(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы ноябрь, Алинә Бережная). Казан Мэры Илсур Метшин Рус-Немец Швейцариясенең табигый территориясен карагач, аны төзекләндерү буенча беренче адымнар ясалган. Аерым алганда, аның йөкләмәсе буенча, су коену территориясе - якын-тирә районнар халкын җәлеп итү урыннары төзекләндерелгән. «Рус-Немец Швейцариясе» экологик паркын төзекләндерү концепциясен гамәлгә ашыра башлау турында бүген Казан Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең баш архитекторы урынбасары - Казан Мэриясе каршындагы иҗат төркеме җитәкчесе Дарья Толовенкова сөйләде.
Казан Мэры Илсур Метшин искә төшергәнчә, территорияне төзекләндерү турындагы карар быел җәй көне булачак экопарк буенча инстаблогерлар белән йөргәндә кабул ителгән. Ул вакытта шәһәр башлыгы паркны төзегәндә территориянең аутентиклыгы сакланачак, дип ассызыклады.
«Без әлеге парк тормышына минималь тыкшыну турында карар кабул иттек, бу шәһәр үзәгендә могҗиза белән сакланып калган уникаль ресурс», - дип билгеләде Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы сөйләгәнчә, якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләр күп еллар Рус-Немец Швейцариясен саклаганнар, үз көчләре белән җирлекне төзекләндергәннәр, тәртип урнаштырганнар һәм табигатьне саклаганнар. «Без активистлар белән аралаштык, аларның бу парктагы эше дистә еллар белән исәпләнә. Без аларның теләкләрен игътибар белән тыңладык һәм аларны үтәү юлыннан барачакбыз, чөнки алар кебек кешеләр өчен без парк эченә реконструкция белән керәбез. Без башка кешеләрнең дә аларга охшавын телибез - табигатьне сакласыннар, үз мисалларында яшьләрне, балаларны өйрәтсеннәр иде», - диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, бүгенге көндә булачак паркта иң гади бурычлар хәл ителгән, әмма алда әле күп эшләр бар. «Алга таба безнең алда тагын да катлаулырак бурычлар тора - махсус сакланучы табигать территориясе чикләрен киңәйтү, керү зоналарын җиһазлау, транспорт белән тәэмин итү», - диде Илсур Метшин. «Болар барысы да бер көн эчендә эшләнмәячәк, әмма без гамәлләребезнең регламентын төгәл аңлыйбыз һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәменә ышанабыз», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин кушуы буенча, коену урыны тирәсендәге территория төзекләндерелгән. Дарья Толовенкова билгеләп үткәнчә, ул җирле халык инициативасы буенча 2015 елда барлыкка килгән. «Алар акча җыйганнар, экскаватор белән тирән итеп чокыр казыганнар, табигый материаллардан киртәләр урнаштырганнар, баскыч ясаганнар», - дип сөйләде Дарья Толовенкова. Берничә ел дәвамында күрше йортларда яшәүчеләр, дачаларга килүчеләр һәм активистлар коену урыны янында даими рәвештә өмәләр үткәрәләр һәм чисталыкны саклыйлар.
Территорияне төзекләндерү Тышкы төзекләндерү комитеты, экологлар, «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесе һәм активистлар белән берлектә үткәрелде.
Дарья Толовенкова сөйләгәнчә, вакытлар үтү белән су коену төбенә ләм утырган, һәм аның тирәнлеге 1,5 метрдан артмаган. «Без су коену урыннарын чистарту һәм тирәнәйтү эшләрен башкардык, якын-тирә территорияне уңайлырак ясадык. Без төзекләндерү буенча иң нәзакәтле проект бурычын куйдык, анда беренче планга функциональлек һәм экология чыга», - дип ассызыклады баш архитектор урынбасары. Мәсәлән, купельгә керү алдыннан агач түшәмә, уңайлы баскыч һәм тоткычлар, җиңел койма һәм эскәмия ясалган. Барысы да карагай агачыннан эшләнгән, вакыт үтү белән агачның төсе үзгәрәчәк һәм әйләнә-тирәлек белән бер төскә керәчәк. Төзекләндергәндә кешеләр үзләре ясаган сөлгеләр элү җайланмаларын урнаштырып калдырган.
Булачак паркта чишмәне төзекләндерү эшләре дә башланды. Дарья Толовенкова сүзләренчә, бу проектта иң мөһиме - кызыл китапка кертелгән күләгәдә үсүче сыраҗны саклау. Бүген Рус-Немец Швейцариясе - республикада һәм якын төбәкләрдә әлеге сирәк үсемлек очрый торган бердәнбер урын, һәм төп бурыч - аны тапталудан саклап калу. Сыраҗны саклау өчен, сукмак буйлап чишмәгә таба агач култыксалар куелган.
Шулай ук Рус-Немец Швейцариясенең кайбер урыннарында юлларны юучы инешләр аша чыкканда проблемалар да булган. «Кайбер урыннарда җимерелгән һәм куркыныч агач күперләр хәзер яңа тигез өслекләргә алмаштырылган», - дип сөйләде Дарья Толовенкова.
Булачак экопарк территориясе - шәһәр халкы өчен популяр ял итү урыннарының берсе. Монда еш кына гаиләләре белән йөрүче балыкчыларны, спортчыларны, казанлыларны очратырга була. Чишмәгә еш кына автомобиль белән киләләр. Бүген территориягә керү юлы ике рәт бетон плитә һәм җир белән капланган. Спикер сүзләренчә, бу вакытлы чара, киләчәктә проект буенча монда шлагбаум һәм автомобильчеләргә керү өчен чикләү барлыкка киләчәк.
«Активистлар исеменнән Сезгә, Илсур Рәис улы, сакчыл мөнәсәбәт һәм пөхтә ремонт эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде Дарья Толовенкова.