(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы ноябрь, Алинә Бережная). Ел башыннан Казанда банк карталарыннан 2513 урлау һәм элемтә чаралары һәм интернет челтәре ярдәмендә кылынган 2763 караклык очрагы теркәлгән, аларның саны узган ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырдан күбрәккә арткан. Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбедә полициягә бу юнәлештә эшне көчәйтергә, аңлату эшләре алып барырга, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чарлары белән күбрәк хезмәттәшлек итәргә, ә шәһәр халкына өлкән буын белән ешрак аралашырга кушты, аларга сак булырга кирәклеге турында сөйләргә кирәк.
«Интернет һәм телефон буенча кылына торган җинаятьләрнең артуы борчу тудыра. Яшь буын ата-аналар, өлкән буын белән эшләргә, алдакчылар хәйләсенә ничек эләкмәскә икәнен аңлатырга тиеш. Шул ук вакытта полициянең шәхси составы да массакүләм мәгълүмат чаралары, социаль челтәрләр белән күбрәк хезмәттәшлек итәргә, халыкны алдакчылардан киртәләргә тиеш», - диде Илсур Метшин.
Цифрлы технологияләр ярдәмендә алып барыла торган җинаятьчелеккә каршы көрәш турында бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары - полиция башлыгы Валерий Саматошенков сөйләде.
Аның сүзләренчә, шәһәрдә махсус линияле тикшерү-оператив төркеме булдырылган. Мондый җинаятьләрне ачу эше Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының махсус бүлекчәсе, банклар, кәрәзле компанияләр һәм интернет-провайдерлар вәкилләре белән тыгыз элемтәдә алып барыла.
Моннан тыш, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Идарәсе сайтының яңалыклар тасмасында даими рәвештә цифрлы җинаятьләр турында мәгълүмат, шулай ук банкларның ялган операторларыннан һәм башка финанс оешмаларыннан шикле шалтыратулар кергәндә гамәлләр алгоритмы урнаштырыла. «Торак секторны әйләнеп узганда полициянең участок вәкилләре халык белән профилактик әңгәмәләр үткәрә, еш кына очрый торган караклык фактлары һәм аларны башкару ысуллары турында мәгълүмат белән брошюралар таратыла», - дип сөйләде Валерий Саматошенков. Бу юнәлештә муниципаль хакимиятләр дә ярдәм итә. Торак йортларның мәгълүмати стендларында листовкалар ябыштырыла, идарәче компанияләр сайтларында кәрәзле элемтә чаралары һәм интернет челтәре ярдәмендә кылына торган мөлкәти җинаятьләрне профилактикалауга юнәлдерелгән белешмәлек чагылдырыла. Моннан тыш, профилактик мәгълүмат белән баннерлар шәһәр хастаханәләрендә трансляцияләнә.
Әйтик, ел башыннан полиция хезмәткәрләре әлеге юнәлештәге 375 хокук бозу очрагын ачкан.
Валерий Самотошенков казанлыларга тагын бер тапкыр каракларның хәйләләреннән үзләрен ничек саклап калырга кирәклеген искәртте. Ул ассызыклаганча, банклар һәм түләү системалары вәкилләре беркайчан да хатлар җибәрмиләр һәм үз клиентларының телефоннарына мәгълүматлар, кодлар, парольләр бирүне сорап шалтыратмыйлар. «Штаттан тыш вәзгыять барлыкка килгәндә, сездән банкка шәхсән килүегезне сораячаклар. Һәм инде акчаларны сезгә таныш булмаган телефон номерларына һәм җинаятьчеләр «имин счетлар» яки «иминият банк ячейкалары» дип атаган урыннарга күчерергә кирәкми», - дип йомгаклады Валерий Саматошенков.