль схеманың коллары булдык. Кызганычка каршы, бүген төбәк операторы республиканың күп санлы районнарыннан калдыкларны безгә китерә. Без берни дә эшли алмыйбыз, бары тик Казан тирәсендә чүп-чар тавы үсүен күзәтәбез. Моннан тыш, анда чүп-чарның башка морфологиясе, шуңа күрә ис тә барлыкка килде. Моның өчен төбәк операторы өстәмә рәвештә туфрак белән тәэмин итә, әмма проблеманы туфрак белән генә каплап булмый», - дип ассызыклады республика башкаласы Мэры.
И.Метшин ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына мөрәҗәгать итеп, күрше районнар башлыкларын калдыклар белән эш итү мәсьәләсе белән системалы рәвештә шөгыльләнергә һәм аны Казанга алып килмәскә чакырды. «Безгә үз чүп-чарыбыз да җитә. Әйе, бүген без күчеш чоры кичерәбез, калдыклар белән эш итү, аларны эшкәртү һәм утильләштерү системасының яңа механизмы формалаша гына. Казан әзерлеклерәк һәм бу мәсьәләдә Мәскәүдән соң ил буенча икенче урында тора. Әмма бу безне шатландырмый, чөнки күршеләребез, муниципаль һәм авыл районнары башлыклары бу эш белән шөгыльләнмәсә, нәтиҗә тиз генә булмаячак. Без өстәлдә икмәк, тоз, яшелчә, ит, сөт булуга шат, әмма чүпне, зинһар, үз өегездә җыегыз, шул исәптән чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыю мәсьәләсе белән шөгыльләнегез», - дип йомгаклады Илсур Метшин.