(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче ноябрь, Алинә Бережная). Казанның Совет районында иртәгә 182-нче номерлы «Веснушка» балалар бакчасы эшли башлаячак. Бу быел төзелә торган тугыз мәктәпкәчә учреждениенең беренчесе. Азат Аббасов урамы, 41 адресы буенча урнашкан яңа балалар бакчасы 120 урынга исәпләнгән, шул исәптән 2 ясле төркеме. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин балаларның нинди шартларда тәрбияләнәчәген тикшерде.
Быел Казанда 2220 урынлык 9 яңа мәктәпкәчә учреждение төзү планлаштырыла. Ноябрь-декабрьдә алар барысы да тапшырылачак. Кечкенә казанлыларны кабул итәргә әзер булган беренче мәктәпкәчә учреждение Казанның Совет районында Азат Аббасов урамы, 41 адресы буенча урнашкан балалар бакчасы булды.
«Иртәгәдән бездә ачык ишекләр көннәре башлана, санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, без кешеләр күпләп җыелмасын өчен барлык төркемнәрне өч көнгә бүлдек. Балаларны кабул итү киләсе атнадан башлана», - дип сөйләде Казан Мэрына 182-нче номерлы «Веснушка» балалар бакчасы мөдире Гөлнара Кадыйрова.
Казан Мэры Илсур Метшин чишенү бүлмәсе, йокы бүлмәсе, уен бүлмәсе һәм санузел кергән төркемнәрне карады. Гөлнара Кадыйрова һәр төркемдә су җылыткыч бар, димәк, җәйге чорда балалар бакчасында һәрвакыт кайнар су булачак, дип ассызыклады. Шәһәр башлыгы шулай ук балалар өчен ризыклар әзерли торган кайнар цехта җиһазлар урнашуын тикшерде һәм физкультура һәм музыка белән шөгыльләнү өчен залларны карады.
Мәктәпкәчә учреждение «Демография» милли проекты кысаларында төзелгән. Анда алты төркемдә 120 бала йөриячәк. 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге нәниләр өчен ике ясле төркем эшләячәк.
Заманча балалар бакчаларының үзенчәлеге тулы комплектланылышында, дип билгеләп үтте Илсур Метшин. «Элек, балалар бакчасын тапшырганда, буялган диварлар һәм идәннәр генә була иде. Хәзер уңайлы бина белән комплектта китаплар, уенчыклар да бара», - дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән эшләячәк логопед Ирина Игнатьева Казан Мэрына дөрес сөйләмне формалаштыру уен формасында барачак, дип сөйләде. Моның өчен геобордлар - яссы сурәтләрне конструкцияләү өчен такталар кулланылачак, алар тотрыклылыкны һәм вак моториканы үстерә. «Гаджетлар һәм заманча техника бала үсешен тоткарлый гына. Нәтиҗәдә, һәр икенче бала сөйләм белән проблемалар кичерә, ә бит сөйләм үсеш күрсәткече булып тора. Әгәр бала 3 яшькә кадәр сөйләшә башламаган икән, аны ашыгыч рәвештә белгечләргә күрсәтергә кирәк. Барлык кешеләргә дә киңәш итәм - балалар белән күбрәк сөйләшергә, нәрсәдер куллар белән эшләргә кирәк, бигрәк тә баланың вак моториканы куллануы мөһим», - дип аңлатты логопед, ата-аналарны балаларның планшетлар һәм телефоннардан куллануын минимумга кадәр кыскартырга чакыруын өстәп.
Гомумән алганда, балалар бакчасының концепциясе тәрбияләнүчеләрнең сәнгати-эстетик үсешенә исәпләнгән. Биредә яшь казанлылар өчен берничә иҗат юнәлеше эшләячәк, алар арасында музыка, бию, рәсем сәнгате, җырлау һәм башкалар бар. «Мәдәният һәм сәнгатькә мәхәббәтне без кечкенәдән үк балаларда тәрбияләячәкбез», - дип билгеләп үтте Гөлнара Кадыйрова. Шулай ук балалар бакчасының кайбер төркемнәрендә билингваль белем бирүне үстерү планлаштырыла.
Казан мәктәпкәчә белем бирү системасы 75 меңнән артык Казан баласын үз эченә ала. Балалар 309 муниципаль балалар бакчасында, 2 прогимназиядә, 9 мәктәпкәчә бүлеге булган мәктәпләрдә белем ала.
Хәзерге вакытта әлеге микрорайонда 1047 фатирлы 5 йорт төзелә, 333 фатирлы тагын бер йорт файдалануга тапшырылган. Умырзая урамындагы территорияне планлаштыру проектына ярашлы рәвештә, күрсәтелгән территориядә 510 урынлык 4 балалар бакчасы, район әһәмиятендәге урамнар, велоюллар һәм 2087 урынлык ике паркинг төзү планлаштырыла.
Балалар бакчасында булганнан соң Илсур Метшин «Весна-2» торак комплексында беренче файдалануга тапшырылган йортның ишегалдын карады. «Машинасыз ишегалды» концепциясе турында шәһәр Мэрына «УК«Унистрой» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Радик Сәлимгәрәев сөйләде. Бүгенге көндә микрорайонда яшәүчеләрнең мөмкинлекләре зур, уңайлы йортлар белән бергә алар үзләренең балалар бакчалары, мәктәпләре, кибетләре һәм башка социаль инфраструктурасы булган төзекләндерелгән территориягә дә ия була. Радик Сәлимгәрәев ишегалдын төзегәндә ландшафт дизайнерлары һәм хәтта уен зоналарының дөрес урнашуын формалаштырырга ярдәм итүче психологлар җәлеп ителә, дип сөйләде. Балалар мәйданчыкларын төзегәндә экологик чиста материаллар файдаланыла. «Элек квадрат метрлар сатсалар, хәзер җәмәгать киңлекләрен ишегалдында саталар. Барысы да бердәм стильдә эшләнгән. Мондый уңайлы мәйданчыкларда үсүче балалар - бу инде башка кешеләр, башка генерация һәм үз-үзләрен тормышта табу өчен бөтенләй башка мөмкинлекләр», - диде Илсур Метшин.
Яңа балалар бакчасын һәм ишегалдын шулай ук Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов, Мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Светлана Захарова карады.